Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.

Бурычлар:

1) әдәби әсәрне эмоциональ кабул итәргә өйрәтү, һөнәрләр белән танышуны дәвам итү, сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, “һ” авазын сөйләмдә ныгыту;

2) кабул итүне, игътибарны, хәтерне, бәйләнешле сөйләмне үстерү, сүзлек запасын баету;

3) һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар: Белмәмеш (уенчык), уенчыклар, зур сумка, шофер, сатучы, тәрбияче сурәтләнгән картинкалар.

Эчтәлек барышы.

Балалар, кулга кул тотынышып түгәрәккә басалар. Чиратлап бер-берсенең кулын кысалар һәм: “Исәнме, ...(исемен әйтә)! Мин сине күрүемә бик шат!” – диләр.

Тәрбияче балаларга балалар бакчасында уйнаучы балалар һәм тәрбияче сурәтләнгән картина күрсәтә.

Тәрбияче. Балалар, игътибар белән карагыз әле, картинкада кемнәрне күрәсез? (Балалар һәм бер апа). Балалар нишлиләр? (Уйныйлар). Дөрес, балалар, алар уйныйлар. Алар янындагы бу апаны кем дип уйлыйсыз? (Тәрбияче). Тәрбияче апалары балаларны яратамы? (Әйе). Каян белдегез? (Ул балаларга карап елмаеп тора). Без хәзер сезнең белән шул турында шигырь укыйбыз. Шигырь “Бакчага килгәч” дип атала. Аны Бари Рәхмәт язган. Игътибар белән тыңлагыз! (Тәрбияче шигырьне укый). Шигырьнең исеме нинди? (Бакчага килгәч). Шигырьдә кемнәр турында сөйләнә? (Балалар һәм тәрбиячеләр). Бакчадагы апалар балаларны яраталармы? (Яраталар). Бакчага килгән балаларны апалар ничек каршы алалар? (Елмаялар, кочаклап алалар). (Индивидуаль күмәк кабатлаулар). Бакчадагы апалар кемнәр кебек? (Әниләр кебек). (Активлвштыру). Сезне дә балалар бакчасында шулай каршы алармы? Тәрбияче апагызның исеме ничек? Сез аны яратасызмы? (Балларның җаваплары). Ул сезне яратамы? Аның сезне яратуын каян беләсез? (Балаларның җаваплары).Тәрбияче апалар балаларны бик яратканга күрә, менә шундый матур шигырь язганнар.

Ишек шакыган тавыш ишетелә. Тәрбияче ишекне ачып карый, Белмәмеш керә.

Тәрбияче.Балалар, безгә бүген кунакка Белмәмеш килгән. Ул үзе белән зур сумка алып килгән.

Белмәмеш. Исәнмесез, балалар! (Исәнләшәләр). Мин сездән ярдәм сорарга килдем. Шушы зур сумкада бик күп әйберләр бар. Зинһар өчен, миңа шуларны аерырга ярдәм итегез! (Белмәмеш өстәлгә сумкасындагы әйберләрне сала). Карагыз әле, бу нәрсә? (Машина күрсәтә). (Машина). Бу нәрсә? (Китап). Ә монысы нәрсә? (Үлчәү). Бу нәрсә? (Тәгәрмәч).

Тәрбияче. Белмәмеш, бигрәк күп әйберләр салып йөрисең икән сумкаңа! Нәрсәләр генә юк монда! Тукта әле, ашыкма, Белмәмеш. Ашыккан ашка пешкән, диләр. Әйдә, алып килгән әйберләреңне балалар белән бергә карыйк. Син менә монда утырып тор, ә балалар сиңа ярдәм итәләр. (Тәрбияче Белмәмешне өстәлгә утырта). (Тәрбияче балаларга үлчәү, алъяпкыч күрсәтә). Балалар, үлчәү, алъяпкыч нинди һөнәр иясенә кирәк? (Сатучыга кирәк). (Активлаштыру). Тәгәрмәч, руль, машина нинди һөнәр иясенә кирәк? (Шофёрга). Әкият китабы, уенчыклар, кайчы, төсле карандашлар кайсы һөнәр иясенә кирәк? (Тәрбиячегә кирәк). (Активлаштыру). Менә күрәсезме инде, Белмәмеш, балалар сиңа бик тиз аңлатып бирделәр. Шофёр, тәрбияче, сатучы – алар һөнәрләр. Балалар, шофёр, тәрбияче, сатучы - .. (Һөнәрләр). (Кабатлыйлар). Белмәмеш, син дә аңлагансыңдыр, шофёр, тәрбияче, сатучы – һөнәрләр. Балалар, әйдәгез “һ” авазын иҗекләрдә, сүзләрдә ныгытыйк әле. Белмәмеш, син дә кабатла. Минем арттан кабатлагыз: һа-һа-һа-һава; һо-һо-һо-һоп; һу-һу-һу-һуш; һә-һә-һә-һәйкәл; һө-һө-һө-һөнәр. Балалар, “һ” авазы кергән нинди сүзләр әйттегез? (һава, һоп, һуш, һәйкәл, һөнәр). Әйдәгез, бу сүзләрне тагын бер кат бергәләп кабатлап чыгабыз. (Балалар кабатлыйлар). Булдырдыгыз! Хәзер һөнәрләр турында сөйләп алыйк. Бу кем? (Тәрбияче шофёр төшерелгән картинка күрсәтә). (Шофёр). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Ул нишли? (Ул машина йөртә). (Активлаштыру). Кемнең әтисе шофёр булып эшли? Ул нинди машина йөртә? (Балаларның җаваплары). Балалар, сезгә Марат “Шофёр булам” шигырен сөйләп күрсәтер. (Бала шигырьне алдан ук өйрәнә).

Мин дә әтием шиелле

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

Тизрәк үсеп, шофёр булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утырып йөрер идем.

(Зәкия Туфайлова)

Балалар, Марат шигырьне сәнгатьле итеп сөйләде. Әйдәгез, аны мактап, кул чабабыз. (Кул чабалар). (Алга таба сатучы, тәрбияче турында сөйлиләр).

Белмәмеш. Балалар, мин бик күп нәрсәләргә өйрәнеп утырдым. Мин хәзер шофёр, сатучы, тәрбияче һөнәрләрен беләм. Сезгә зур рәхмәт. Бу турында дусларыма да сөйлисем килә. Мин китәм. Уенчыкларны мин сезгә уйнарга калдырам. Сау булыгыз!

Тәрбияче. Бик яхшы, Белмәмеш. Без синең өчен сөенәбез. (Белмәмеш китә). Балалар, сез бүген нәрсәгә өйрәндегез? Нәрсә белдегез? Сезгә нәрсә ошады? (Балаларның җаваплары). Хәзер Белмәмеш калдырып киткән уенчыклар белән уйнап алыйк. Сезгә матур көн телим!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]