Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт

Бурычлар:

1) балаларны транспорт төрләре белән таныштыруны дәвам итү, төренә карап, аларны классификацияләргә, бер транспорт төре турында тасвирлау хикәясе төзергә өйрәтү, Җиңү көне уңаеннан транспорт турындагы күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү;

2) балаларның диалогик сөйләмен, конкрет-образлы фикерләвен, классификацияләү осталыгын, игътибарын, кызыксынуын, сүзлек запасын үстерү;

3) ветераннарга карата хөрмәт, горурлану хисләре һәм коллективта эшләү теләге уяту, уңай атмосфера тудыру.

Җиһазлар: мольберт, сугыш чорында кулланылган транспорт үрнәкләре: машина, самолет; төрле транспорт төрләре (һава, җир өсте, су транспортлары), транспорт өлешләре (мәс. шасси, пропеллер, самолет койрыгы, салоны, канатлары һ.б.), сөйләү өчен схема.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, исәнләшәбез. Иртә белән кешеләргә сәлам бирү гадәте бар. Сары кояшка сәлам! Чиста һавага сәлам! Олылар һәм кечеләр, сезгә чын йөрәктән сәлам! Һәр яңа көнне яхшы кәеф белән башларга кирәк. Кәефебез күңелле һәм яхшы булсын өчен куллар тотышыйк, күзләрне йомыйк, йөрәгебездә булган җылылык һәм мәхәббәт чаткыларын бер - беребезгә бирик. Күзләребезне ачыйк, елмайик, бер –беребезгә хәерле иртә һәм яхшы кәеф телик.

Очрашканда кешеләр –

Олылар һәм кечеләр –

Бер-берсен сәламлиләр:

“Исәннәрмесез”, - диләр.

Очрашсалар бик иртә,

Бик матур теләк әйтә.

Нинди теләк? Кем әйтә?

Ул сүз...(Хәерле иртә)!

Күрешсәләр көндезен

Кышын, җәен,яз-көзен.

Нинди теләк әйткәнен

Кем белә?...(Хәерле көн)!

Күрешсәләр алар кич,

Сәлам бирми үтми һич.

Сәламләшү сүзләре

Булачак...(Хәерле кич)!

Җиңү көне турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Сугыш тәмамлангач, халкыбыз тыныч тормышта яши башлаган. Без хәзер җылы йортларда яшибез, матур бакчаларга йөрибез, теләгән уенчыкларыбыз белән уйный алабыз. Балалар, сугыш барган вакытта да кешеләргә төрле төр машиналар ярдәмгә килгән. Карагыз әле монда. (Тәрбияче машиналар күрсәтә). Нәрсә күрәсез? (Җиңел машиналар, йөк машиналары, автобуслар, трамвай, очкычлар). (Активлаштыру). Балалар, аларның барысын бер сүз белән ничек әйтергә була? (Транспорт). (Активлаштыру). Сугыш барган вакытта күбрәк йөк машиналарын кулланганнар. Ничек уйлыйсыз, йөк машиналары нинди эш башкардылар икән? (Солдатларны фронтка илткәннәр, азык-төлек, сугыш кирәк–яраклары: снарядлар, патроннар ташыганнар). Хәзерге вакытта да транспорт киң кулланыла. Балалар, карагыз әле, сугыш чорында кулланылган һәм хәзерге көндә кулланыла торган транспорт ничек аерыла? (Балаларның җаваплары). Әйе, хәзерге транспорт заманча ясалган, матур.

Безнең шәһәрдә нинди транспорт бар? (Автобуслар, трамвайлар, йөк машиналары, җиңел машиналар). (Тәрбияче балалар атаган транспортны рәсемдә күрсәтә). (Активлаштыру). Башка шәһәргә нинди транспорт белән барырга була? (Поезд, автобус, җиңел машина, очкыч). (Активлаштыру). Балалар, нинди транспорт рельслар буенча йөри? (Поезд, трамвай, троллейбус). Балалар, бу транспорт төрләре электр тогы белән эшли. Алар йөрсен өчен электр тогы кирәк. Йөк һәм җиңел машиналар, автобуслар, трамвайлар – болар барысы да коры җир транспорты дип атала. Алар коры җирдә йөриләр. (Тәрбияче бу транспорт төрләренең рәсемнәрен күрсәтә). (Активлаштыру). Суда нинди транспорт йөри? (Кораб пароход, көймә,). (Активлаштыру). Без әйткән көймә, пароход, кораб су транспорты дип атала. (Активлаштыру). Балалар, һавада нинди транспорт төрләре бар? (Самолет, вертолет). (Активлаштыру). Самолет, вертолет һава транспортына керә. (Активлаштыру).

Балалар, хәзер уйнап алабыз. Сезнең алда тартмалар ята. Анда төрле транспорт төрләре бар. Сез аларны игътибар белән карагыз, һәр транспорт төрен: су транспортын, һава транспортын, коры җир транспортын аерып күрсәтегез. (Балалар биремне үтиләр). Булдырдыгыз. Хәзер икенче уен уйнап алабыз. Уен “Дәвам ит” дип атала. Мин сезгә картиналар күрсәтәм, картиналарда транспорт сурәтләнгән. Сез аның нинди төргә кергәнен әйтерсез. (Тәрбияче мольбертка рәсемнәр элә). Көймә, пароход, теплоход – болар... (су транспорты). Самолет, вертолет – болар (һава транспорты). Автобус, машина, трамвай – болар (җир транспорты). Булдырдыгыз. Тагын бер уен үткәрербез. Мин сезгә транспортның өлешләрен күрсәтәм, сез транспортны атагыз. (Тәрбияче мольбертка транспорт өлешләрен куя). Койрык, канатлар, шасси, пропеллер - бу нәрсәнең өлешләре? (Очкыч). (Активлаштыру). (Машина, автобус, пароход белән дә эш шулай оештырыла).

Аз хәрәкәтле уен “Очкычлар”.

Балалар, нәрсә тизрәк: очкычмы, пароходмы? Нәрсә әкренрәк: көймәме, вертолетмы? Нәрсә авыррак: пароходмы, көймәме? (Балаларның җаваплары).

Хәзер сез машиналар турында сөйләрсез. Машина турында сөйләргә схема (схеманы мольбертка куя) ярдәм итәр:

  1. Бу нәрсә? Нәрсәне белдерә?

  2. Бу транспорт нинди төстә, аның нинди детальләре бар?

  3. Транспортның зурлыгы: зурмы әллә кечкенәме?

  4. Уенчык белән ничек уйнарга була?

Иң элек мин сөйлим, тыңлагыз. Бу йөк машинасы. Аның кабинасы кызыл төстә, кузовы яшел төстә.Тәгәрмәчләре кара. Машина кечкенә. Бу машинада кубиклар, уенчыклар ташырга була. Машина миңа бик ошый. (2-3 баланың хикәясе тыңлана, бәя бирелә). Булдырдыгыз, балалар!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]