Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема: Чыршыкай- купшыкай

Бурычлар:

1) Яңа ел бәйрәме, чыршы турында күзаллаулар формалаштыруны дәвам итү.

2) сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү, хикәя төзү осталыгын, кабул итүләрен, хәтерен, игътибарын, бармаклар моторикасын үстерү;

3) күтәренке кәеф атмосферасын тудыру.

Җиһазлар: чын яки ясалма чыршы, һәр балага конверт (аның эчендә төрле зурлыктагы өчпочмак, бер куян сурәте), чыршыга элү өчен балалар санынча уенчыклар.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер агач турында табышмак әйтәм: Җәен, кышын бер төстә. Нинди агач икән ул? (Чыршы). Дөрес, чыршы. Чыршы җәен дә, кышын да нинди төстә? (Яшел). Әйе, яшел төстә.Ә сезнең чыршы агачын кайда күргәнегез бар? (Яңа елда, урманда, паркта, балалар бакчасы мәйданчыгында, музыка залында, бакчада һ.б).(Активлаштыру). Хәзер мин сезгә чыршы турында бер шигырь укыйм:

Әй чыршыкай,чыршыкай,

Үзең бигрәк купшыкай.

Яшел күлмәк кигәнсең,

Күп бизәкләр элгәнсең. (Мөҗәһит).

Шигырьдә чыршы турында нинди иркәләү сүзләре әйтелә? (Чыршыкай, купшыкай). (Активлаштыру). Нинди ул чыршы? Аның турында тагын нинди сүзләр әйтергә була? (Кечкенә, яшел, энәле, хуш исле, матур, төз, чын, ясалма). (Активлаштыру). Балалар, мин сезгә уенчыклар бирәм.Сез аларны чыршыга элегез һәм нинди уенчык элүегез турында әйтегез. Алсу, син чыршыга нәрсә эләсең? (Мин чыршыга шар эләм). Әмир, ә син чыршыга нәрсә эләсең? (Мин чыршыга конфет (кәнфит) эләм). (Тәрбияче һәр баладан сорап чыга). Булдырдыгыз, балалар! Менә чыршыны бизәп тә куйдыгыз.Ул тагын да матурланды, купшыланды. Тиздән Яңа ел бәйрәме булыр. Яңа ел бәйрәменә кемнәр килә? (Кыш бабай, Кар кызы, җәнлекләр һ.б). Дөрес, Кыш бабай килер, бүләкләр алып килер. Азат, Кыш бабай сиңа бүләккә нәрсә алып килер? (Кыш бабай миңа бүләккә уенчык машина алып килер). (Тәрбияче балалардан сорап чыга). Балалар, бармакларга гимнастика ясыйбызмы? (Әйе). Бармакларга гимнастика ял, күңел күтәренкелеге бирә. Гимнастиканы барыгыз да бергә эшләргә тырышыгыз. Бергә эшләгәндә, тагын да күңеллерәк булыр, бармакларга көч тә күбрәк килер. Әйдәгез, башлыйбыз!

Безнең каршыда чыршы (бармаклар бер-берсенә үрелә, баш бармаклар чыршының очын ясыйлар).

Күркәләр һәм энәләр (куллар йодрыклана, аннан имән бармаклар турайтыла).

Шарлар, фонарьлар (кул учлары, бармаклар белән шар ясыйлар).

Куяннар һәм шәмнәр (имән, урта һәм баш бармактан ”колаклар” ясыйлар, калган ике бармакны учларга таба бөклиләр).

Йолдызлар һәм кешеләр (учлар өстәлгә куела, бармаклар җәелә, урта һәм имән бармаклар өстәлгә куела).

Булдырдыгыз, балалар. Менә бармакларга да гимнастика ясадыгыз. Ял итеп алдыгыз. Кәефләрегез дә күтәрелеп китте. Балалар, чыршы янына якынрак килегез. Чыршы турында кечкенә хикәя төзеп карыйк. “Бу чыршы. Ул урманнан килгән. Чыршы кечкенә, яшел, энәле, хуш исле. Аның ботаклары күп. Ботакларга уенчыклар эленгән. Чыршыга уенчыкларны кем элде? (Балалар). Кем нинди уенчык элде? Өстә нинди уенчыклар эленгән? Ә аста? Уртада? (Балаларның җаваплары). (Тәрбияче хикәяне 2-3 баладан сөйләтә). Балалар, һәрберегезнең өстәл өстендә конверт бар. Конверт эчендә нәрсә бар икән, ачып карагыз әле? (Өчпочмаклар). Ничә өчпочмак? (Өч). Өчпочмаклар нинди төстә? (Яшел). Алар барысы да бертөрле зурлыктамы? (Юк). Берсе зур, икенчесе кечерәк, өченчесе тагын да кечкенә. Шул өчпочмаклардан өстәл өстендә чыршы төзегез. (Балалар төзиләр). Конверттан алып чыршы төбенә куян куегыз. Куян кая качкан? (Куян чыршы төбенә качкан). (Активлаштыру). Менә нинди матур булды. (Тәрбияче шигырь укый).

Чыршы үсә урманда,

Чыршылар бик күп анда,

“Уенчыклар эләм”,-дип,

Сикереп йөри куян да. (К. Даян).

(Балалар тәрбияче артыннан аның белән бергә шигырьне кабатлыйлар). Балалар, сез бүген нәрсәләр белдегез? Бигрәк тә сезгә нәрсә ошады? (Балаларның җавплары). Балалар, сез бүген мине шатландырдыгыз. Бик тырыштыгыз! Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Мин сезнең барыгызга да күтәренке кәеф телим!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]