Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема. Урман күлендә

Бурычлар:

1) балаларның [с], [з], [у], [ш] авазларын дөрес әйтүләрен ныгыту, [ж] авазының артикуляциясен исләренә төшерү, бу авазны сүзләрдә, фразаларда әйтүдә күнектерү, язның төп билгеләре, айлары, табигать күренешләре турындагы белемнәрен ныгыту; балаларның сүзлек запасын киңәйтү;

2) балаларның кызыксынуын, ишетү игътибарын, хәтерен, логик фикерләвен, вак моторикасын үстерү;

3) балаларда табигатькә сакчыл караш, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлар: фланелеграф, җылы яктан кайта торган кошлар тавышы белән, гөрләвек аккан тавышлар белән аудиоязмалар, елмайган кояшның, черкинең, ябалакның, баканың, еланның, май коңгызының контурлы сурәтләре, А3 форматында урман күле сурәтләнгән картина

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, күзләрне ял иттереп алыйк әле.

Кояш иртән торган да,

Болытларны санаган.

Башта өскә караган,

Аннан аска караган,

Уңга, сулга караган

Һәм күзләрен ул йомган.

Балалар текстка туры китереп, күзләр белән хәрәкәтләр ясыйлар. Балаларның күзләре йомык вакытта тәрбияче фланелеграфка елмайган кояш сурәте куя.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, безнең бүлмәдә нинди матур кояш чыккан. Кояш елмая, һава торышы матур, җылы. Ни өчен икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, чөнки урамда яз. Балалар, хәзер язның башымы, әллә ахрымы? (Яз ахыры). Сез моны каян белдегез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Балалар, сезнең урман күлен күрәсегез киләме? (Әйе). Күзләрегезне йомыгыз һәм тыңлагыз. (Кошлар сайраган тавыш ишетелә). Менә без урман күленә килеп чыктык. (Урман күле сурәтләнгән картина күрсәтелә яки бу сурәт экранда күрсәтелә). Балалар, яз килү белән урман төрле авазлар белән тула. Сез нәрсә ишетәсез? (Кошлар сайрый). Ә менә мин урман күленә гөрләвекләр ашыкканын һәм кар эрегән суның күлгә акканын ишетәм. Балалар, су акканда нинди тавыш чыга? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, с-с-с дигән авазлар ишетелә. Бергәләп кабатлыйк: с-с-с. (Балаларны активлаштыру). Су өстендә черкиләр безелдәп очып йөриләр. (Черкинең контурлы рәсеме куела). Черкиләр ничек җырлыйлар? (Без-з-з). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә мин бака чурлаган тавышны да ишетәм. (Баканың контурлы рәсеме куела). Балалар, бакалар ничек чурлый? (Чурр-чурр, бака-ка-ка). (Балаларны активлаштыру). Балалар, хәзер бармаклар белән бакаларның черки тотканын күрсәтербез.

.Учларыбызны җәеп,

Бакалар булып уйныйк. (Кулларның учы алга карый, баш бармак аерылып алга сузыла, башка бармаклар бергә кушылып, аз гына бөгелеп баш бармак белән тоташа). Балалар, ә монда бер ябалак та утыра. (Ябалакның контурлы рәсеме куела). Ул ничек кычкыра? (У-у-у). (Балаларны активлаштыру). Балалар, бу куаклар арасында нәрсәдер бар, бу бауга да охшаган, ләкин ул ышылдый. (Рәсемгә елан контурлы рәсемен куя). Бу нәрсә икән? (Елан). (Балаларны активлаштыру). Ул ш-ш-ш дип ышылдый. Балалар, әйдәгез бергәләп тыныч кына ышылдыйк: ш-ш-ш. (Балаларны активлаштыру). Ә хәзер кычкырып ышылдыйк: ш-ш-ш. (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Балалар, мин әле тагын күл өстендә “ж-ж-ж” дигән тавыш ишетәм. Бу нинди бөҗәкнең җыры? (Май коңгызы). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, май коңгызлары да уянган. (Май коңгызының контурлы рәсеме куела). Балалар, безгә май коңгызы кебек матур итеп җырлар өчен, тел уртасын аңкауга терәп, тел очын аскы тешләр артына яшерергә һәм тешләрне ябып, иреннәрне түгәрәкләп ясап аваз чыгарырга кирәк. Май коңгызы ничек ыжылдый. (ж-ж-ж). (Балаларны активлаштыру). Башта кызлар әйтеп карасын. (ж-ж-ж). (Кызларны активлаштыру). Хәзер малайлар әйтеп карасын. (ж-ж-ж). (Малайларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар! Без хәзер сезнең белән май коңгыз лары булырбыз.

Көндез коңгызлар очалар, ыжылдыйлар,

Төн җитсә, аркаларына яталар һәм әкрен генә кулларын, аякларын селкетәләр. (Сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар). Булдырдыгыз! Балалар, мин сезгә май коңгызы турында бер вакыйга сөйлим.

Безнең күл буенда бик күп матур чәчәкләр үсә. Бервакыт бер май коңгызы үз җырын җырлап очып йөргән. Ничек җырлый икән? (ж-ж-ж). (Балаларны активлаштыру). Әйе, “ж-ж-ж, минем су эчәсем килә”- ди. Ул бер матур зәңгәр кыңгырау чәчәге күргән дә, бик сөенгән: “Менә мин монда су эчәрмен” – ди икән. Кыңгырау чәчәге эченә керә дә: “ж-ж-ж, монда матур икән” – ди. Май коңгызы нәрсә дигән? (ж -ж-ж, монда матур икән). (Балаларны активлаштыру). Үзенең мыеклары белән кыңгырау чәчәгенең төбен татып карый да: “ж-ж-ж, бу бит тәмле сок” – дип сөенә. Балалар, май коңгызы ничек сөенә? (ж-ж-ж, бу бит тәмле сок). (Балаларны активлаштыру). Бу тәмле сокны эчкән дә, май коңгызы җырлаган: “ж-ж-ж, ж-ж-ж, ж-ж-ж, яшәүләре бик рәхәт”. Сез дә шулай итеп җырлап карагыз әле. (ж-ж-ж, ж-ж-ж, ж-ж-ж, яшәүләре бик рәхәт). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Май коңгызы шулай җырлаган, җырлаган да, йокыга киткән. Шул вакыт бер кечкенә кыз болын буйлап, чәчәк җыеп йөри икән. Кәрҗиненә төрле чәчәкләр җыйган да, өенә кайткан. Бервакыт ыжылдаган тавыш ишетелгән: “ж-ж-ж, мин кая эләктем, ж-ж-ж”. Кыз куркып калган. Май коңгызы ничек ыжылдаган (ж-ж-ж, мин кая эләктем, ж-ж-ж). (Балаларны активлаштыру). Менә, балалар, без урман күлендә йөрдек, хәзер бакчага кайтыр вакыт җитте. Күзләрегезне йомыгыз, безнең өчен кошлар җырлый. (Кошлар җырлаган тавыш ишетелә). Менә бакчага “кайтып та җиттек”. Балалар, сез урман күле янында нинди тавышлар ишеттегез? Нәрсәләр күрдегез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]