Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку

Бурычлар:

1) әдәби әсәр аша Ватанны саклаучылар көне белән таныштыруны дәвам итү, шигырьнең эчтәлеген балаларның аңына җиткерү, куелган сорауларга җавап бирүне камилләштерү; л авазы белән таныштыру, аның әйтелешен иҗекләрдә, сүзләрдә ныгыту, каты һәм йомшак әйтелешен аеру;

2) балаларның нинди? кайда? кая? нәрсә? сорауларына тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, игътибарын, танып белү активлыгын, л авазын дөрес әйтү культурасын үстерү;

3) солдатларга карата хөрмәт, патриотик хисләр, шигъриятькә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлар: коврограф (мольберт), бабай, әти, олы һәм кече абый рәсемнәре, уенчык көчек.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, тиздән нинди бәйрәм җитә? (Иртәгә бабайлар, әтиләр бәйрәме, Ватанны саклаучылар бәйрәме). Булдырдыгыз. Әйе, иртәгә Россия армиясендә хезмәт иткән һәм хезмәт итүче солдатлар бәйрәме. Балалар, һәр илнең армиясе бар. Армиянең бурычы үз Ватанын саклау, аны дошманнарга бирмәү. Безнең илнең дә үз армиясе бар. Россия армиясе үз халкын илбасарлардан саклаган, хәзер дә саклый. Безнең армия зур һәм көчле. Армиядә һәр егет хезмәт итәргә тиеш. Хәзер мин сезгә Клара Булатованың “Солдатлар” дигән шигырен укыйм. Сез игътибар белән тыңлагыз, аннан соң сорауларга җавап бирерсез.

Тәрбияче шигырьне сәнгатьле итеп укый.

Бабай да солдат булган,

Әти дә солдат булган,

Зур абый да, солдат булып,

Ил чикләрендә торган...

Кече абый солдат булып

Китте быел яз гына.

Мин үзем дә солдат булам,

Үсим әле аз гына.

(Икенче тапкыр укыганда коврографка бабай, әти, зур абый, кече абый һәм кечкенә малай рәсемнәрен куя). Балалар, бу шигырьдәге сүзләрне кем әйтә, сез ничек уйлыйсыз? (Малай). (Балаларны активлаштыру). Малай кечкенәме, зурмы? (Кечкенә, бәләкәй). Малайның кемнәре солдатта булган? (Бабасы, әтисе, зур абыйсы, кече абыйсы). (Балаларны активлаштыру). Армиядә малайның бабасы, әтисе, ике абыйсы нәрсә эшләгән? (Илне, Ватанны саклаганнар). (Балаларны активлаштыру). Малай солдатка барырга телиме? (Үскәч, ул да солдат булырга тели). Дөрес әйтәсез, малай да бабасы, әтисе, ике абыйсы кебек армиядә хезмәт итәргә, солдат булырга тели. Солдат булу өчен шөгыльләнергә кирәк: йөгерергә, сикерергә, үрмәләргә.

Хәзер без уйнап алырбыз.

Балалар “Күрсәт әле, үскәнем” дигән уенны уйныйлар: 1. Менә шулай, менә шулай, шулай сикерәләр солдатлар. 2. Менә шулай, менә шулай, шулай йөгерәләр солдатлар. 3. Менә шулай, менә шулай, шулай үрмәлиләр солдатлар.

Булдырдыгыз, балалар. Шөгыльләнгән солдатлар гына көчле, кыю, сәламәт, җитез булалар. Солдатлар белән без горурланабыз. Шигырьне мин тагын бер тапкыр укып чыгам, тыңлагыз. (Тәрбияче шигырь укый). Хәзер без солдатлар булырбыз. Икешәрләп тезелегез. Менә шулай. Шагом марш! (Марш көе яңгырый). Аркалар төз, аякларны күтәрәбез. Булдырдыгыз. (Балалар солдатлар кебек атлыйлар).

Балалар, солдат сүзендә л авазы бар. Минем телем л авазының җырын өйрәнде. Карагыз әле, минем телем бу җырны менә ничек итеп җырлый: телегезне чыгарыгыз, аны киң итеп ясагыз, өскә күтәрегез һәм югары тешләргә китерегез. Яңакларыгызны кабартыгыз, яңгыравык тавыш белән җырлагыз: л-л-л. Булдырдыгыз. Азрак ял итеп алыгыз да, тагын бер тапкыр җырлагыз. Бу җырны Алсу ничек итеп җырлый, тыңлап карыйк әле. (Балаларны активлаштыру). Балалар, бу нәрсә? (Кыңгырау). Тыңлагыз әле кыңгырауның җырын: ли – ли – ли. (Кызлар аерым җырлый, малайлар аерым җырлый, берничә бала индивидуаль җырлый). Булдырдыгыз, балалар. Без хәзер төрле җырлар җырларбыз: лә-лә-лә-лә, ла ла-ла-ла, лү-лү-лү-лү, лу-лу-лу-лу, ли-ли-ли-ли. Балалар, нинди җыр кыңгырау җырына ошаган: ла-ла-ла җырымы әллә лә-лә-лә җырымы? (Каты яки нечкә л авазын бутаучы баладан сорарга). Балалар, бу нәрсә? (Көчек). (Тәрбияче уенчык көчекне күрсәтә). Көчек нинди? (Кечкенә). (Л авазын сүзләрдә ныгыту). Балалар, көчек өрә беләме? (Юк, ул әле кечкенә). Сез бүген актив катнаштыгыз. Сорауларга матур итеп җавап бирдегез, солдатлар булып йөрдегез, л авазын дөрес әйтергә өйрәндегез.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]