Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)

Бурычлар:

1) сәнгать әсәрләре аша балаларның сөйләм культурасын, татар халкының әдәби әсәрләрен белү теләге формалаштыру, сөйләм нормаларын үзләштерү;

2) татар җыр-биюләренә соклану, алар белән кызыксыну теләкләрен үстерү;

3) ана телендә аралашырга теләк уяту, үз гаиләң, әти-әниең белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлар: плакатлар, чакыру билетлары, фотокүргәзмә, рәсем күргәзмәсе, табигый материаллар, курчак, медальләр, бүләкләр, “Совет Армиясе маршы” С. Сәйдәшев муз.,“Солдатлар” К.Булатова сүз., М.Минһаҗев көе, Көчегем” Л.Лерон сүз., З.Гыйбадуллина көе,“Чишмә янында” биюе өчен көй аудиоязмалары.

Кичә барышы.

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Тамашачылар урынында балаларның әниләре утыра. Музыка астында балалар керә, залның ике ягына утыралар.

Тәрбияче. Хөрмәтле тамашачылар һәм балалар. Бүген бездә зур бәйрәм - әтиләр бәйрәме. Хәзер барыбыз да басыйк һәм кул чабып безнең яраткан, кадерле әтиләребезне зал түренә чакырыйк. (Музыка астында әтиләр керә, үзләренә хәзерләп куелган урыннарга утыра.)

1 нче бала.

Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Ул иң-иң көчле кеше.

Юк бүтән аның ише.

Ул зирәк тә, шаян да,

Акыллы да, әйбәт тә.

Кем дисезме ул кеше?

Минем әти, әлбәттә!

2 нче бала.

Һәр вакытта иңнәремдә

Тоям әти кулларын.

Әти янәшә булганда

Якты булыр юлларым.

3 нче бала.

Үзе бик уңган булганга,

Ялкауны сөйми әти.

Эш сөючеләрне мактап

Гел безгә сөйли әти.

4 нче бала.

Син, әтием, минем өчен

Бар дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

Хөрмәтле әтиләр, без сезнең иң-иң уңган, иң-иң тырыш, иң-иң булган икәнлегегезне беләбез, шуңа бәйрәмебезне дә ярыш формасында уздырабыз. Әниләребез жюри әгъзалары булыр.

1 нче ярыш. “Мең дә бер кичә”. Әни кешенең кичкә таба бик каты итеп башы авырта башлады. Ә бала көн дә әкият тыңлап йоклап китәргә гадәтләнгән. Кем үзенең якыннарына авыр чакта ярдәм итәргә тели? (Әтиләр әкият сөйли).

Бала.

Без сезне бик яратабыз,

Бәйрәм белән котлыйбыз

Бүләк итеп үзегезгә

Бер матур җыр җырлыйбыз.

Җыр “Солдатлар” К.Булатова сүз., М.Минһаҗев көе.

2 нче ярыш. “Үзеңне таныйсыңмы?”. Ә хәзер үзегезгә читтән, балаларыгыз күзе белән карагыз.Үзегезне танырсызмы? (Тәрбияче балаларның үз әтиләре турында сөйләгәннәрне укый. Үзен таныган әти баса).

Бала.

Әтием.

Әнием янында әтием булганда,

Без бергә булганда – күңелле бар дөнья.

Кирәксә, үтүкне төзәтеп бирә ул.

Әти бит ир кеше, бар эшне белә ул.

Әнигә күтәртми әтием сумканы.

Үскәч, мин күтәреп кайтырмын аларны.

Иң матур, иң көчле, иң әйбәт кеше дә -

Ул минем әтием. Иң якын, кадерле,

Иң кирәк кеше дә - ул минем әтием!

3 Нче ярыш.

“Әлли-бәлли, бәбкәем”. Өйдә яшь бала барында әнигә бик авырга туры килә: ашарга да пешер, өйне дә кара, бала да күп вакытны ала, җитмәсә, кайвакытта төннәр буе елап чыга. Сез барда әни кеше азрак ял итеп алсын. Кайсыгыз баласына бишек җырын җырлап күрсәтә? (Әтигә бала кебек төрелгән курчак бирелә).

Бала.

Әтиләрне мактаганга без дә каршы килмибез.

Карап торыгыз, әтиләр, сезнең өчен биибез!

“Парлы бию”.

4 нче ярыш. “Табын күрке-чәк-чәк”. Ә хәзер әтиләргә яңа бирем – үзегез белгән татар халык ашлары исемнәрен языгыз. Кем күбрәк яза ала? Ә яраткан ашларыгызның астына сызыгыз. Моны әниләребез күрми калмас, шул ризыкларны ешрак әзерләргә тырышыр, чөнки алар “Ир-ат йөрәгенә юл – ашказаны аша” дигән гыйбәрәне беләләр дип уйлыйм.

Бала.

Сез көчле дә, сез кыю да, сез уңган да, әтиләр.

Тагын җыр бүләк итәрбез, сез тыңлагыз, әтиләр.

Җыр “Көчегем” Л.Лерон сүз., З.Гыйбадуллина көе.

5 нче ярыш. “Оста куллар”. Балагыз әле бер уенчыгын ала, әле икенчесен, тик уйнап китә алмый. Аңа нинди дә булса яңа уенчык кирәк. Кайсы әти үз баласына ярдәм итәргә тели? (Табигый материаллардан уенчык ясарга).

Шушының белән ярышларыбыз тәмам. Жюри әгъзалары киңәш-табыш иткән арада әтиләребезгә тагын бер бию тәкъдим итәбез.

Бию. “Чишмә янында”.

Сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.

Әни. Без барлык әниләр сөйләштек, киңәштек тә, барлык әтиләр дә иң яхшы, иң уңган, иң булган, иң оста, иң акыллы, иң моңлы, иң бала җанлы дигән фикергә килдек. Шуңа күрә һәр әтигә дә беренче урынны бирергә булдык.

Тәрбияче. Жюри фикере белән мин дә килешәм, чөнки бүлмәбезгә ремонт ясыйбызмы, түтәлләр казыйбызмы, ком ташыйбызмы, уенчыклар ремонтлыйбызмы – бөтен эштә дә тәрбиячеләргә әтиләребез ярдәмгә килә. Моның өчен аларның барысына да зур рәхмәт. Ә хәзер аларга “Иң яхшы әти” медале һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырыла. (Әтиләр тезелеп баса, әниләр аларга тасмага тагылган медальләрне кидерә, балалар үзләре ясаган бүләкләрне тапшыра.) Бәйрәмебезнең соңгы өлеше – гаилә белән кичке чәй эчү. Табынга рәхим итегез.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]