- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
Бурычлар:
1) балаларның транспорт (поезд) һәм аның төп билгеләре (төс, материал) белән таныштыруны дәвам итү, яшелчәләр (кишер, чөгендер) турындагы белемнәрне ныгыту;
2) яшелчәләрнең тышкы күренеше, тәме, формасы буенча (кишер, чөгендер) аера белү осталыгын, игътибарын, кабул итүләрен, диалоглы сөйләмен, сенсор сәләтләрен үстерү, [у] авазын дөрес әйтүләренә ирешү;
3) балаларда табигатькә уңай караш тәрбияләү.
Җиһазлар: паровозы һәм вагоннары төрле төстә булган поезд, “басу” күренеше, кәгазьдән ясалган кишер һәм чөгендер “түтәле”, яшелчәләр: кишер, чөгендер.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче өстәлендә паровозы һәм вагоннары төрле төстә булган поезд тора.
Тәрбияче поездга күрсәтә: балалар, бу нәрсә? (Поезд). (Балаларны активлаштыру). Әйе, бу поезд. Поездның паровозы һәм вагоннары бар. Әйдәгез, поездны игътибар белән карыйк әле. Бу паровозның нәрсәсе? (Балалар паровозның өлешләрен атыйлар: торба, тәгәрмәчләр). Паровоз нинди төстә? (Балаларны активлаштыру). Вагоннар нинди төстә? (Тәрбияче балаларны өстәл янына чакыра һәм кулга вагонны алып, аны карарга һәм өлешләрен атарга тәкъдим итә). Сез ничек уйлыйсыз, безнең поезд кая бара икән? (Балаларның җаваплары). Кемнең поезда барганы бар? Илдар, син поезда кая бардың? Кем белән? Поезд нинди иде? (Активлаштыру). Балалар, поездны нинди материалдан ясаганнар? (Балаларны активлаштыру). Әйе, поездны металлдан ясаганнар. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, поездның тәгәрмәчләрен нинди материалдан ясаганнар? (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Тәрбияче сөйли: Балалар поезда баралар. Поезд зур һәм матур. Поездның тәрәзәләре чиста һәм якты. Поезд тиз бара. Балалар, хәзер без дә поезда барырбыз. Мин паровоз булам, сез вагоннар булырсыз. (Балалар, тәрбиячегә тотынып, берсе артына икенчесе басып, поезд кебек баралар). Поезд китте.
Алга таба барабыз
Тик – так - так!
Тик – так - так!
Гөрләп чаба паровоз.
Юл тап – тап,
Юл тап – тап,
Ак төтен артта кала:
Пух – пах – пух!
Пух – пах – пух!
Вагоннар җырлап чаба:
Ах – ах – ух!
Ах – ах – ух!
Сыбызгы яңгырап китә:
Ту – ту – ту!
Ту – ту – ту!
Тавышы еракка җитә:
Уу – уу – уу!
Уу – уу – уу!
Менә килеп тә җиттек. Поезд безне басуга алып килде. (Тәрбияче балаларны басу кебек ясалган урынга алып килә. Анда “кишер”, “чөгендер” өемнәре). Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, тыңлагыз. Җавабын табарга тырышыгыз.
Өсте яшел, асты кызыл,
Җирдә үсә.
Кем белә, бу нәрсә? (Кишер). (Балаларны активлаштыру). Әйе, бу кишер. (Кишер күрсәтә). Кишер кайда үскән? (Кишер басуда үскән). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Бергәләп кабатлагыз әле: “Кишер басуда үскән”. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, һәрберегез берәр кишер алыгыз. Кишер нинди төстә? (Кызгылт сары). Әйе, кызгылт сары кишер. (Балаларны активлаштыру). Балалар, кишерне кулыгыз белән тотып карагыз әле. Менә шулай. (Тәрбияче үзе күрсәтә). Ул шомамы? (Шома). (Балаларны активлаштыру). Ә хәзер бармакларыгыз белән басып карагыз. Ул йомшакмы яки катымы? (Каты). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, балалар, кишер үзе шома, үзе каты. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйбыз: шома һәм каты кишер. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау). Кишердән нәрсәләр ясыйлар? (Сок, салат ясыйлар, пирог пешерәләр, ашка салалар, кәбестә тозлаганда салалар, пылау пешергәндә турыйлар һ.б.). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар).
Балалар, бу нәрсә? (Тәрбияче балаларга чөгендер күрсәтә). Әйе, чөгендер. (Балаларны активлаштыру). Чөгендер нинди төстә? (Кызыл). Әйе, кызыл чөгендер. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлау). Чөгендер нинди формада? (Шар формасында). Әйдәгез, кулларыгыз белән шар ясап күрсәтегез әле. (Балалар күрсәтәләр). Балалар, чөгендер шарга охшаган. Ә тагын нәрсәгә охшаган? (Түгәрәккә охшаган). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, бармакларыгыз белән чөгендергә басып карагыз әле. Менә шулай. Чөгендер катымы яки йомшакмы? (Каты). (Балаларны активлаштыру). Чөгендерне кулыгыз белән тотып сыйпап карагыз әле. Чөгендер кытыршымы әллә шомамы? (Шома). (Балаларны активлаштыру). Балалар, чөгендер нинди? (Чөгендер кызыл, түгәрәк, каты, шома). (Балаларны активлаштыру). Чөгендер кайда үсә? (Чөгендер басуда үсә). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Чөгендердән нәрсәләр ясыйлар? (Салат,винегрет ясыйлар, борщ пешерәләр). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, кишер һәм чөгендер - яшелчәләр. Яшелчәләрне язын утырталар, җәй буе аларга су сибәләр, аларны карыйлар. Көз җиткәч казып алалар. (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Яшелчәләрне һәрвакыт юып ашарга кирәк. Ә хәзер мин сезне кишер белән сыйлыйм. Ашап карагыз әле, кишернең тәме нинди? (Баллы, тәмле). (Балаларны активлаштыру). Кишер кетер-кетер киләме? Әйе, кишер кетер-кетер килә. (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар! Хәзер бакчага кайтабыз. Бер - берегезгә тотыныгыз. Менә шулай.
