Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку

Бурычлар:

1) балаларны әсәрнең эчтәлеге белән таныштыру, сорауларга дөрес җавап бирү осталыгын камилләштерү, тәрбияче артыннан аерым сүзләрне, фразаларны кабатларга мөмкинлек бирү;

2) кабул итүне, хәтерне, игътибарны, сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү осталыгын үстерү;

3) әкиятләргә уңай караш тәрбияләү.

Җиһазлар:әкиятнең эчтәлеге буенча картинкалар:

1) җәй- җәнлекләр күлмәкчән йөриләр;

2) кыш килгән, аю- тиреләр кайтарткан;

3) керпе туннар тегә;

4) керпе күлмәгенә энәләр кадый;

5) керпе өнендә йоклый.

Эшчәнлек барышы.

Балалар кулга-кул тотышып түгәрәккә басалар. Чиратлап бер-берсенең кулын кысалар һәм

“Исәнме, ... (исемен әйтә)! Мин сине күрүемә бик шат!” –диләр

Тәрбияче. Балалар, нинди бәйрәм якынлаша? (Яңа ел бәйрәме). Без сезнең белән бу бәйрәмне түземсезлек белән көтәбез. Урман җәнлекләре дә Яңа елга килергә әзерләнәләр икән. Балалар, сез урманда яши торган нинди җәнлекләрне беләсез? (Балаларнын җаваплары). Кыш бабай җәнлекләрнең барысын да Яңа ел бәйрәменә чакырган. Бер җәнлек килә алмый икән. Кайсы җәнлек икән ул? Табышмак әйтәм, тыңлагыз, җавабын тапсагыз, белерсез:

Ул өстенә җәй дә кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе

“Йомшагым” диеп сөя. (Керпе)

Балалар, кайсы җәнлек Яңа ел бәйрәменә килә алмый? (Керпе). Ни өчен икән? Шул турыда мин сезгә әкият сөйләрмен. Әкият “Керпе туны” дип атала. Игътибар белән тыңлагыз.

Тәрбияче әкият сөйли, сөйләгәндә әкиятнең эчтәлеге буенча сюжетлы картинкалар күрсәтә. Әкиятне сөйләгәч, аның эчтәлеге буенча фикер алышалар.

Тәрбияче.Балалар, мин сөйләгән әкиятнең исеме ничек? (Керпе туны). (Активлаштыру). Әкияттә нәрсә турында сөйләнә? (Балаларның җаваплары) Әкият башында кайсы ел вакыты турында сүз бара?(Җаваплар). Җәй көне җәнлек – җанварлар ничек киенеп йөргәннәр? (Күлмәкчән генә йөргән). (Активлаштыру). Бервакыт нинди хәбәр таралган? (Кыш килә). Кыш килгәч нәрсә булган? (Суык җилләр искән, кар төшкән). Урман хуҗасы булып нинди җәнлек торган? (Аю). Ул нәрсә эшләгән? (Җәнлекләргә тун тектергән). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар) Керпе кем булып эшләгән? (Тегүче). Ни өчен? (Аның энәләре булган). Керпе тунны нәрсәдән теккән? (Тиредән). Ни өчен керпе үзенә тун тегә алмаган? (Тире җитмәгән). Тун тегә алмагач, керпе нәрсә эшләгән? (Күлмәгенә энәләр кадап чыккан). Энәле тун керпене салкыннан саклаганмы? (Юк). Салкынга түзә алмагач, керпе нишләгән? (Җирне тишеп өн ясаган) Дөрес, балалар, керпе җирне тишеп өн ясаган һәм салкын кышны өнендә үткәргән. Хәзер дә керпеләр шулай эшлиләр. Ни өчен керпе Яңа ел бәйрәменә килә алмый?(Аңа салкын, ул өнендә йоклый). Балалар, сезгә әкият ошадымы? Бигрәк тә сезгә нәрсә ошады? Керпе башка җәнлекләргә бик булышкан, аларны тунлы иткән. Уңган, тырыш тегүче керпе турында менә нинди матур әкият язылган.

Тема. мәрзия фәйзуллинаның кыш бабай” шигырен ятлау

Бурычлар:

1) балаларны шигъри әсәр белән таныштыру, тәрбияче ярдәме белән шигырьне яттан сөйләү омтылышын хуплау, сорауларга текст сүзләре белән җавап бирүдә күнектерү;

2) балаларның кабул итүләрен ,хәтерен, сүзлеген,игътибарын, хәрәкәтләрен үстерү;

3) балаларда Кыш бабайга, Яңа ел бәйрәменә карата уңай эмоциональ хисләр тәрбияләү.

Җиһазлар: Закирова К.В. “Балачак аланы” Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия, 123 бит, А3 форматында шигырь эчтәлегенә туры килгән Яңа ел бәйрәме күренеше сурәтләнгән картина, Яңа ел темасына күңелле көй аудиоязмасы.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]