- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Тема. Кыргый хайваннар
Бурычлар:
1) кыргый җәнлекләр турында күзаллаулар формалаштыруны дәвам итү;
2) сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү; хикәя төзү осталыгын, игътибарын, кабул итүләрен үстерү;
3) кыргый хайваннарга карата кызыксыну уяту.
Җиһазлар: урман ясалган картинка; бүре, төлке, аю, куян, керпе сурәтләнгән картинкалар; төлке, аю, тиен, куян уенчыклары, “Куяннар белән төлке” уены өчен аудиоязма (Р.Касимов музыкасы).
Эчтәлек барышы.
Балалар кулга кул тотынышып түгәрәккә басалар. Чиратлап янәшә басып торган иптәшләрен сәламлиләр: “Исәнме, Алсу! Мин сине күрүемә бик шат!”.
Тәрбияче. Балалар, мин дә сезне күрүемә бик шат! Барыгызга да матур көн телим! (Тәрбияче җыелма кесәгә урман ясалган картинка куя). Балалар, бу нәрсә? (Урман). Бик дөрес! Урманда елның кайсы вакыты? (Кыш). Кыш икәнен каян белдегез? (Балаларның җаваплары).
Тәрбияче җыелма кесәгә бер-бер артлы кыргый хайваннар сурәтләнгән картинкалар (бүре, төлке, аю, куян, тиен, керпе) куя. (Җәнлекләрнең исемнәрен атап чыгалар).
Тәрбияче. Балалар, бер сүз белән бу җәнлекләрне нәрсә дип атыйлар? (Кыргый җәнлекләр). Дөрес, кыргый җәнлекләр дип атыйлар. Кыргый хайваннар дип тә әйтергә була. Балалар, бүре, төлке, аю, куян, тиен, керпе кайда яшиләр? (Урманда. Бүре урманда яши. Куян урманда яши. Төлке урманда яши. Аю урманда яши. Куян урманда яши. Тиен урманда яши. Керпе урманда яши.). Әйе бүре, төлке, аю, куян, тиен, керпе урманда яшиләр, алар – урман җәнлекләре. (Активлаштыру). Әйдәгез, “Кайсы җәнлеккә нәрсә кирәк?” уенын уйныйк. Кайсы җәнлек нәрсә белән туклана икән?
Тәрбияче бал, балык, кура җиләге, тавык, чеби, куян, ит, колбаса, кишер, кәбестә, чикләвекләр, гөмбәләр, алма, тычкан сурәтләнгән картинкалар күрсәтә. (Картинкаларны лотодан да алырга була).
Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә? (Бал). Бал кайсы җәнлеккә кирәк? (Аюга). (Шул рәвешле башка рәсемнәр белән дә эш алып барыла). Булдырдыгыз, балалар! Кайсы җәнлекнең нәрсә белән тукланганын, нәрсә яратканын беләсез. Балалар, урманга сәяхәткә барып кайтабызмы? Барыгыз да минем янга килегез әле! (Тәрбияче балаларны кыргый җәнлек уенчыклары куелган уен почмагына алып килә). Балалар, бу нәрсә? (Төлке күрсәтә). (Төлке). Әйдәгез, төлке турында сөйләшик. Ул нинди төстә? (Җирән, кызыл, сары). Төлкегә нинди сыйфат хас әле, ул нинди? (Хәйләкәр). (Активлаштыру). Кем төлке турында сөйләп күрсәтә? (Тәрбияче 1-2 баладан сорый). (Бу төлке. Ул җирән, хәйләкәр, өнендә яши). Бу нәрсә? (Аю). Аюга нинди сыйфатлар хас, ул кайда яши? (Балаларның җаваплары). Аю турында кем сөйли? (Тәрбияче 1-2 баладан сорый). (Бу аю, ул зур, чалыш аяклы, кышын өнендә йоклый). (Активлаштыру). Бу нәрсә? (Тиен). Балалар, тиенгә нинди сыйфатлар хас, ул кайда яши? (Менә тиен, ул кечкенә, җитез, агач куышында яши). Бу нәрсә соң? (Куянга күрсәтә). Куян иниди, кайда яши? (Менә куян, ул ак, тиз чаба, яхшы сикерә, ул куак астында яши). (1-2 бала куян турында сөйлиләр). Булдырдыгыз, балалар! Җәнлекләр турында бик кызыклы итеп сөйләдегез. Балалар, ничек уйлыйсыз, җәнлекләрне рәнҗетергә ярыймы? (Юк, аларны сакларга кирәк). Әйе, җәнлекләр табигатькә күп файда китерәләр. Аларга тимәсәң, алар кешегә тимиләр. Җәнлекләрне яратыгыз! Балалар, “Куяннар белән төлке” уенын уйныйк әле. (Тәрбияче аудиоязма куя). Балалар, күңелле итеп уйнадыгыз. Мин әйткән җөмләләрне игътибар белән тыңлагыз да, дәвам итегез: Куянның колаклары озын, ә аюныкы ... (Кыска). Төлкенең койрыгы озын, ә куянныкы ... (Кыска). Тиеннең койрыгы озын, ә аюныкы ... (Кыска). Тиеннең аяклары кыска, бүренеке ... (Озын). Аюның Койрыгы кыска, ә төлкенеке ... (Озын). Керпенең колаклары кыска, ә куянныкы ... (Озын). Бик яхшы! Дөрес итеп җавап бирдегез. Балалар, менә миндә “Тылсымлы капчык” бар. Аның эчендә бер җәнлек яшеренгән. Тотып капшап карагыз әле, нәрсә икән ул? (Балалар куян икәнен әйтәләр. Әйтә алмасалар, тәрбияче табышмак әйтә). Әйе балалар, безгә тагын бер куян кунакка килгән. “Куянкай” дип буламы? (Әйе). “Йомшаккай”? (Әйе). “Тиенкәй”? (Юк). Бик дөрес, балалар, “куян”, “куянкай”, “йомшаккай”, “куркаккай”. Куянны шундый матур сүзләр белән атарга була. Балалар, сез бүген нәрсә турында белдегез? Бигрәк тә сезгә нәрсә ошады, нәрсә күңелегезгә кереп калды? (Балаларның җаваплары). Мин бүген сездән бик канәгать. Җәнлекләрне яратыгыз. Күрсәгез, аларны игътибар белән күзәтегез!
