Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.

Бурычлар:

1) балаларны көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, күгәрченнең тышкы кыяфәтен, хәрәкәтләрен ныгыту, [ш], [г] авазлар әйтелешен активлаштыру;

2) балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, күзәтүчәнлеген үстерү;

3) балаларда пөхтә эшләү теләге һәм кошлар турында кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлар: көзге пейзаж сурәтләнгән картина, күгәрчен рәсеме, мольберт, ватман, һәр балага җитәрлек санда сары, кызыл, коңгырт төстәге яфраклар, пумалалар, клей, салфеткалар, “Яфрак бәйрәме” (Р.Еникеева көе, Л.Лерон сүз.) җырының аудиоязмасы.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, мине игътибар белән тыңлагыз. Мин сезгә бер табышмак әйтәм.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява.

Җирләр дымлана.

Бу кайчак була? (Көз).

Бу табышмакның җавабын кем белде? (Балаларны активлаштыру). Балалар, җәй үтте, көз җитте. Көзен урамда җылымы әллә салкынмы? (Салкын). (Балаларны активлаштыру). Урамда салкын булгач, кешеләр дә җылы киемнәрен кияләр. Көзен кешеләр нәрсә кияләр? (Свитер, чалбар, ботинкалар, резин итекләр, куртка, башлык, бияләй). (Балаларны активлаштыру). Җылы киемнәр кешеләрне салкыннан саклый. (Тәрбияче көз сурәтләнгән картина элә). Балалар, бу картинага карагыз әле. Һава торышы турында сез нәрсә әйтер идегез? (Балаларны активлаштыру). Дөрес әйтәсез, күк йөзендә кара болытлар йөзә. Тиздән бу болытлардан яңгыр явар. Балалар, ни өчен агачлар бер якка авышкан? (Балаларны активлаштыру). Әйе, җил исә, ул агачларны, куакларны селкетә, шуңа күрә алар бер якка авышалар. Искә төшерегез, җил искәндә нинди тавыш барлыкка килә? (Ш-ш-ш). – Дөрес, балалар, әйдәгез, бергәләп кабатлагыз әле: ш-ш-ш. Җил исә, ул агачтагы яфракларны җиргә коя. Карагыз әле, агач төбендә ни хәтле яфрак! Балалар яфраклар нинди төскә кергән? (Сары, кызыл, коңгырт). (Балаларны активлаштыру). Көз көне яфракларга җылы кояш нурлары җитми, салкын җил яфракларны ботакларыннан өзеп ала. Яфраклар бөтерелә-бөтерелә җиргә коелалар, агачлар, куаклар ял итәргә җыеналар.

Көз килде. Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфракларр

Җиргә сибелде.

(Тәрбияче идәнгә яфраклар коя). Балалар, хәзер һәрберегез берәр яфрак алыгыз! Яфракларыгызны күрсәтегез әле. Алар нинди төстә? (Сары, кызыл, коңгырт). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Хәзер үз яфракларыгызны очыртыгыз һәм тотып алыгыз! Яфраклар авырмы, әллә җиңелме? (Җиңел). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). (Тәрбияче “Яфрак бәйрәме” (Р.Еникеева көе, Л.Лерон сүз.) җырының аудиоязмасын куя). Без сезнең белән яфраклар булып карыйк әле! Яфраклар агачта яшәгәннәр. (Балалар яфракларын өскә күтәрәләр). Көз килгән. Көз яфракларны сары, кызыл төскә буяган. Яфраклар тагын да матурайганнар.

Сап-сары яфраклар

Җил искәч очалар.

Бөтерелә-бөтерелә

Җиргә үк төшәләр.

(Балалар шигырь текстына туры китереп йөгерәләр, әйләнәләр, чүгәлиләр). Балалар, сез чын яфраклар шикелле, матур итеп биедегез. Булдырдыгыз, балалар! Тәрбияче мольбертка ватман куя. Балалар, хәзер һәрберегез сары, кызыл, коңгырт яфракларыгызны менә бу ватманга ябыштырыгыз. (Балалар ватманга яфраклар ябыштыралар). Булдырдыгыз, балалар! Менә нинди матур көзге табигать! Балалар, көз җиткәч, күп кенә кошлар үзләренә җим таба алмыйлар, шуңа күрә алар җылы якка китәләр. Кайбер кошлар салкын кышны безнең якларда үткәрәләр. Шундый кош белән мин сезне таныштырырга телим.

Тәрбияче шигырь укый.

Бер кошка кызыгамын:

Тәпие кызыл аның.

Атлаган саен баш ия –

Гадәте кызык аның.

Гөлдер-гү, гөлдер-гү,

Бигрәк чибәр, кемдер бу?

Бу шигырьдә нинди кош турында сүз бара? (Күгәрчен). (Мольбертка күгәрчен төшкән кечкенә картина куя). Күгәрченне карыйк әле. Күгәрченнең нәрсәләре бар? (Башы, гәүдәсе, канатлары, тәпиләре). Күгәрченнең башында нәрсәләр бар? (Күзләре). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау). Күгәрчен күзләре белән сезгә карап тора. Күгәрченнең башында тагын нәрсә бар? (Томшыгына күрсәтә). (Томшык). (Балаларны активлаштыру). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау). Балалар, күгәрчен томшыгы белән җим чүпли. Күгәрчен нишли? (Җим чүпли). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау). Балалар, күгәрчен нәрсә ярата? (Көнбагыш, ярма, ипи). (Балаларны активлаштыру). Күгәрчен гөрләгәндә нинди тавыш чыгара? (Гөр-гөр). Әйдәгез, балалар, гөр-гөр итеп күгәрченнәрнең ничек итеп көнбагыш чүпләгәнен күрсәтик. (Балалар “гөр-гөр” тавышы чыгарып, җим чүпләү хәрәкәте ясыйлар). Балалар, күгәрченнең гәүдәсе бар. Марат, кил әле, күгәрченнең гәүдәсен күрсәт әле. Күгәрченнең гәүдәсендә канатлары бар. Әйдәгез бергәләп кабатлагыз әле: канатлар. (Балаларны активлаштыру). Балалар, күгәрчен ничек оча? Әйдәгез, бергәләп күрсәтик әле. Балалар, күгәрченнең койрыгы бар. Койрыгы аңа очарга ярдәм итә. Балалар, күгәрчен сикерәме әллә йөриме? (Йөри). Аңа йөрергә нәрсәләре ярдәм итә? (Тәпиләре). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау). Тәпиләре нинди төстә? (Кызыл тәпиләр). (Балаларны активлаштыру). Көзен, кышын күгәрченнәргә җим табу кыенлаша. Шуңа күрә аларны ашатып торырга кирәк. Күгәрченнәр безнең участокка киләләр. Балалар, бүген саф һавага чыккач, без аларны көнбагыш белән сыйларбыз.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]