Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче фланелеграфка Яңа ел бәйрәме күренеше сурәтләнгән картина куя.

Тәрбияче. Балалар, нинди бәйрәм якынлаша? (Яңа ел, чыршы бәйрәме, елка). (Балаларны активлаштыру). Балалар, карагыз әле монда нинди матур картина. Сез монда нәрсәләр күрәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Яңа ел бәйрәмендә балалар нишлиләр? (Җырлар җырлыйлар, бииләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйныйлар). (Балаларны активлаштыру). Балаларның бәйрәменә кем килгән? (Кыш бабай). (Балаларны активлаштыру). Кыш бабайның җилкәсендә нәрсә бар? (Капчык). (Балаларны активлаштыру). Кыш бабайның капчыгында нәрсәләр бар икән соң? (Күчтәнәчләр, бүләкләр). (Балаларны активлаштыру). Ә ул бүләкләрен кемгә бирә? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, ул бүләкләрен җыр җырлаган, шигырь сөйләгән балалрга бирә. Балалар, без дә бүген сезнең белән яттан сөйләргә бер шигырь өйрәнербез. Мин аны башта сезгә бер кат укыйм. Ул Мәрзия Фәйзуллинаның “Кыш бабай” шигыре.

Кыш бабай

Җилкәсенә капчык асып,

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп,

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап,

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә, аягында —

Безнең апа башмагы.

Менә нинди кызык шигырь. Балалар, әйдәгез без дә Кыш бабай кебек биеп алыйк. (Яңа ел темасына туры килгән күңелле көй аудиоязмасы куела). Булдырдыгыз, балалар! Игътибар белән тыңлагыз, шигырьне тагын бер кат укыйм. (Тәрбияче шигырьне тагын бер кат сәнгатьле итеп укый). Ә хәзер шигырьне укырга сез миңа булышырсыз. Мин шигырь юлларын әйтә башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.

Җилкәсенә... (капчык асып),

Кыш бабай... (килеп керде).

Төрле кызык... (сүзләр әйтеп),

(Бүләк) өләшеп йөрде.

Аннан... (Кыш бабай) тыпырдап,

Бик шәп... (бии башлады).

Биемәскә, аягында —

(Безнең апа башмагы). (Балаларны активлаштыру). Балалар, әйдәгез, шигырьне мин тагын бер кат укыйм, сез минем арттан кабатлагыз һәм хәрәкәтләр ясагыз. (Шигырь эчтәлегенә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар). Булдырдыгыз, балалар! Шигырьне кайсыгыз сөйләп күрсәтә? (Балаларны активлаштыру). (Тәрбияче берничә баладан сөйләтеп карый). Булдырдыгыз, балалар! Бу шигырьне сөйләсәгез, Кыш бабай бик сөенер, сезгә рәхмәт әйтер. (Ятлау авыррак бирелгән балалар белән тәрбияче эшне дәвам итә).

Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку

Бурычлар:

1) балаларны Ә. Кариның шигыре белән таныштыру, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирүдә күнектерү; резинаның сыйфаты һәм үзлеге белән таныштыру, материал һәм аны куллану ысулы арасындагы бәйләнешне күрергә өйрәтү;

2) игътибарны, конкрет-образлы фикерләүне, шигырьдә кулланылган сүзләр хисабына (ап-ак, мамык кебек, бәс) сүзлекне үстерү;

3) яңа елга, шигъри әсәргә карата кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар: кыш сурәтләнгән рәсемнәр: ак карга төренгән урамнар, бәскә күмелгән агачлар; урамда уйнаучы балалар: таудан чана шуалар; бер кабартылган, бер кабартылмаган һава шарлары, таз яки табак белән су, резин перчаткалар.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, балалар бакчасында тиздән нинди бәйрәм булачак? (Яңа ел). (Балаларны активлаштыру). Яңа ел бәйрәмендә балалар нишлиләр? (Җырлар җырлыйлар, бииләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйныйлар). Дөрес, балалар, без җырлар, биюләр, уеннар өйрәнәбез. Яңа ел бәйрәменә кемнәр килә? (Кыш бабай, Кар кызы, әтиләр, әниләр). Бик дөрес, балалар. Яңа ел бәйрәмендә иң кадерле кунак – Кыш бабай. Әйдәгез, без дә Кыш бабай, кыш турында шигырь өйрәник әле. Шигырьне игътибар белән тыңлагыз. (Тәрбияче сәнгатьле итеп шигырь укый). Балалар, кемне балалар сагынып алалар? (Кыш бабайны). Кыш бабай нәниләрне ничек сагынган? (Ул балалар өчен карлар яудырган). Карны нәрсә белән чагыштырып була? (Мамык белән). Әйе, кар, мамык кебек, ак, йомшак. Урамнар, кырлар нәрсә белән капланган? (Ап-ак кар белән капланган). Кышын агачлар бәс белән каплана. Балалар, карагыз әле бу рәсемгә. Агачлар бәс белән капланган. Нәрсә белән капланган? (Күмәк һәм индивидуаль җаваплар). Балалар кышын нишлиләр? (Чана шуалар, шаулашалар, “на-на” дип кычкыралар). Әйе, кышын балаларга бик күңелле, алар кар белән уйныйлар, чана, тимераякта шуалар, Кар бабай ясыйлар. Кыш балалар өчен көтелгән бәйрәм. (Тәрбияче балаларга рәсемнәр күрсәтә). Мин тагын бер тапкыр шигырьне укып чыгам, сез тыңлагыз. (Тәрбияче шигырь укый).

Балалар, хәзер без сезнең белән уйнап алабыз.

Без суыктан курыкмыйбыз

Куллар белән колакларны, (колакларын,борыннарын ышкыйлар)

Борыннарны ышкыйбыз.

Кулларны чәбәклибез, (кул чабалар)

Яканы күтәрәбез. (яканы күтәргән хәрәкәт ясыйлар)

Урында сикерәбез, (урында сикерәләр)

Аннары йөгерәбез. (урында йөгерәләр)

Суыктан курыкмыйбыз. (аяк очларына басып, кулларын өскә күтәреп чәбәклиләр).

(2-3 тапкыр кабатлыйлар).

Балалар, Яңа ел бәйрәме алдыннан бүлмәләрне, музыка залын бәйрәмчә бизиләр. Мишуралар, чыршы уенчыклары эләләр, гирляндалар асалар. (Тәрбияче уенчыклар белән бизәлгән чыршы рәсеме күрсәтә). (Шул вакыт төркем бүлмәсенә шарик очып керә). Балалар, бу нәрсә? (Балаларны активлаштыру). Бүлмәне шарлар белән дә бизәргә була. Балалар, шарик үзе турында бернәрсә дә белми икән. Әйдәгез, аның нинди материалдан ясалуы турында сөйлик. Балалар, шар нинди материалдан эшләнгән? (Резинадан). (Балаларны активлаштыру). Резина йомшак һәм шома. (Балалар тотып карыйлар). (Балаларны активлаштыру). Шар зур. Ул кечкенә дә була ала. (Тәрбияче һавасы чыгарылган шарик күрсәтә). Балалар, шарны таздагы суга салам. Шар нишләде? (Балалар шарны тотып карыйлар). (Юешләнде). (Балаларны активлаштыру). Карагыз әле, шарны сөртәм. Ул хәзер нинди? (Тотып карыйлар). (Коры). (Балаларны активлаштыру). Ничек уйлыйсыз, шар су үткәрәме? (Юк, шар су үткәрми). Әйдәгез тәҗрибә үткәреп карыйк әле. Кулларга перчаткалар киябез, суга тыгабыз. Куллар юешләндеме? (Резинадан эшләнгән әйберләр су үткәрми). Балалар, резинадан эшләнгән нинди әйберләр беләсез? (Резин итек, чәч өчен резинка, перчаткалар). (Балаларны активлаштыру). Менә резинадан ясалган шарга аның турыда сөйләдек. Ул канәгать калды, сезгә “рәхмәт”- ди.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]