Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема. Очучылар

Бурычлар:

1) балаларны очкычның (самолетның) өлешләрен, зурлыгын, формасын аерырга һәм атарга өйрәтүне, исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны, [у] сузык авазын әйтүдә күнектерүне дәвам итү;

2) балаларның нинди? кайда? кая? нәрсә? сорауларына тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, игътибарын, танып белүләрен, кызыксынуын үстерү;

3) төрле гаскәр төрләренә, очучы һөнәренә хөрмәт, патриотик хисләр тәрбияләү

Җиһазлар: төрле хәрбиләр баш киемнәре, уенчык самолетлар.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, тиздән әтиләр, бабайлар бәйрәме җитә. Бу бәйрәмне безнең илдә Ватанны саклаучылар көне буларак бәйрәм итәләр. Безнең илне төрле төр гаскәре булган армия саклый. Армия үз илен диңгездә дә, коры җирдә дә, һавада да саклый ала. Балалар, һәр гаскәр төренең хәрби киеме бар. (Тәрбияче рәсемнәр күрсәтә: диңгезчеләр, очучылар, чик сакчылары, десантниклар). Карагыз әле, аларның хәрби киемнәре бер - берсеннән аерыла. Минем өстәлдә хәрбиләрнең баш киемнәре ята. Әйдәгез аларның кемнеке икәнен билгелик. Бу нинди баш киеме, ничек атала? (Шлем). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Шлемны кем кия? (Танкист). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Дөрес әйттегез, танкистлар башларына шлем кияләр. Тотып карагыз, шлем нинди? (Каты, калын, кара төстә). Шлем танкистларның башын бәрелүдән саклый. (Рәсем күрсәтә). Ә бу баш киеме ничек атала? (Бескозырка). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, бескозырканы кем кия? (Матрос). Бескозырка нинди? (Бу фуражканың козерёгы юк, аның кара тасмалары бар). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Бескозырка бик матур! (Рәсем күрсәтә). Күрегез әле, диңгезчегә бескозырка ничек килешә! Балалар, бу баш киеме ничек атала? (Пилотка). Пилотканы кем кия? (Солдат). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Пилотка нинди төстә? (Яшел). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Пилотка солдатка бик килешә. (Рәсем күрсәтә). Балалар, минем өстәлдә тагын бер фуражка бар. Бу фуражканың төсе нинди? (Яшел). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Яшел фуражканы чик сакчылары кия (Рәсем күрсәтә). Минем өстәлдә тагын бер фуражка бар. Аны кем кия? (очучылар). (Рәсем күрсәтә). Зәңгәр фуражканы кемгә бирәбез? (Очучыга). Булдырдыгыз. Сез бик яхшы эшләдегез. Ял итеп алабыз.

Кояш елмая күктә (балалар кулларын югары күтәрәләр),

Кар җем-җем итә җирдә (кулларны алга сузган хәлдә, кул чукларын дүрт тапкыр әле аска, әле өскә әйләндерү),

Тауда чана, чаңгы шуу (чана, чаңгы шуу хәрәкәтләре ясау)

Аяк-кулны көчле итә (кулларны як –якка сузып чүгәләргә,аяк башларын кочакларга). (2-3 тапкыр кабатлана).

Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез тыңлагыз, аннан соң җавабын әйтерсез.

Канаты бар – җилпеми,

Эче җылы – җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул.

Җавабын кем белде? (Очкыя). Ни өчен очкыч дип уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары). Монда карагыз әле, бу нәрсә? (Очкыч). (Активлаштыру). Самолетны, вертолетны кем йөртә? (Очучылар, летчиклар). Дөрес, балалар. (Активлаштыру) (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, әйдәгез карыйк әле, очкыч нинди өлешләрдән тора? Балалар, менә бу очкычның кабинасы, анда очучы утыра. Очкычның бу өлешендә - салонда - пассажирлар утыра. Очкычның утыргычлары пассажирлар өчен уңайлы итеп ясалган. Очкычның тагын, кошларныкы кебек, канатлары бар. Ә монысы очкычның койрыгы. (Активлаштыру). Очкычның “аяклары” да бар. Алар шасси дип атала. (Активлаштыру). Һавага очып менгәндә, очкыч шассилары җыела. Җиргә төшкәндә очучы шассиларны яңадан чыгара. очкыч шассилары белән җиргә төшә. Алар җиргә җиңел, бәрелмичә төшәргә ярдәм итә. Балалар, очкыч очканда нинди тавыш чыгара? (“у-у-у” – дип оча). (Очкычны “очыртып” күрсәтә). (Активлаштыру). Балалар, менә очкыч очып китте. Очкыч нәрсә эшләде? (Очып китте). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, очкыч аска очамы, әллә өскәме? (Өскә). (Активлаштыру). Менә очкыч борылып китте. Ул кая борылды, сулгамы, әллә уңгамы? (Уңга). (Активлаштыру). Ә хәзер кайсы якка борылды? (Сулга). (Активлаштыру). Очкыч кая таба оча? (Аска). (Активлаштыру). Ә хәзер, балалар, очкыч яңадан очып килде. Очкыч нәрсә эшләде? (Очып килде). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, сез ничек уйлыйсыз, бөтен кеше дә очучы була аламы? (Балаларның җаваплары). Очучы булу өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Балаларның җаваплары). Очучы булу өчен, укырга кирәк. Әйе, очучы бик кыю, тәвәккәл, батыр, сәламәт булырга тиеш. Балалар, сез зур үскәч, бәлки, очучылар булырсыз. Малайлар армиядә хезмәт итәрләр. Ватанны сакларлар. Балалар, әйдәгез очкычлар булып уйнап алыйк. Сез барыгыз да очкычлар булырсыз. Кулларны ян-якка канатлар кебек җәябез һәм очкыч тавышы чыгарып (у-у-у) “очып китәбез” һәм “очып киләбез”. (Уен берничә тапкыр кабатлана).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]