Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү

Бурычлар:

1) балаларга шигырнең эчтәлеген аңларга булышу, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү, кайбер сүзләрнең мәгънәсен аңлату (ашлык, кыр, күк, аяз), бер-береңнең индивидуаль үзенчәлекләрен күрергә өйрәтү;

2) балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, игътибарын, ишетү хәтерен, иптәшең турында сөйләү теләген үстерү;

3) туган илгә патриотик хисләр, шигъриятькә мәхәббәт һәм бер-берсенә карата ягымлы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлар: ашлык үсеп утырган кыр рәсеме, язгы чәчәкләр төшкән рәсем, агач ботагында сандугач сайрап утырган рәсем, җәй, кыш сурәтләре.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, без яшәгән республика ничек атала? (Татарстан). (Балаларны активлаштыру). Татарстанда шәһәрләр, авыллар бар. Без сезнең белән шәһәрдә яшибез. Без нинди шәһәрдә яшибез? (Яр Чаллы). (Балаларны активлаштыру). Безнең республикабыз, шәһәребез бик матур, чиста. Балалар бәхетле булсын дип әби - бабаларыбыз тырышкан, сугышта дошманнарны җиңгәннәр, яңа шәһәрләр төзегәннәр, кырда-басуда эшләгәннәр. Без хәзер бәхетле илдә яшибез. Безнең илебез турында Клара апа Булатова “Кояшлы ил” дигән шигырь язган. Тыңлагыз әле. (Тәрбияче шигырь укый).

Кояшлы ил – безнең ил, күге аның гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай, чәчәк алып килә яз.

Сандугачлы урманы, ашлык тулы кырлары,

Бөтен җирдә яңгырый безнең бәхет җырлары.

Һавасы да, җире дә, салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да – безгә якын бары да...

Балалар, Клара апа безнең илне нинди ил дип атый? (Кояшлы ил). (Балаларны активлаштыру). Тәрәзәдән һавага, күккә карагыз әле. Күк нинди? (Күк аяз). (Балаларны активлаштыру). Аяз сүзен тагын ничек дип әйтергә була? (Ачык, болытлар юк). Хәзер нинди ел вакыты? (Яз). (Балаларны активлаштыру). Яз безгә нәрсә алып килә? (Чәчәкләр). Карагыз әле, язын менә нинди чәчәкләр үсеп чыга. (Тәрбияче чәчәкләр төшкән рәсем күрсәтә: тузганак, лалә, нарцисс (нәркиз). (Балаларны активлаштыру). Урманда нәрсәләр сайрый? (Сандугачлар). (Тәрбияче сандугач рәсеме күрсәтә, сандугачлар җырын да тыңларга була). Балалар, менә бу кырлар (Күрсәтә). Кырларда ашлык өлгерә. Әйдәгез бергәләп кабатлыйк әле: кырларда ашлык өлгерә. Балалар, Клара апа болай дип яза: “Бөтен җирдә яңгырый безнең бәхет җырлары. Әйе, кеше бәхетле булса, җырларга ярата. Шигырьне ул мондый сүзләр белән тәмамлый:

Һавасы да, җире дә, салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да – безгә якын бары да...”

Туган илен яраткан кеше өчен бөтен нәрсә якын. Һава да, җир дә, салават күпере дә, яңгыр да, кар да. (Тәрбияче мольбертка ике рәсем куя: берсе - җәйне, икенчесе - кышны сурәтли). Әйе, без җылы җәйләрне дә, салкын кышларны да, ямьле язларны да бик яратабыз.

Балалар, мин шигырьне укып чыгам, сез игътибар белән тыңлагыз. Аннан соң шигырьне үзегез яттан сөйләрсез. (Тәрбияче шигырьне ике кат укый). Кем шигырьне истә калдырды? (Хәтере яхшы булган балаларны тәрбияче беренче итеп чакыра, аларның сөйләвен бәяли). Булдырдыгыз. Кем истә калдыра алмады, саф һавага чыккач, өйрәнеп бетерербез.

Хәзер уйнап алырбыз. Сез язгы чәчәкләр булырсыз. Яшел үлән өстенә җайлап утырыгыз. Сезгә карап кояш елмая. Хәзер басыгыз һәм менә шулай, (күрсәтә) бармакларыгызны җәеп, кулларыгызны өскә - кояшка күтәрегез. Кояш чыкты, чәчәкләр кояшка карыйлар, аның җылысын тоялар. (Балалар кояшка таба үреләләр). Кояш йоклый, чәчәкләр дә йоклый. (Чүгәлиләр, кулларны аска төшерәләр). (Уен 2-3 тапкыр кабатлана). Мин сезгә кояшлы көннәр генә телим.

“Ягымлы сүзләр ” дигән уен уйнарбыз. Түгәрәк ясап, җитәкләшеп, уңайлы итеп келәм өстенә утырыгыз. Бер бала каршына килеп, аның күзенә карап, аңа матур сүзләр әйтегез. Сезне тыңлап торган бала, сезнең белән килешеп, башын кага һәм болай дип әйтә: “Рәхмәт. Миңа бу сүзләрне ишетү бик күңелле”. Әйдәгез мин башлыйм. (Тәрбияче сөйләм үрнәге күрсәтә). Булат, син бүген бик актив булдың. Гөлләргә суны тырышып сиптең. Булат, син нәрсә дип җавап кайтарасың? (Булатның җавабы). (Уен күнегүе түгәрәк буенча дәвам итә. Әгәр бала авырсынса, тәрбияче аңа мактау сүзләре табарга булыша).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]