Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема: Чәчәкле җәй

Бурычлар

1) җәй ел фасылына хас билгеләр белән таныштыруны дәвам итү.

2) сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру, предметлы картиналар буенча “Җәй” темасына хикәя төзү осталыгын үстерү;

3) тырышып шөгыльләнү теләге тәрбияләү.

Җиһазлар: чәчәкләр, гөмбәләр, күбәләкләр, яфраклар, кошлар, яңгыр төшерелгән картинкалар; җөмлә төзү өчен картинкалар. (Ромашка агач төбендә үсә. Гөл тәрәзә төбендә үсә. Гөмбә чыршы төбендә үсә. Күбәләк агач астыннан оча. Кырмыска куак төбендә утыра. Май конгызы таш астына качкан); һәр балага бүләк итү өчен җәй темасына предметлы картинкалар яки уенчыклар, Р.Сәлмәнов сүзләре һәм көенә “Җәй” җырының аудиоязмасы.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, яз артыннан соң кайсы ел вакыты килә? (Җәй). (Балаларны активлаштыру). Карагыз әле, бүген безгә җәй үзе килде .(Җәй киеме кигән кыз керә һәм балалар белән исәнләшә). Җәй белән исәнләшегез әле! (Исәнме, җәй! Рәхим ит! Түрдән уз!). Балалар, ни өчен җәйне “чәчәкле җәй” диләр икән? (Балаларның җаваплары). Балалар, хәзер җәй турында җыр тыңлагыз әле. (“Җәй” җырының аудио язмасы куела, Р.Сәлмәнов сүзләре һәм көе). Җәй кызы, син дә балалар янына утыр. Без бүген балалар белән җәй турында сөйләшербез. Теләп шөгыльләнгән балага җәй кызы бүләкләр дә алып килгән. Балалар, сез җәйне яратасызмы? (Балаларның җаваплары). Җәй сезгә нәрсәсе белән ошый? (Җылы була, җиләкләр пешә, су коенабыз, урманда, бакчада ял итәргә рәхәт һ.б.). (Балаларны активлаштыру). Балалар, җәй кызы безгә менә шундый картинкалар алып килгән. Шул картинкаларга карап,җәй көне нәрсәләр күп була икән, шуны билгеләрбез.

Тәрбияче җыелма кесәгә (коврографка, фланелеграфка) берешәр картинка куя. Мәсәлән, чәчәкләр, гөмбәләр, күбәләкләр, яфраклар, кошлар, яңгырлар һ.б..

Тәрбияче.Балалар, бу картинкага карагыз әле, җәй көне нәрсәләр күп була? (Чәчәкләр төшерелгән картинка куя). (Җәй көне чәчәкләр күп була). (Активлаштыру). (Калган картинкалар белән дә шундый ук эш оештырыла). Балалар, булдырдыгыз! Җәй кызы сезгә башка төрле картинкалар да алып килгән. Ул картинкалар буенча җөмләләр төзергә кирәк.

Тәрбияче җыелма кесәгә икешәр картинка куя. Балалар җөмләләр төзиләр: Ромашка агач төбендә үсә. Гөл тәрәзә төбендә үсә. Гөмбә чыршы төбендә үсә. Күбәләк агач астыннан оча. Кырмыска куак төбендә утыра. Май конгызы таш астына качкан.

Тәрбияче. Балалар,сез бик матур һәм дөрес итеп җөмләләр төзедегез. Җәй кызын да, мине дә шатландырдыгыз. Балалар, хәзер түгәрәккә басыгыз әле. Җәй кызы сезнең белән уйнап алырга тели. Ул сезгә сүзләр әйтеп, туп ыргытыр. Сез ул сүз алдына”җәйге” сүзен куегыз. Мәсәлән, көн- җәйге көн; кояш- җәйге кояш; һава- җәйге һава, күлмәк-җәйге күлмәк, аяк киеме-җәйге аяк киеме, кәеф- җәйге кәеф, урман- җәйге урман. Балалар, Җәй кызы белән бик күңелле итеп уйнадыгыз.Урыннарыгызга утырыгыз! Картинкага карап җәй турында сөйләшербез. “Җәй җитте. Күктә кояш яктырта. Көн кызу. Балалар су коеналар, самокатта йөриләр. Кешеләр сарафаннар, шортылар кигәннәр. Җәй көне бик күңелле!” (Тәрбияче картинканы җыелма кесәгә куя). Балалар, кем җәй турында сөйләргә тели? (2-3 бала чакырыла). Балалар, Җәй кызына китәргә кирәк. Ул сезгә бик кызыклы биремнәр алып килгән. Сез аларны тырышып башкардыгыз. Җәй кызы сезгә күңелле җәй тели һәм сезгә бүләкләрен бирә. (Җәй темасына предметлы картинкалар яки уенчыклар бирә). (Саубуллашалар).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]