- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
Бурычлар:
1) балаларга әкиятнең эчтәлеген истә калдырырга һәм сорауларга җавап бирергә ярдәм итү, тәрбияче артыннан персонажларның кайбер фразаларын кабатлау, яшелчәләрнең характерлы билгеләрен ачыклауларына ирешү;
2) балаларның игътибарын, кабул итүләрен, күзәтүчәнлеген, хәтерен, конкрет-образлы фикерләвен, сыйфатлар хисабына сүзлекне (эшчән, бәләкәй, юмарт) үстерү;
3) балаларда бергә шөгыльләнү, сорауларга җавап бирү теләге, бер-береңә карата уңай сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлар: кәрҗингә салынган яшелчәләр, аю баласының, кишер, кәбестә, чөгендер, кыяр, помидор, шалкан түтәленең контурлы сурәтләре
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Балалар, мин сезгә кәрҗин алып кердем. Анда яшелчәләр. Нинди яшелчәләр икән анда? Мин сезгә табышмаклар әйтәм, җавабын табарга тырышыгыз.
Җир астында алтын казык,
Алдык без аны казып.
Бу нәрсә? (Кишер). Кишер икәнен ничек белдегез? (Балаларның җаваплары). (Тәрбияче кәрҗиннән кишер ала, тәлинкәгә куя).
Икенче табышмакны тыңлагыз.
Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк.
Кем җавабын тапты? (Кәбестә). Ни өчен кәбестә? (Балаларның җаваплары). (Тәрбияче кәрҗиннән кәбестә ала, тәлинкәгә куя).
Өченче табышмак болай.
Җир астында кызыл әтәч.
Бу нәрсә? (Чөгендер). Кем аңлата ала табышмакның җавабын? (Балаларның җаваплары). (Тәрбияче кәрҗиннән чөгендер ала, тәлинкәгә куя).
Алдагы табышмакны тыңлагыз.
Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт.
Кем җавабын тапты? (Кыяр). (Тәрбияче кәрҗиннән кыяр ала, тәлинкәгә куя).
Игътибар белән алдагы табышмакны тыңлагыз.
Итләч, йомры, яшелен
Өзеп алдым, яшердем;
Гаҗәпләндем бераздан,
Кояшсыз да кызарган.
Кем белде , бу нәрсә? (Помидор). (Тәрбияче кәрҗиннән помидор ала, тәлинкәгә куя).
Соңгы табышмакны тыңлагыз.
Ите симез – мае юк,
Тиресе калын – йоны юк.
Балалар, кем әйтә табышмакның җавабын? (Шалкан). (Тәрбияче кәрҗиннән шалкан ала, тәлинкәгә куя).
Менә булдырдыгыз. Табышмакларның җавабын дөрес әйтә алдыгыз. Тәлинкәдә нинди яшелчәләр бар? (Балалар санап чыгалар). Бу яшелчәләр бик файдалы, сусыл һәм тәмле. Хәзер без ял итеп алырбыз.
Аюның өе зур (Кулларын өскә күтәрәләр)
Куянныкы кечкенә (Чүгәлиләр)
Аю бара алпан-тилпән, (Алпан-тилпән йөрү хәрәкәтен күрсәтәләр).
Ә куяннар сикерә (Алда кулларыннан тәпиләр ясап сикерәләр).
Балалар, мин сезгә бер аю баласы һәм яшелчәләр турында бер әкият сөйлим, тыңлагыз әле. (Тәрбияче “Аю Әппәс” әкиятен сөйли. Сөйләүне рәсемнәр күрсәтү белән бергә алып бара). Аю баласының исемен әйтегез әле. (Аю Әппәс). (Активлаштыру). Аю баласы нинди? (Бәләкәй, эшчән). (Активлаштыру). Аю Әппәс нәрсәләр утырткан? (Кишер, кәбестә, чөгендер, кыяр, помидор, шалкан). (Активлаштыру). (Балалар әйтергә онытсалар, тәрбияче тәлинкәгә күрсәтә). Көз җиткәч, аю баласы нишләгән? (Балаларның җаваплары). Әйтегез әле, яшелчәләрне ашаганда, Аю Әппәс нинди сүзләр әйткән? (Мәм-мәм мәм, баллы, тәмле, татлы мәми). Без дә Аю Әппәснең сүзләрен кабатлыйк әле. (Кабатлыйлар). Иң беренче булып аю баласы янына нәрсә килгән? (Куян). Куянга Аю Әппәс нәрсә биргән? (Бер кишер, бер кәбестә, бер чөгендер, бер кыяр, бер помидор, бер шалкан). Куян ничек итеп аю баласына рәхмәт әйткән? (Балаларның җаваплары). Аю Әппәс тагын нәрсәләрне яшелчә белән сыйлаган? (Керпене, тиенне). Аю баласы турында нәрсә әйтергә була? (Ул юмарт). (Активлаштыру). Юмарт кеше үзенең булган әйбере белән уртаклаша, бүлешә, ул бернәрсәсен дә башкалардан кызганмый. Сезгә әкият ошадымы? Нәрсәсе белән ошады? (Балаларның җаваплары). Сез дә бер–берегезгә карата ягымлы, дус, юмарт булыгыз! Хәзер кулларыгызны юыгыз, Аю Әппәс үстергән яшелчәләр белән сыйланыйк әле. (Балалар яшелчәләр белән сыйланалар).
