- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
Бурычлар:
1) балаларның хәрби һөнәрләр һәм аларның төрләре, хәрби техника турында белемнәрен формалаштыру, исем, сыйфат кулланып гади җөмләләр төзергә өйрәтү;
2) балаларның кызыксынуын, игътибарын, хәтерен, хәрәкәтен, фикерләвен үстерү;
3) балаларда хәрби һөнәрләргә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлар: А4 форматында хәрбиләр (аерым: диңгезче, чик сакчысы, разведчик, танкчылар) сурәтләнгән рәсем, танк рәсеме, һәр малай санынча “медаль”, дугалар, шакмаклар, кеглилар, пакет, һәр бала санынча рәсем ясау өчен кәгазь битләре, каләмнәр.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Балалар, уң кулыгызны күрсәтегез! Нинди матур сезнең уң кулыгыз! Уң кулыгызга сокланып карагыз! Сул кулыгызны күрсәтегез! Нинди матур сезнең сул кулыгыз! Уң кул бармаклары чиратлап сул кул бармаклары белән исәнләшәләр: Бер-берегезгә шатлык, тынычлык теләгез. (Балаларны активлаштыру). Балалар, кешеләр тыныч яшәсен, эшләсен, балалар бакчага йөрсен, мәктәптә укысын өчен нәрсә кирәк? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, кешеләр тыныч яшәсен, эшләсен, балалар бакчага йөрсен, мәктәптә укысын өчен илдә тынычлык кирәк. Бергәләп кабатлыйк: тынычлык. (Балаларны активлаштыру). Балалар, безнең илебездә, Ватаныбызда тынычлыкны кемнәр саклый? (Ватанны , илне саклаучылар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, безнең илдә сугыш булмасын өчен Ватан сакчылары бөтен көчләрен куя. Балалар, Ватанны саклаучылар бәйрәмен кайчан билгеләп үтәләр? (Балаларның җаваплары). Булдырдыгыз, балалар! Дөрес, 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көне. Балалар, исегезгә төшерегез әле, Ватанны кемнәр саклый? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Әйе безнең илебезне солдатлар, очучылар, диңгезчеләр саклый. Балалар, Ватаныбызны тагын әле башка хәрби һөнәр ияләре дә саклый. (Тәрбияче хәрби һөнәр ияләре рәсемен күрсәтә). Бу рәсемнәрне карагыз, монда кемнәрне күрәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, бер сүз белән генә аларны кем дип әйтәләр? (Солдатлар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, башкача аларны хәрбиләр диләр. Бергәләп кабатлыйк: хәрбиләр. (Балаларны активлаштыру). Балалар, бу рәсемдә хәрбиләр, солдатлар сурәтләнгәнен сез ничек белдегез? (Киемнәренә карап). (Балаларны активлаштыру). Ә бу һөнәрләр кирәклеме соң7 (Әйе). Ни өчен? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, балалар. Бу бик мөһим һөнәрләр. Хәзер без сезнең белән һәрберсе турында сөйләшербез. Балалар, бу рәсемдә нинди хәрби сурәтләнгән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе балалар, диңгезче. Диңгезчеләр турында кем сөйли? Алмаз, әйдә син сөйлә.
Алмаз. Диңгезчеләр диңгездә, океанда корабта йөзәләр. Алар су өстендә һәм су астында су чикләрен саклыйлар. Диңгезчеләр көчле, кыю булалар.
Тәрбияче. Булдырдың, Алмаз! Балалар, бу рәсемдә нинди хәрби сурәтләнгән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, балалар, бу чик сакчысы. Бергәләп кабатлыйк: чик сакчысы. (Балаларны активлаштыру). Чик сакчылары безнең илнең чикләрен саклыйлар. Алар көнгә берничә тапкыр үзләренә билгеләнгән территорияне карап чыгалар. Әгәр ил чиген бозучылар булса, көрәшәләр. Алар батыр, курку белмәс. Балалар, армиядә разведчиклар да бар. Менә аларның рәсеме. Бергә кабатлыйк: разведчик. Сезнең алар турында ишеткәнегез бармы? Кем сөйли? (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Әйе, аларның эшләре бик катлаулы һәм җаваплы. Информацияле пакетны дошманга эләкмичә урынына алып барып җиткерергә кирәк. Әле юлда күпме авырлыклар очрый. Алар бик кыю. Балалар, әйдәгез, сез дә разведчиклар булырсыз, уен уйнап алырбыз.
Тәрбияче малайларга пакет бирә. Балалар дугалар астыннан үрмәләп чыгалар, шакмакларга басып йөриләр, кеглилар арасыннан йөгерәләр һәм пакетны иптәшләренә бирәләр. Уен берничә тапкыр кабатлана.
Тәрбияче. Булдырдыгыз, егетләр! Сез бик батырлар, кыюлар, без сезнең белән горурланабыз! (Балалар биргән пакетны ача). Генерал Сафиннан пакет алып килделәр, ачып карыйк әле, нинди хәбәр бар икән! “Ватанны саклаучылар бәйрәме хөрмәтенә барлык малайларга медаль бирергә!” (Малайларга медаль бирелә). Малайлар, солдатларга бүләк биргәч, алар кычкырып “Россияга хезмәт итәм!” дип рәхмәт белдерәләр. (Балаларны активлаштыру). Менә бу рәсемгә карагыз әле, кемне күрәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, бу танкист. Алар кайда хезмәт итәләр? (Танкта). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, танкистлар танкта хезмәт итәләр, илне саклыйлар. Балалар, бу нәрсә? (Танк). (Балаларны активлаштыру). Ул нинди өлешләрдән тора? Бу танкның нәрсәсе? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Бу танкның тәгәрмәчләре, аны башкача гусеница - тәгәрмәч чылбыры дип йөртәләр. Бергә кабатлыйк: гусеница - тәгәрмәч чылбыры. (Балаларны активлаштыру). Бу танкның нәрсәсе? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Бу - танкның башнясы, башкача әйтсәк - манарасы. Бергә кабатлыйк: башня - манара. (Балаларны активлаштыру). Балалар, танкның кабинасына керү өчен менә бу капкачын ачалар һәм керәләр. Балалар, ә монысы танкның пушкасы. Бергә кабатлыйк: пушка. (Балаларны активлаштыру). Балалар, бүген без кемнәр турында, нинди бәйрәм турында сөйләштек? Диңгезне, су чикләрен, илебез чикләрен кемнәр саклый? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Сез бүген эшчәнлектә бик актив катнаштыгыз. Безнең дә төркемдәге малайлар, зур үскәч, илебезне сакларлар. Балалар, ә хәзер барыбыз да бу рәсемгә карап, танк рәсеме ясыйбыз.
