- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
Бурычлар:
1) сюжетлы картинаның персонажларын игътибар белән карау, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү, тәрбияче белән бергә сөйләү осталыгын формалаштыру, эчтәлекне сөйләгәндә иҗадилык элементларын куллануга ярдәм итү, сөйләмне сыйфатлар куллану хисабына баету;
2) балаларның игътибарын, күрү хәтерен, тыңлау осталыгын, танып белүләрен, кызыксынуларын үстерү;
3) йорт хайваннарына карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
Җиһазлар: “Эт көчекләре белән” дигән сюжетлы картина, Л.Лерон сүз., З.Гыйбадуллина көенә язылган “Көчегем” дигән җырның аудиоязмасы.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Балалар, тыңлагыз, мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез җавабын әйтерсез.
Кешенең дусты, йортның сакчысы.
Кем җавабын әйтә? (Эт). (Балаларны активлаштыру). Бүген “Эт көчекләре белән” дигән картинаны карарбыз, аннан соң аның буенча хикәя төзәрбез. (Тәрбияче картинаны балаларга күрсәтә). Картинада нәрсә сурәтләнгән? (Эт). (Балаларны активлаштыру). Эт нинди? (Зур, кара, йонлач, мәрхәмәтле). (Балаларны активлаштыру). Эт нәрсә эшли? (Ята, ял итә, күзәтә, йортны саклый, сакта тора). (Балаларны активлаштыру). Беренче көчек нәрсә эшли? (Тәрбияче эт белән бергә яткан көчеккә күрсәтә). (Әнисе белән янәшә ята). (Балаларны активлаштыру). Икенче көчек нәрсә эшли? (Тәрбияче чыпчыкларга карап торучы көчеккә күрсәтә). (Чыпчыкларны күзәтә). (Балаларны активлаштыру). Балалар, карагыз әле, савытка (мискига) азыкны кем куйган икән? (Хуҗа, яисә хуҗаның малае, кызы). (Балаларны активлаштыру). Ничек уйлыйсыз, савытта нинди азык икән? (Сөт, ит, сөяк). (Балаларны активлаштыру). Картинада тагын нәрсәләр сурәтләнгән? (Чыпчыклар). (Балаларны активлаштыру). Чыпчыклар нәрсә эшли? (Савыттагы азыкны чүплиләр). Чыпчыклар нигә очып китмиләр? (Балаларның җаваплары). Дөрес, алар эт белән көчекләрдән курыкмыйлар, чөнки алар бик мәрхәмәтле. (Балаларны активлаштыру). Картинада тагын нәрсә сурәтләнгән? (Эт оясы). (Балаларны активлаштыру). Яңгыр яуганда, җил искәндә, карлар яуганда эт үзенең оясына керә, анда ял итә, суыктан, җилдән саклана. Эт оясын кем төзеде икән? (Йорт хуҗасы). (Балаларны активлаштыру). Әйе, йорт хуҗасы эт, аның көчекләре турында кайгырта. Ул эткә оя ясаган, аны ашата, эчертә. Эт тә хуҗага булыша. Ул аның йортын караклардан саклый. Балалар, ана эт үзенең көчекләре турында ничек кайгырта? (Балаларның җаваплары). Ана эт көчекләрен бик ярата. Ул аларны кирәк булса яклый да, саклый да. Аның күзләре бик ягымлы. Ул балаларына яратып карап ята.
Хәзер уйнап алырбыз. Уен “Кем бик игътибарлы?” дип атала? Мин картинаны алып куям, сезгә сораулар бирәм. Картинада ничә көчек сурәтләнгән? Ничә савыт бар? Эт нинди төстә? Нинди кошлар азык белән тукланалар? Эт кайда ята: җирдәме, җәймәдәме? Балаларның җаваплары картина элементларын чагыштырып карау юлы белән тикшерелә.
Без картинаны игътибар белән карадык. Сорауларга җавап бирдек. Хәзер картина буенча хикәя төзәргә өйрәнербез. Өйгә кайткач, эт һәм аның көчекләре турында әниегезгә - әтиегезгә сөйләрсез. Аларга сезне тыңлау күңелле булыр.
Картинада эт ...( көчекләре белән) сурәтләнгән. Ана эт зур, тагын нинди? (кара, йонлач). Аның ике ...(көчеге) бар. Берсенең исеме...(Акбай), икенчесенеке...(Актырнак). Көчекләр...(кечкенә). Алар турында тагын нәрсә әйтеп була? (Алар шаян, йомшак). Эт белән көчекләр төшке ашны ашаганнар. Йорт хуҗасы савытка...(аш белән ит) салган. Эт...(көчекләре белән) итне һәм ашны... (ашап бетергәннәр). Аш бик ...(тәмле). Ашап алгач, ана эт...(ял итәргә) булган. Акбай әнисе янына ...(ятты). Актырнак бик шаян, ул ...(чыпчыкларны) күзәтә. Эт көчекләре белән безгә бик...(ошады).
Хәзер “Көчегем” дигән җырны тыңлыйк һәм кушылып җырлыйк. (Тәрбияче Л.Лерон сүз., З.Гыйбадуллина көе “Көчегем” дигән җырның аудиоязмасын куя).
