Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.

Бурычлар:

1) хатын-кызлар бәйрәме турында белемнәрен тирәнәйтү, шигырь текстын тыңларга һәм эчтәлеген аңларга өйрәтүне дәвам итү;

2) балаларның кабул итүләрен, хәтерен, игътибарын, сөйләмдә ирекле аралашуларын, башкаларга аңлаешлы итеп җавап бирү осталыгын үстерү;

3) әниләргә хөрмәт, ярату хисе тәрбияләү.

Җиһазлар: һәр балага альбом битләре, төсле карандашлар, П.И.Чайковский музыкасының аудиоязмасы (“Ел вакытлары” циклыннан “Умырзая. Апрель” пьесалары).

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, кулга кул тотынышып, түгәрәккә басыгыз. “Хәерле иртә!” – дип, башта пышылдап, аннары гадәти тавыш белән, аннан соң кычкырып әйтегез. Мин дә сезгә хәерле иртә телим. Балалар, елның кайсы вакыты (Яз). Әйе, яз. Язның беренче ае – март. Март аенданинди бәйрәм була? (8 нче Март бәйрәме). (Активлаштыру). Дөрес, балалар, 8 нче Март – Язның беренче бәйрәме. 8 нче Март – әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр бәйрәме. Икенче төрле ничек әйтәләр? (Хатын-кызлар бәйрәме). (Активлаштыру). Әниләргә нәрсә бүләк итәргә була икән соң? Сорауга җавап биргәнче, шигырь тыңлагыз:

Бүләк

Нәни кыз Гөлчәчәк

Салкын кыш көнендә

Чәчәкләр үстерә

Тәрәзә төбендә.

Су сибә аларга

Һәр иртә һәм кичен,

Беләмсез ул шулай

Тырыша ни өчен?

Тиздән бит әниләр

Бәйрәме җитәчәк,

Шул көнгә зур бүләк

Әзерли Гөлчәчәк. (Данис Хәбибуллин)

Тәрбияче. Балалар, әниләргә нәрсә бүләк итәргә була? (Чәчәкләр). Шигырьнең исеме дә ничек дип атала? (Бүләк). (Активлаштыру). Шигырьдә кем исемле кыз турында сүз бара? (Гөлчәчәк). Ул нәрсә эшли? (Чәчәкләр үстерә). Гөлчәчәк чәчәкләрне ничек карый? (Су сибә аларга һәр иртә һәм кичен). Гөлчәчәк әнисенә бүләккә нәрсә бирер? (Чәчәкләр). Булдырдыгыз! Балалар, җайлап утырыгыз. Аркаларыгыз төз. Күзләрне йомыгыз. Сез үзегезне орлык итеп хис итегез. Сезне кояш җылыткан җиргә утырттылар. Җиргә эләккәч, орлыклар җылындылар. Орлыклардан кечкенә генә нәфис үсентеләр тишелеп чыктылар. Кояш көннән-көн ныграк җылыта һәм үсентеләр дә тизрәк үсә башладылар. Үсенте көч җыеп, җирне тишеп, саф һавага чыкты. Яфракларыгыз үсте, сабакларыгыз ныгыды, сез яктыга, кояшка үреләсез. Бик яхшы. Менә сабакта чәчәк бөресе барлыкка килде. Ул үсә, бүртә, таҗ яфраклары чыга башлады. Таҗ яфраклары башта бөгәрләнгән кебек тоелсалар да, алар матур булып тигезләнделәр һәм бик матур язгы чәчәк барлыкка килде. Чәчәкләрдән тирә-якка хуш ис таралды. Үз чәчәкләрегезнең хуш исен тоемлап карагыз әле. Менә нинди тәмле ис килә, иснәп карагыз әле. Булдырдыгыз! Хәзер инде сез чәчәкләрнең ничек үскәнен беләсез. Балалар, әйдәгез, сез дә әниләрегезгә бүләккә чәчәкләр ясагыз әле. Телисезме? Һәрберегезнең альбом бите һәм карандашларыгыз бар. Альбом битенә үзегезгә ошаган чәчәкне ясагыз. (Тәрбияче П.И.Чайковский музыкасының аудиоязмасын куя).(Балалар рәсем ясыйлар). Балалар, менә нинди матур чәчәкләр ясадыгыз. Бик тә тырыштыгыз. Әниләрегез дә шатланыр. Әйдәгез, әниләргә теләкләр телик. Барыгыз да басыгыз! Һәрберегез әниегезгә нәрсә телисегез килә, чиратлап, шуны әйтегез. (Балалар әниләренә теләкләр телиләр: “Бәхет телим”, “Шатлык телим”, “Исәнлек телим”, “Матурлык телим”, “Татулык телим” һ.б.). Булдырдыгыз! Әниләрне яратыгыз! Аларны борчымагыз!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]