Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары

Бурычлар:

1) балаларны исем, сыйфат кулланып, гади җөмләләр төзергә өйрәтү, язның төп билгеләрен ныгыту; бирелгән сүзләргә антонимнар сайлауны формалаштыру, балаларның сүзлек запасын киңәйтү;

2) балаларның кызыксынуын, игътибарын, хәтерен, фикерләвен үстерү;

3) балаларда табигатькә сакчыл караш, дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлар: А3 форматында ике сюжетлы картина:

а) табигатьтә яз, кар эри, аю кышкы йокыдан уянмаган, аюның оясына кар сулары тулган да, аның туны чыланган;

б) аю йокысыннан уянган да, оясыннан чыгып киерелгән һәм өскә караган, күк йөзе чиста, зәңгәрсу.

Куянның, бүренең, тиеннең, песинең контурлы рәсемнәре, 5әр данә тиеннең, куянның, бүренең, май коңгызының, күбәләкнең, кырмысканың, 1 данә яңгыр болытының контурлы рәсемнәре, күңелле музыка аудиоязмасы.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче.

Яз килде, кояш көлде,

Дөньяга нур бөркелде.

Уянды бар агачлар,

Куанды алмагачлар.

(Резеда Вәлиева)

Балалар, шигырьдә елның кайсы вакыты турында сүз бара? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә сез язның нинди айларын беләсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз!

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә бер рәсем күрсәтәм. (Тәрбияче кышкы йокыдан уянган аю рәсемен күрсәтә) Әле аю кышкы йокыдан уянмаган иде. Менә аюның оясына кар сулары тулган да, аның туны чыланган. Аю йокысыннан уянган да, оясыннан чыгып киерелгән һәм өскә караган. Өскә карагач, нәрсә күргән? (Һава, күк йөзе). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә күк йөзе нинди? (Язгы, чиста, зәңгәрсу, биек). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Әйе, яз көне күк йөзе нәкъ шундый була. Анда ак болытлар йөзә. Менә аю һавага карый да, уйга бата: “Эх, минем канатларым булса иде, зәңгәрсу һавада йөзәр идем. Очар идем дә, кояш, зәңгәр болытлар турында җырлар идем”, - ди. Кинәт кенә аюга бөтен нәрсә зәңгәрсу булып күренә: кошлар да, агачлар да, үләннәр дә, хәтта кояш та. Аю йоклап киткән икән бит. Ул тәмле төш күрә.

Аю зәңгәр төш күрә:

Зәңгәр үлән,

Зәңгәр урман,

Хәтта сары кояш та

Зәңгәр булып күренә.

Әйдәгез, аю белән бергә без дә күзләрне йомыйк та, үләннәрне, болытларны күз алдына китерик. Матурмы? Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз. Балалар, сез беләсезме, һәр болытның кешеләрнеке кебек кәефе я күтәренке, я төшенке була. Алар бер-берсенә охшамаганнар. Әгәр болытларның кәефе күтәренке булса, алар нинди була? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әгәр болытларның кәефе төшенке булса, ул нинди була? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Болытлар арасында аю зур кояшны күреп ала. Балалар, кояш нинди? (Якты, нурлы, җылы, ягымлы, язгы). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Аю як-ягына караган да, агачлар, үләннәр, чәчәкләр, төрле җәнлекләр күргән. Әйдәгез, без дә карыйк әле, аю нинди җәнлекләр күргән икән? (Тәрбияче куянның, бүренең, тиеннең, песинең контурлы рәсемнәрен күрсәтә). Балалар, монда ничә җәнлек бар? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, күп, бергәләп саныйк әле: бер, ике, өч, дүрт. Ничә җәнлек булды? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, кайсы җәнлек артык? (Песи). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, ни өчен? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, песи йорт хайваны, ә башкалар кыргый хайваннар. Балалар, тагын кайсы җәнлекне артык дип әйтеп була? (Тиен). Ни өчен? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, тиен агачта яши, йөри, ә башка җәнлекләр җирдә йөри. Булдырдыгыз! Балалар, менә аю нинди урман күргән. (Тәрбияче язгы урман сурәтләнгән рәсем күрсәтә). Ләкин бу урманда берәү дә юк. Балалар, әйдәгез һәр җәнлеккә, бөҗәкләргә үз урыннарын табарга ярдәм итик.

Күңелле көй яңгырый. Тәрбияче балаларга тиеннең, куянның, бүренең, май коңгызының, күбәләкнең, кырмысканың контурлы сурәтләрен тарата. Балалар бу сурәтләрне урман рәсеменә ябыштыралар. Яңгыр болыты сурәтен тәрбияче ябыштыра.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Менә безнең урманыбыз матурланды. Балалар, монда бер яңгыр болыты килеп чыкты һәм яңгыр ява башлады. Әйдәгез, без дә уйнап алабыз. Мин “әни” болыт булырмын, ә сез минем балаларым – тамчылар булырсыз. (Күңелле музыка яңгырый). Тамчылар җиргә очып төшәләр. Сикерәбез, уйныйбыз. Аларга берәрләп сикерү күңелсез булган, дүртәр булып берләшеп, гөрләвек ясаганнар. Бу гөрләвекләр барысы да очрашкан да, бер зур елгага әверелгәннәр. (Балалар кулга кул тотынышалар, бер-бер артлы йөриләр). Бу елга аккан, аккан да бер океанга кушылган. (Балалар кулга кул тотынышып зур түгәрәк ясыйлар). Бу тамчылар океанда йөзеп озак кына йөргәч, әниләре – болытның сүзе исләренә төшкән. Ул бит аларга кайтырга кушкан иде. Шул вакыт кояш кыздыра башлый. (Балалар чүгәлиләр). Тамчылар җиңеләеп калганнар һәм өскә күтәрелә башлаганнар. (Балалар кулларын күтәреп, өскә тартылалар). Кояш җылысында алар парга әйләнгәннәр һәм әниләре – болыт янына кайтканнар. Булдырдыгыз балалар! Шул вакыт аюга бик күңелсез булып киткән һәм ул дуслары – башка аюлар янына барырга уйлаган. Баргач, иптәшләренә бер бик кызык уен өйрәткән. Әйдәгез бу уенны без дә уйныйбыз. Уен “Барысы да киресенчә” дип атала. Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез аның киресен әйтерсез. Зур - (кечкенә, бәләкәй). Әче - (баллы). Кайнар - (салкын). Йомшак - (каты). Киң - (тар). Булдырдыгыз балалар! Сезгә бүген эшчәнлек ошадымы? Сез бүген нәрсәләр белдегез? Сез бердәм булганга, бер-берегезгә ярдәм иткәнгә сезгә барысы да җиңел генә бирелде.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]