Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү

Бурычлар:

1) балаларны әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру, сорауларга дөрес җавап бирү осталыгын камилләштерү, тәрбияче артыннан аерым сүзләрне, фразаларны кабатларга мөмкинлек бирү, эчтәлеген аңларга, сәнгатьле һәм бәйләнешле итеп сөйләргә өйрәтү;

2) балаларның кабул итүләрен, хәтерен, игътибарын, хәрәкәтләрен үстерү;

3) балаларда кайгыртучанлык, ярдәмләшү хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: Закирова К.В. “Балачак аланы”. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия, 102 бит, А4 форматында керпе рәсеме, фланелеграф.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче балаларга керпе рәсеме күрсәтә.

Тәрбияче. Балалар, бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (Керпе). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә керпенең нәрсәләре бар? Ул нинди? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, аның энәләре бар. Ул энәләре белән дошманнарыннан саклана. Куркыныч янаса, ул йомгак булып бөтерелә дә энәләрен тырпайта. Балалар, хәтерлисезме мин сезгә керпе энәләренең, аның тунының каян килеп чыгуы турында Хәйдәр дигән язучының “Керпе туны” әкиятен укыган идем. Хәзер тагын бер кат укырмын, тыңлагыз әле. (Тәрбияче әкиятне укый). Балалар, борын-борын заманда кыш булганмы? (Юк). (Балаларны активлаштыру). Җәнлекләр ничек йөргән? (Күлмәкчән). (Балаларны активлаштыру). Алар ни өчен шулай йөргәннәр? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, бер вакыт нинди хәбәр таралган? (Кыш килә!). (Балаларны активлаштыру). Кыш ничек килгән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә суык җилләр ничек исә? Җилләр ничек улый? (У-у-у). Күрсәтик әле, барыбыз да кулларны як-якка җәеп, җил кебек улап йөгерик. (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Балалар, урман хуҗасының исеме ничек? (Аюхан). Аюхан ни өчен тире кайтарткан? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Ә ул туннарны кайсы җәнлек теккән? (Керпе). (Балаларны активлаштыру). Ни өчен Керпе теккән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Керпе кыш килеп җиткәнче, һәммәсен дә тунлы иткән. Балалар, ә Керпенең үзенә тун тегәргә тире калганмы соң? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әкиятнең бу өзеген тагын бер кат тыңлагыз әле.

Караса, үзенә тун тегеп киярлек тире дә калмаган. Шуннан соң Керпе күлмәгенә энәләр кадап чыккан да тунлы булган. Әмма аның туны салкын җилләрдән сакламаган шул...

Керпе, салкынга түзә алмыйча, җирне тишеп, өн ясаган да шунда кереп яткан. Салкын кыш үтеп киткәнче, өнендә йоклаган.

Бу хәлдән соң күпме заманнар узган инде. Әмма Керпе әле һаман да салкын кышларны өнендә үткәрә, ди.

Балалар, тире калмагач, Керпе күлмәгенә нәрсәләр кадаган? (Энәләр). (Балаларны активлаштыру). Ә аның туны кышкы салкыннардан, җилләрдән саклаганмы соң? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Керпе, салкынга түзә алмыйча, җирне тишеп, өн ясаган да шунда кереп яткан. Керпе салкын кышларны кайда үткәрә? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Менә шулай, балалар, Керпе башкаларга ярдәм иткән. Сез дә шундый дус, ярдәмчел булыгыз!

Хәзер мин сезгә әкиятне тагын бер кат укыйм, ә сез анын эчтәлеген сөйләрсез, шуңа күрә исегездә калдырырга тырышыгыз! (Тәрбияче әкиятне тагын бер кат укый)

Балалардан әкиятне тулысынча яки өлешчә сөйләтергә мөмкин.

Тәрбияче. Балалар, булдырдыгыз! Әкиятнең эчтәлеген ятлагансыз, аны яхшы итеп исегездә калдыргансыз. Бүген сез нәрсәгә өйрәндегез? Нәрсә ошады? Нәрсә исегездә калды? (Балаларның җаваплары).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]