- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
Бурычлар:
1) халык авыз иҗаты – әкиятләр белән таныштыруны дәвам итү; магнитның металлдан ясалган предметларны тарту көче белән таныштыру;
2) кабул итүләрен, игътибарын, тикшерү (эксперимент үткәрү), сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү, диалоглы сөйләмне камилләштерү;
3) балаларда чисталык, пөхтәлек, үзара ярдәм, яхшылыкка омтылу тәрбияләү.
Җиһазлар: магнитлар, тимер гайкалар һәм борчак салынган банка, пластмассадан ясалган савытлар,соскы, юеш сөлге.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Балалар, кулга кул тотынып басыгыз! Әйдәгез, башта пышылдап, аннары гадәти тавыш белән, аннан соң кычкырып. “Хәерле иртә!” – телибез. (Балалар кабатлыйлар). Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (Балаларның җаваплары). Бик күп әкиятләрдә хайваннар, кошлар төп геройлар булып торалар. Алар кешеләр кебек үк сөйләшәләр, көләләр, бер-берсенә булышалар, кайчакта хәйләлиләр, усалланалар, бер-берсен алдалыйлар. Әкиятләр сезне нәрсәгә өйрәтә? (Бер-береңә ярдәм итәргә, бер-береңә карата яхшы, гадел, тугрылыклы булырга, бәладән ничек котылырга, бик күп матур гадәтләргә өйрәтәләр). Балалар,бүген мин сезгә бер әкият укырмын. Әкият бер җәнлек һәм бер кош турында . Нинди җәнлек һәм нинди кош турында икән ул? Табышмаклар әйтәм, җавабын тапсагыз, белерсез.Кош турындагы табышмакны игътибар белән тыңлагыз:
Борыны озын, боты озын,
Камышлыкта көнозын.
Сазлык җирләрдә йөри,
“Тату торыйк”, дип сөйли. (Торна).
Хәзер җәнлек турындагы табышмакны тыңлагыз:
Үзе ялагай, үзе хәйләкәр.
Ул нәрсә булыр,
Йә, әйтеп җибәр. (Төлке).
Балалар, димәк, әкият нәрсә турында булачак? (Торна белән Төлке турында). (Активлаштыру). Әйе, әкиятнең дә исеме -“Торна белән Төлке”. Тыңлап карагыз әле! (Тәрбияче әкиятне укый). (Тәрбияче әкиятнең эчтәлеге буенча балаларга сораулар бирә). Балалар, әкиятнең исемен әйтегез әле, исегездә калдымы? (Торна белән Төлке). Әйе, димәк әкияттә нәрсәләр катнаша? (Торна белән Төлке). Төлке нәрсәне кунакка чакырган? (Торнаны). Төлке Торна килүгә нәрсә пешергән? (Ботка). Ботканы нәрсәгә салган? (Тәлинкәгә). Төлке Торнаны ничек кыстаган? (“Аша, дустым, аша, иркәм! Үзем пешердем”,- дигән). Әйдәгез, Төлкенең Торнага әйткән кыстау сүзләрен бергәләп кабатлагыз! (Балалар кабатлыйлар). Торна ботканы ашый алганмы? (Юк). Ни өчен? (Торнаның борыны озын, ә тәлинкә сай. Шуңа күрә авызына ботка эләкмәгән). Тәлинкәдә ботка калганмы? (Юк). Торна ашый алмаган бит, ботка кая киткән соң? (Төлке үзе ашап бетергән). Торна кайтып киткәндә, Төлкегә нәрсә дигән? (Торна Төлкене үзенә кунакка чакырган). Төлке Торнаны нәрсә белән сыйлаган? (Борчак белән сыйлаган). (Активлаштыру). Борчакны нинди савытка салган? (Тар муенлы озын чүлмәккә салган). (Активлаштыру). Төлке ашый алганмы? (Юк). Ни өчен? (Тар муенлы озын чүлмәккә аның авызы сыймаган). Чүлмәктә борчак калганмы? (Юк). Борчак кая киткән? (Борчакны төлке үзе ашап бетергән). (Активлаштыру). Төлке ашамагач, нинди хәлдә калган? ( Ач калган). Төлке нишләгән? (Өенә кайтып киткән). Шуннан соң Торна белән Төлке арасында нәрсә булган? (Аларның дуслыгы беткән). (Активлаштыру). Балалар, ничек уйлыйсыз, Төлке белән Торна дөрес эшләгәннәрме? (Юк). Ни өчен Торна да, Төлке дә үзләренә килгән кунакны сыйлый алмаганнар? Аларның нинди начар гадәте булган? (Алар саран булганнар). Дөрес, балалар, саранлык – начар гадәт. Һәрчак юмарт булырга, дусларыңнан сый-хөрмәтеңне кызганмаска кирәк. “Торна белән Төлке” әкияте юмарт булырга өйрәтә. Сез дә үзегездә шушы сыйфатны булдырырга тырышыгыз!. Балалар, Торна белән Төлке бик дуслашырга телиләр дә, ләкин бер-берсен кунакка чакырырга борчаклары юк икән. Торна белән Төлкегә булышабызмы? (Әйе). Менә миндә бер савыт бар. Савытның эченә нәрсә салганнар? (Күрсәтә). (Борчак). Балалар, савытка борчак кына салмаганнар, тимер гайкалар да тутырганнар. Әйдәгез, тимер гайкаларны аерып алабыз да, борчакны Торна белән Төлкегә бирәбез. Ничек итеп тимер гайкаларны борчак арасыннан аерып була икән? (Балаларның җаваплары. Алар үз фикерләрен әйтәләр. Магнит кулланырга кирәк дигән фикергә киләләр). Балалар, кем белә, нәрсә соң ул магнит? (Ул тимер әйберләрне үзенә тарта, үзенә ябыштыра). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, балалар, менә шундый кызыклы әйбер ул магнит . Торна белән Төлкегә булышабызмы? Сез аларның дуслашуын телисезме? Әйдәгез, эксперимент үткәреп карыйбыз. Менә бу пластмассадан ясалган буш тәлинкәгә тимер гайкаларны салыгыз. Чиста, пөхтә итеп эшләргә тырышыгыз. Борчакларны идәнгә коймагыз!
Тәрбияче өстәл уртасына тәлинкә куя. Һәр балага гайкалар һәм борчак бутап салынган савытлар бирелә. Магнитлар таратыла.
.
Тәрбияче. Менә, балалар, күрәсезме! Бергә эшләгәндә эш тиз бетә. Эшләве дә күңелле. Торна белән Төлкегә дә булыштыгыз. Аларга булышканда, үзегез дә күп нәрсәгә өйрәндегез - магнит белән таныштыгыз. Борчак эченнән гайкаларны аерып алып, борчакны чистарттыгыз. Торна белән Төлке дә дуслашачак. Балалар, Торна белән Төлкегә булышкач, сезгә күңелле булдымы? (Балаларның җаваплары). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар! Чиста, пөхтә итеп эшләдегез! Эш беткәч, уйнарга ярый!
