Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным

Тема. әхмәт рәшитнең кояшлы ил” шигырен уку

Бурычлар:

1) балаларның тәрбияче сорауларына җавап бирү осталыгын, Татарстан Республикасы турындагы белемнәрен ныгыту, Татарстан Республикасы гимны, картасы турында күзаллаулар формалаштыру;

2) балаларның эмоциональ сферасын, кызыксынуын, фикерләвен үстерү;

3) балаларда нәфис сүзгә кызыксыну, патриотик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлар: Закирова К.В. “Балачак аланы” Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия, 136 бит, Рамазан Байтимеров сүз., Рөстәм Яхин көе, русчага Филипп Пираев тәрҗемәсе «Туган ягым» (Татарстан Республикасы гимны) аудиоязмасы, “тылсымлы тартма”, аның эчендә Татарстан Республикасы картасы.

Эшчәнлек барышы.

Татарстан Республикасы гимны аудиоязмасы куела.

Тәрбияче. Балалар, барыгызга да хәерле көн телим! Уң кулыгызны күрсәтегез! Нинди матур сезнең уң кулыгыз! Уң кулыгызга сокланып карагыз! Сул кулыгызны күрсәтегез! Нинди матур сезнең сул кулыгыз! Уң кул бармаклары чиратлап сул кул бармаклары белән исәнләшәләр:

Саумы, кояш!

Саумы, һава!

Саумы, иртә!

Саумы, йомшак җил!

Саумы, Туган ил!

Балалар, сез нәрсә ишетәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Бу матур көй - безнең Татарстан Республикасының гимны. Бергәләп кабатлыйк: гимн. (Балаларны активлаштыру). Балалар, һәр илнең, һәр дәүләтнең флагы, гербы булган кебек җыры да була, аны башкача гимн дип йөртәләр. Әйдәгез, бергәләп тыңлыйк әле. (Татарстан Республикасы гимнының бер өзеге аудиоязмасын тыңлыйлар).

Тәрбияче. Балалар, менә нинди матур безнең Республика гимны. Балалар, туган илебез дә шундый матур. Аның турында бик күп җырлар, шигырьләр язылган. Хәзер мин сезгә Әхмәт Рәшит язган “Кояшлы ил” шигырен укырмын.

Кояшлы ил

Кояшлы ил — безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә Кыш бабай,

Чәчәк алып килә Яз.

Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җирдә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

Һавасы да, җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да —

Безгә якын бары да...

Сезгә шигырь ошадымы? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, безнең ил нинди? (Кояшлы ил). (Балаларны активлаштыру). Безнең илнең күге нинди? (Гел аяз). (Балаларны активлаштыру). Кышны кем китерә? (Кыш бабай). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә Яз нәрсә алып килә? (Чәчәк алып килә). (Балаларны активлаштыру). Балалар, безнең илнең урманы нинди? (Сандугачлы). (Балаларны активлаштыру). Кырлары нәрсә белән тулган? (Ашлык). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә хәзер минем арттан кабатлагыз:

Бөтен җирдә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

Һавасы да, җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да —

Безгә якын бары да...

(Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар! Бу нәрсә икән? (Тәрбияче өстәлдә торган тартма янына килә). Балалар, “тылсымлы тартма” ахрысы. Монда килегез әле, бергә карыйк. (Тәрбияче тартманы ача). Балалар, сез беләсезме, бу нәрсә? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, бу безнең Татарстан Республикасының картасы. Бергәләп кабатлыйк: Татарстан Республикасының картасы. (Балаларны активлаштыру). Балалар, бу безнең Татарстан Республикасының кечерәйтеп ясалган рәсеме. Әйдәгез, бергәләп карыйк. Менә, балалар, монда сандугачлы урманы, ашлык тулы кырлары, монысы зур шәһәрләре. Менә шундый матур, зур, кояшлы безнең Туган илебез! Сез бүген дөрес җаваплар бирдегез, актив булдыгыз. Хәзер карта карауны дәвам итәрсез, безнең шәһәрне (авылны) табарсыз.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]