Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка

Бурычлар:

1) татар халкының кул эшләре белән таныштыру; тәрбияченең сөйләмен аңларга, сорауларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү;

2) сенсор культураны, сүзлек байлыгын, сөйләмнең грамматик төзелешен үстерү;

3) халкыбызның кул эшләре белән кызыксыну, чисталык, пөхтәлек, тырышлык, киемнәргә сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: кәрәҗингә салынган йон җеп йомгаклар, төрле төстәге һәм бизәкле берничә пар бияләй, перчаткалар, төсле кәгазьдән киселгән бияләй формасы, түгәрәкләр һәм кәгазь тасмалар (аппликация өчен).

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, кулга кул тотынышып басыгыз! Әйдәгез, башта пышылдап, аннары гадәти тавыш белән, аннан соң кычкырып “Хәерле иртә!” – дип әйтәбез. (Тәрбияче башына яулык бәйли, ә кулына кәрҗин тота). Мин – әби. Карагыз әле, минем кәрҗинемдә нәрсәләр бар икән? (Балаларга йон җебеннән ясалган йомгаклар тарата). Нәрсә бу, балалар? (Йомгаклар). Әйе, йон җебеннән ясалган йомгаклар. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). (Балалар йомгакларны карыйлар). Алсу, синең йомгагың нинди төстә? Гүзәл, синеке нинди төстә? (Балаларның җаваплары). (Активлаштыру). Йомгакны өстәлдә тәгәрәтеп карыйм әле. Сез дә тәгәрәтеп карагыз!. (Балалар тәгәрәтәләр). Йомгаклар тәгәриме? (Тәгәри). Ни өчен тәгәри? (Аның почмаклары юк). Әйе, балалар, почмаклары булмагач, йомгак тәгәри. Балалар, йомгаклар нинди формада? (Шар формасында). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Йомгаклар нинди төстә? (Сары, зәңгәр, кызыл). Аларның сары, зәңгәр, кызыл төстә булуын бер сүз белән ничек әйтергә була? (Төрле төстәге, төрле төсле). (Активлаштыру). Йомгаклар нәрсәгә охшаганнар? (Сары йомгак кояшка, зәңгәр йомгак тупка, кызыл йомгак кызарган алмага охшаган). (Балаларны активлаштыру). Балалар, йомгаклар җептән ясалган. (Сүтеп күрсәтә, аннары кире урый). Менә шулай җепне урый-урый йомгак килеп чыга. Сез дә шулай эшләп карагыз. Җепне азрак сүтегез һәм кире урагыз. Менә шулай! Булдырасыз! Балалар йомгак йон җебеннән ясалган. Бу нинди җеп? (Йомгактагы җепне күрсәтә). (Йон җеп). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Йон җепне тотып карагыз. Ул нинди? (Йомшак, калын, җылы). Йон җеп нәрсә өчен кирәк дип уйлыйсыз? (Бәйләр өчен). Бик дөрес! Йон җебеннән нәрсә бәйләргә була? (Балаларның җаваплары). Сезнең әбиләрегезнең, әниләрегезнең бәйләгәнен күргәнегез бармы? (Балаларның җаваплары). Алар нәрсә белән бәйлиләр? (Энә белән, крючок (кечкенә ыргак) белән). Хәзер мин дә сезгә бәйләп күрсәтәм. (Тәрбияче берничә рәт бәйли). Бәйләгәч, менә шундый бияләйләр килеп чыкты. (Кәрәҗиннән берничә пар бәйләнгән бияләй алып өстәлгә куя). Балалар, безгә бияләйләр ни өчен кирәк? (Балаларның җаваплары). Минем кәрҗинемдәге бияләйләр буталып беткәннәр. (Күрсәтә). Бертөрле төсле һәм бертөрле бизәкле бияләйләрне табып, парлап тезеп куегыз әле. (Балалар бияләйләрнең парларын табалар). Бияләйләрне битегезгә куеп карагыз әле. Алар нинди? (Йомшак). (Активлаштыру). Хәзер кулыгызга киегез. Нинди? (Җылы). (Активлаштыру). Мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табыгыз:

Бер агачта биш тармак,

Тармагы саен бармак. (Перчатка).

(Балаларның җаваплары). Дөрес, балалар, перчатка. Әйдәгез, бергәләп кабатлагыз: перчатка. Бу сүз рус телендә дә, татар телендә дә шулай әйтелә. Куллар туңмасын өчен, бияләйдән тыш тагын нәрсә кияләр? (Перчатка). (Кәрҗиннән перчаткалар алып балаларга күрсәтә). Балалар, перчаткалар формасы буенча бияләйләргә охшаганмы? (Юк). Дөрес, перчаткалар формасы буенча бияләйләргә охшамаганнар. Перчаткада һәр бармак өчен аерым “бүлмә” бар. Балалар, бияләй дә , перчатка да куллар туңмасын өчен безгә бик кирәк. Аларны кигәч, бармакларга җылы. Безнең курчакларның бияләйләре юк. Әйдәгез, аларга матур бияләйләр ясап бирик. (Тәрбияче кәгазьдән киселгән бияләй формасы тарата. Балалар аппликация ясыйлар). Балалар курчаклар бик шатланырлар, сезгә рәхмәт әйтерләр. Чиста, пөхтә итеп эшләргә тырышыгыз! Булдырдыгыз!

Балалар, менә курчакларга да бияләйләр булды. Сезнең дә һәрберегезнең бияләе бар. Бияләйләрне сезнең өчен әниләр, әбиләр бәйли. Аларны саклап кияргә, юешләнсә, киптерергә куярга кирәк. Кешеләр электән үзләрен шулай салкыннан сакларга өйрәнгәннәр, җылы бияләйләр, оекбашлар, шарфлар, кофталар бәйләгәннәр. Безнең халкыбыз һәрвакыт тырыш булган. Сез дә бүген бик тырыштыгыз. Әйдәгез, үзебезне мактап кул чабыйк!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]