Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары

Бурычлар:

1) тәрбияченең сүзле күрсәтмәләре (схема) буенча күмәк хикәя төзү осталыгын формалаштыру хайваннарны тасвирлаганда хаталарны табуда күнектерү;

2) игътибарны, конкрет-образлы фикерләүне, сөйләмне, күмәк эшләү осталыгын үстерү;

3) яңа елга карата кызыксыну, хайваннарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлар: ике рәсем, бер рәсемдә авыл йорты, икенче рәсемдә урман сурәтләнгән; һәр балага җитәрлек санда йорт (сыер, ат, сарык, кәҗә) һәм кыргый хайваннар (аю, бүре, төлке, тиен, куян); хат.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, сезнең алда карточкалар ята. Бу карточкаларны ике группага бүләргә кирәк. Авыл йорты ясалган урынга йорт хайваннарының рәсемнәрен, урман ясалган урынга - кыргый хайваннарның рәсемнәрен куегыз. Ни өчен аюны урман сурәтләнгән урынга куясың? (Аю – кыргый хайван, ул урманда яши). Ни өчен сыерны авыл йорты сурәтләнгән урынга куясың? (Сыер – йорт хайваны, ул кеше белән яши). (Уен шулай дәвам итә).

Әкияти хайваннарның урманда ничек итеп Яңа ел каршылаулары турында хикәя төзәрбез. Мин җөмләне башлармын, сез дәвам итәрсез. Бервакыт урманда хайваннар җыелыштылар һәм...(Яңа ел) үткәрергә булдылар. Алар иң матур ...(чыршы) сайлап алдылар. Аны... (бизәү) турында уйлый башладылар. “Мин чыршыга кишер эләм”, - диде...(Куян). “Мин гөмбәләрдән гирлянда ясыйм”, - диде...(Тиен). “Мин чыршыны кар бөртекләре белән бизим”, - дип улады...(Бүре). “Ә мин йонлач озын койрыгым белән чыршы тирәсен чистартам”, - диде...(Төлке). Кинәт кенә чыршы янына зур сакаллы...(Кыш бабай) килеп чыкты. Ул әкияти хайваннарны Яңа ел белән котлады. Ничек итеп котлады икән, Алсу? (Мансур, Әмир һ.б.). (Балаларның җаваплары). Кыш бабай хайваннарга... (бүләкләр) таратты. Куянга җылы...(бияләйләр), Бүрегә бәйләнгән ...(бүрек), Төлкегә кызгылт сары...(тун), Тиенгә зур нарат...(күркәсе) бүләк итте. Хайваннар Кыш бабайга...(рәхмәт) әйттеләр. Аның белән чыршы тирәли ...(әйлән-бәйлән) уйнадылар, җырлар...(җырладылар), ....(биеделәр). (Сөйләү барышында тәрбияче коврографта хикәя фрагментларын күрсәтә ала).

Хикәя сезгә ошадымы? Ә әниегез аны ишетмәдеме? Яхшырак истә калдыру өчен һәм кич белән әти-әнигә сөйләү өчен, хикәяне кабатлап чыгыйк. Хикәя нинди сүзләр белән башланды? Нинди хайваннар бергә җыелган? Хайваннар бизәү өчен нинди чыршыны сайлап алганнар? Тиен чыршыны ничек бизәгән? Куян чыршыга нәрсә элгән? Бүре нәрсә белән бизәгән? Төлке нәрсә эшләгән? Кыш бабай хайваннарга нинди бүләкләр тапшырган? Яңа елны алар ничек каршы алганнар?

(Ишек шакыйлар, почтальон хат китерә). Балалар, бу хат Кыш бабайдан. Менә ул нәрсә дип яза: “Мин урманда булдым. Хайваннарны Яңа ел белән котладым”.

Кыш бабай хайваннар турында яза. Балалар, Кыш бабай ялгышкан бугай. Тыңлагыз әле. Куян турында ул болай дип яза: “Куянның колаклары кечкенә, койрыгы озын йонлач. Ул ботактан ботакка сикерә”. Балалар, Куян турында Кыш бабай дөрес язганмы? Аны төзәтегез. (Куянның колаклары озын, койрыгы кечкенә. Ул тиз сикерә һәм йөгерә).

Төлке турында ул болай дип яза:”Төлкенең туны ак, койрыгы кыска. Төлке кышка гөмбәләр киптерә”. Кыш бабай нинди ялгыш җибәргән? (Төлкенең туны кызгылт сары, койрыгы озын йонлач).

Бүре турында Кыш бабай болай дип яза: “Бүренең мехы кызгылт сары йонлач, арткы тәпиләре озын. Бүре тиз йөгерә, кишер ярата, куяннардан курка”. Сез Кыш бабай белән килешәсезме? (Юк. Бүренең мехы кыска, соры төстә. Бүре тиз йөгерә).

Тиен турында болай дип язган: “Тиеннең колаклары озын, тешләре үткен. Тиен бик хәйләкәр, тычканнарны аулый, тавыкларны урлый”. Кыш бабай дөрес язганмы? (Юк. Тиеннең койрыгы йонлач. Ул кышка гөмбәләр киптерә).

Балалар, Кыш бабай безгә хайваннар турында сөйләргә ашыккан, ләкин барысын да бутаган. Ул аргандыр, чөнки Кыш бабай бик карт. Кыш бабай ял итсен, көч җыйсын.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]