- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
Бурычлар:
1) балаларның әниләр бәйрәме турындагы мәгълүматларын киңәйтү, әниләр бурында тасвирлау хикәясе сөйләргә өйрәтү;
2) балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерләрен, фотография кулланып, эзлекле сөйләүләрен үстерү;
3) әниләргә мәхәббәт һәм аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Җиһазлар: әниләрнең фотографияләре, кәгазьгә берничә ваза ябыштырылгын, чәчәкләр силуэтлары.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Кадерле балалар, мин сезгә бер әкият сөйлим. Борын – борын заманда яшәгән ди бер тылсымчы. Ул гаҗәеп оста кеше булган. Бу тылсымчы кадаксыз йорт төзи алган, теләсә, кыш көне урамда чәчәкләр үстергән, җәен Кыш бабайны чакыра алган. Арысланны тычканга, чебенне – филгә әйләндерә алган. Ләкин әниләрен тыңламаган, аларның кәефен бозган балаларга ул булыша алмаган. Бу очракта аның тылсымлы сүзләре ярдәм итмәгән. Тылсымчы әйтә торган булган: иң якын кешеләр генә кешене бәхетле итә. Тылсымчылар бу очракта көчсез. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, әниләр өчен иң якын кеше кем ул? Әни арган чакта кем аңа булыша ала, кәефен яхшырта, арганлыгын бетерә? (Балаларның җаваплары). Дөрес әйтәсез. Балалар, сез, әниләр яшь, матур, бәхетле, ягымлы булсын дисәгез, үзегез могҗизалар эшли аласыз. Моның өчен әниләргә игътибарлы булырга, аларны тыңларга, күбрәк ягымлы, иркәләү сүзләрен әйтергә кирәк. Сез әниләрегезгә нинди ягымлы сүзләр әйтәсез? (Балаларның җаваплары).
Сездә әниләрегезнең фотографияләре бар. Хәзер әниләрегез турында сөйләрсез. Минем дә әнием бар. Менә аның фотографиясе. Әнием турында сөйләгәнне тыңлагыз әле. Минем әниемнең исеме Әминә. Ул озын буйлы, сары чәчле, зәңгәр күзле. Әнием табиб булып эшли. Ул эшен бик ярата. Өйдә тәмле ашлар, бәлешләр пешерә. Мин аны яратам. Балалар, мин башта нәрсә турында сөйләдем, ә аннан соң? Мин хикәяне ничек тәмамладым? (Балалар әниләре турында сөйлиләр, тәрбияче аларның сөйләмен бәяли). Хәзер ял итеп алырбыз
Әнигә булышам – керләрне юышам, (Кер юу хәрәкәте ясыйлар)
Югачтын әйбәтләп чайкатып аламын (Кер чайкау хәрәкәте ясыйлар).
Чайкагач, көч белән ныгытып сыгамын (Керне сыгу хәрәкәте ясыйлар)
Һәм бауга эләмен. (Керне элеп кую хәрәкәте ясыйлар).
Кипкәчтен шәп итеп үтүкләп куямын. (Уң кулга үтүк “тотып” үтүкләү хәрәкәте ясыйлар).
Булдырдыгыз! Менә кер дә юып карадыгыз. Бик тырыштыгыз.
Балалар, тиздән нинди бәйрәм якынлаша? (Әниләр бәйрәме). (Активлаштыру). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Дөрес, балалар, әниләр бәйрәме якынлаша. Әниләр бәйрәме – иң ягымлы, иң гүзәл, иң матур бәйрәм, чөнки әниләр безнең иң кадерле кешеләребез. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Безнең әниләребез - ягымлы, гүзәл, иң матур затлар. Шуңа күрә әниләр бәйрәме - иң ягымлы, иң гүзәл, иң матур бәйрәм. Балалар, әниләр бәйрәмен елның кайсы вакытында билгеләп үтәләр? (Яз көне). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Дөрес, балалар, әниләр бәйрәмен яз көне бәйрәм итәләр. Яз билгеләрен әйтегез әле. (Кар эри, боз сөңгеләре барлыкка килә, көннәр җылына). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, 8нче Март әниләр бәйрәме генә булып торамы? Тагын кемнәр бәйрәме соң 8нче Март? (Әбиләр, апалар, кызлар бәйрәме). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Дөрес, балалар, 8нче Март - әниләр, әбиләр, апалар, кызлар бәйрәме. Икенче төрле аны хатын-кызлар бәйрәме диләр. Әйдәгез, бергәләп кабатлагыз: “Хатын-кызлар бәйрәме”. Булдырдыгыз! Балалар, әниләрегез бик тырышып эшлиләр. Эштән кайткач та, әниләрнең өйдә эше күп. Алар нәрсәләр эшлиләр? (Ашарга әзерлиләр. Кер юалар. Савыт-саба юалар). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, сез әниләрегезгә булышасызмы? Нәрсәләр эшлисез? (Балаларның җаваплары). Бик яхшы, балалар! Әйе, сез инде чәй өстәле әзерли беләсез, шуңа күрә өстәл әзерләгәндә кирәкле савыт-сабаны өстәлгә куярга, ашагач җыеп куярга ярдәм итә аласыз. Әниләргә, әбиләргә булышырга кирәк. Бәйрәмдә бүләкләр бирәләр. Әниләр өчен без гадәти булмаган букет ясарбыз. Менә бу ваза сурәте. Вазага чәчәкләр ябыштырырбыз. Эшләп бетергәч, вазаны әниләр почмагына эләрбез. (Балалар өстәл артына утыралар, контур буенча чәчәкне кисеп алалар, вазага ябыштыралар).
