- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
Бурычлар:
1) балаларның бөҗәкләр турындагы күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү;
2) сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү, сүзлекне киңәйтү, кызыксынуын, төсләрне аера белү осталыгын үстерү.
3) бөҗәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлар: бөҗәкләр (май коңгызы, бал корты, күбәләк, чебен, черки, кырмыска) сурәтләнгән картинкалар.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән бүген бик кызыклы тереклек ияләре турында сөйләшербез. Нәрсәләр турында икән? Мин хәзер сезгә бер шигырь укыйм.Нәрсәләр турында икәнен шул шигырь аша белеп карагыз әле. Игътибар белән тыңлагыз:
Выжылдаган бөҗәкләрне
Күрсәм, жу итә йөрәк.
Миннән ярдәм көтәләр күк,
Җәлләтәләр бит бигрәк.(Мөҗәһит).
Балалар, шигырьдә нәрсәләр турында сүз бара? (Бөҗәкләр). Дөрес, бөҗәкләр турында. Сез нинди бөҗәкләр беләсез? (Балаларның җаваплары). (Балалар бөҗәкләрне атыйлар, тәрбияче бөҗәкләр төшерелгән картинкаларны җыелма кесәгә куя бара). Балалар, май коңгызы, бал корты, күбәләк, чебен,черки, кырмыска бер сүз белән ничек аталалар? (Бөҗәкләр). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, балалар, бөҗәкләр. Бөҗәкләр зурмы әллә кечкенәме? (Кечкенә). Дөрес, кечкенә. Бөҗәкләр - иң кечкенә тереклек ияләре. Әйдәгез, бергәләп кабатлагыз: бөҗәкләр - иң кечкенә тереклек ияләре. (Активлаштыру). Бөҗәкләрнең тышкы кыяфәтенә игътибар итегез әле, аларның нәрсәләре бар? (Канатлары, мыеклары, аяклары бар). (Активлаштыру). Бөҗәкләр нәрсә белән тукланалар, алар өчен нәрсә азык булып тора икән? (Үсемлекләр). (Активлаштыру). Бөҗәкләр ничек хәрәкәтләнәләр? (Очалар, йөгерәләр, үрмәлиләр). (Активлаштыру). Әйдәгез, уйнап алыйк әле. Уен “Ул нинди ?” дип атала. Мин сезгә бөҗәкләр төшкән картинкалар күрсәтәм. Сез бөҗәкләрнең нинди икәнен әйтегез. Бу нәрсә? (Күбәләк күрсәтә). (Күбәләк). Дөрес, күбәләк. Күбәләк нинди? (Матур, җиңел, төрле төсле (төсле-төсле). (Активлаштыру). Май коңгызы нинди? (Алтынсыман, алтын кебек ялтырый). Черки нинди? (Бәләкәй, кечкенә, усал). (Активлаштыру). Булдырдыгыз! Балалар, бөҗәкләр төрлечә хәрәкәтләнәләр. Әйдәгез, кайсы бөҗәк ничек хәрәкәтләнгәнен әйтеп карагыз. Май конгызы - (үрмәли, оча). (Активлаштыру). Күбәләк - (оча). (Активлаштыру). Бал корты - (оча). (Активлаштыру). Хәзер бармакларыгызга гимнастика ясап, ял итеп алыгыз!.
Чәчәккә кунган күбәләк, (Ике кулның да кул чукларын чалыштырып, кул аркаларын бер-берсенә тәңгәл китерелә - күбәләк утыра).
Күзен йомып утырмый!
Канат җәеп очып китә, (Учлар туры һәм киеренке, бармаклар туры).
Еласаң да тоттырмый! (Кул беләзекләре белән җиңел һәм кискен хәрәкәтләр ясап, күбәләк очканын күрсәтергә).
Балалар, ничек уйлыйсыз, бөҗәкләрне рәнҗетергә, юк итәргә ярыймы? (Юк). Дөрес,бөҗәкләрнең тынычлыгын бозарга ярамый. Кырмыска ояларын туздырмагыз. Бөҗәкләр тәбигатькә матурлык өстиләр. Балалар, бүген сезнең янга да күбәләкләр очып килделәр. Күбәләкләр нинди төстә? (Кызыл, сары, яшел, зәңгәр, шәмәхә, ак). (Активлаштыру). Хәзер һәрберегез берәр күбәләк алыгыз! (Алдан ук тәрбияче келәмгә күбәләкләр төсендәге чәчәкләр куя). Балалар, күбәләкләргә кошлардан качарга ярдәм итәбезме? (Әйе). Кошлар күрмәсен өчен, һәр күбәләкне үз төсендәге чәчәккә кундырырга кирәк: кызыл күбәләк- кызыл чәчәккә, сары- сарыга, яшел- яшелгә һ.б. Балалар, булдырдыгыз! Төсләрне бик оста аерасыз икән. Балалар, сез бүген нәрсәләр белдегез? Сезгә бигрәк тә нәрсә ошады? (Балаларның җаваплары). Мин сездән бик канәгать. Барыгызга да матур көн телим!
