Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”

әсәрен уку

Бурычлар:

1) балаларның сорауларга җавап бирү осталыгын ныгыту, сюжетның эзлеклелеген истә калдырырга ярдәм итү, әсәрне игътибар белән аңлап тыңларга өйрәтүне дәвам итү; балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү;

2) балаларның эмоциональ сферасын, тип-тап-тап, тип-тап-тап, пух-пах-пах, ах-ох-ух, пу-ту-ту, у-у-у, чаң-чаң-чаң, дың-дың-дың, пуф-пуф-пуф, уф-уф-уф аваз ияртемнәре хисабына авазларның дөрес әйтелешен камилләштерү, үстерү;

3) балаларда нәфис сүзгә мәхәббәт, йорт хайваннарына карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.

Җиһазлар: Закирова К.В. “Балачак аланы” Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия, 111 бит, А3 форматында бакча сукалаучы ат, яшел үлән ашап йөрүче сыер, йорт саклаучы эт сурәтләнгән сюжетлы картина.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. (Тәрбияче балаларны тәрәзә янына чакыра). Балалар, карагыз әле урамга, хәзер елның кайсы вакыты? (Яз). (Балаларны активлаштыру). Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Кояш җирне җылыта, кар эри, чәчәкләр чыга). (Балаларны активлаштыру). Әйе, җирдә кар эреп беткәч, язгы эшләр башлана. Тәрәзәгә карагыз әле урам себерүчеләр нишли? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, урамнарны кышкы пычраклардан чистарталар. (Ишек шакыган тавыш ишетелә). Балалар, кем икән ул? (Тәрбияче ишекне барып карый). Балалар, безгә Хат ташучы Яздан посылка алып килгән, ачып карыйк әле. Карагыз әле, нинди матур картина! Бу картинада нәрсәләр күрәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, бу авыл бакчасы. Бу нәрсә? (Ат). (Балаларны активлаштыру). Ул нәрсә эшли? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ул җир сукалый, шулай итеп җирне яшелчәләр, бәрәңге утыртырга әзерли. Ә бу нәрсә? (Сыер). Ул нишли? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, инде яшел үлән үсә башлаган, сөте күп, тәмле булсын өчен сыер яшел үлән ашарга чыккан. Балалар, ә бу нәрсә? (Эт). Ул нишли? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, ул йорт саклый. Балалар, ат, сыер, этне бер сүз белән ничек атыйлар? (Йорт хайваннары). (Балаларны активлаштыру). Алар кешеләргә файда китерәме, ярдәм итәләрме икән. Мин сезгә шул турда Константин Ушинский язган “Хайваннар бәхәсе” әсәрен укырмын. Башта уйнап алырбыз. Без поезд булып, бер-бер артлы тотынышып басып, “авылга кайтып килик”.

Алга таба барабыз тип-тап-тап, тип-тап-тап.

Гөрләп чаба паровоз тип-тап-тап, тип-тап,тап.

Ак төтен артта кала пух-пах-пах, пух-пах-пах.

Вагоннар җырлап чаба ах-ох-ух, ах-ох-ух!

Сыбызгы яңгырап китә пу-ту-ту, пу-ту-ту.

Тавыш еракка китә у-у-у, у-у-у.

Бик күп җирләрне үттек чаң-чаң-чаң, чаң-чаң-чаң.

Урманга да без җиттек дың-дың-дың, дың-дың-дың.

Зур паровоз уфылдый пуф-пуф-пуф, пуф-пуф-пуф.

Бүген бик арыдың ди уф-уф-уф, уф-уф-уф. Менә, балалар, без килеп җиттек. Булдырдыгыз! Хәзер әсәрне укыйм, игътибар белән тыңлагыз. (Тәрбияче әсәрне укый). Менә шундый хәлләр булган. Балалар, Сыер, Ат һәм Эт нәрсә дип бәхәсләшкәннәр? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Атны хуҗа ни өчен ярата? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, ул җир сукалый, тырмалый, урманнан утын ташый. Ә Сыерны ни өчен ярата? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Эт нәрсә ди? (Мин аның йортын саклыйм). (Балаларны активлаштыру). Бу бәхәсне кем ишеткән? (Хуҗа). (Балаларны активлаштыру). Хуҗа аларга әйткән: “Юкка бәхәсләшеп тормагыз, сезнең барыгыз да миңа кирәк, сезнең һәрберегез үз урынында яхшы”. Балалар, ат та, сыер да, эт тә кешегә кирәк, алар һәрберсе үзенчә файда китерә. Бу йорт хайваннары яз көне генә түгел, ә елның теләсә кайсы фасылында кешеләргә ярдәм итә. Аларны яратырга, сакларга, алар турында кайгыртырга кирәк.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]