- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
Бурычлар:
1) тәрбияченең сүзле күрсәтмәләре (схема) буенча күмәк хикәя төзү күнекмәләре формалаштыру, балаларны тәрбияче һәм яшьтәшләре белән ирекле аралашырга өйрәтүне дәвам итү;
2) игътибарны, фантазияне, сөйләмдә еш кулланыла торган исемнәрне, сыйфатларны, фигыльләрне куллану, күмәк эшләү осталыгы үстерү;
3) яңа елга карата кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлар: аерым картиналарда чыршы, Кыш бабай, конфет, Кар кызы сурәтләнгән, туп.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Балалар, мин сезгә кечкенә картина күрсәтәм, сез картинада сурәтләнгән предметка сүзләр уйлагыз. (Тәрбияче чыршы сурәтләгән рәсем күрсәтә). Бу нәрсә? (Чыршы). Чыршы нинди? (Матур, яшел, чәнечкеле,купшы, исле, биек һ.б.). (Әгәр балалар предметның билгеләрен атауда авырсынсалар, тәрбияче өстәмә сораулар бирә: чыршыга кагылсаң, ул ... (чәнчи). Димәк, чыршы чәнечкеле.
Кыш бабай, конфет, Кар кызы сурәтләнгән рәсемнәр белән тәрбияче шундый ук эш үткәрә
.
Тәрбияче. Хәзер без Кыш бабайның балалар бакчасына юл эзләве турында хикәя төзәрбез. Мин җөмләне башлыйм, сез дәвам итәрсез. “Күптән көтелгән ...(кыш) җитте. Бөтен җирне... (кар) каплады. Кыш бабай капчыгына... (бүләкләр) салды. Зур ...(чанасына) утырды да ... (балалар бакчасына) ашыкты. Кыш бабай барды, барды һәм... (адашты). Як - ягына карады, кайсы...(якка) барасын белмәде. Кинәт кенә башын тавыш ишеткән якка...(борды) һәм...(Кар кызын) күрде. Кар кызы да ...(Кыш бабайны) күреп алды. Кар кызы бабайдан сорады: “Син урманда нишлисең?” Кыш бабай аңа болай диде: “Мин...(адаштым). Балалар бакчасына юлны таба алмыйм”. Кар кызы бабайны тынычландырды: “Юлны табарга мин булышырмын. Юлда минем...(эзләремне) күрәсеңме? Мин балалар бакчасында булдым, балаларның ничек итеп Яңа елга әзерләнгәннәрен карадым. Минем эзләр буенча барсаң, ...(балалар бакчасын табарсың)”. Кыш бабай шулай эшләде дә. Ул Кар кызы эзләре буенча барды, барды,...(балалар бакчасын тапты), балаларга...(бүләкләр) бирде”. (Сөйләү барышында тәрбияче коврографта хикәя фрагментларын күрсәтә ала).
Сезгә хикәя ошадымы? Кич белән әтиегезгә, әниегезгә сөйләрсез. Истә калдыру өчен, мин тагын бер тапкыр эчтәлеген сөйләргә кушам. Балалар, хикәя ничек башланды? Кыш бабай нәрсә эшләде? Юлда аның белән нәрсә булды? Урманда Кыш бабай кемне очратты? Кыш бабай аннан нәрсә сорады? Кар кызы ничек дип җавап бирде? Кар кызы Кыш бабайны ничек тынычландырды? Кыш бабай балалар бакчасына барып җитә алдымы? Ул балаларга нәрсә алып килде?
Хәзер уйнап алабыз. Кыш бабайның капчыгында ниләр барын без белмибез. Нәрсәләр бар икән анда, уйлыйк әле. Мин сезгә сорау бирәм һәм туп атам. Җавап биргәч, тупны миңа атыгыз. Кыш бабайның капчыгында түгәрәк бүләкләр бар. Нәрсә икән ул? (Апельсин, алма, шарик, туп, сәгать, күзлек һ.б.). Кыш бабайның капчыгында турыпочмаклы предметлар да бар. Нәрсә булырга мөмкин? (Китап, буяулар, фото өчен рамка, компьютер, картина, блокнот һ.б.). Кыш бабайның капчыгында баллы бүләкләр бар. Нәрсә икән ул? (Апельсин, алма, конфет, туңдырма, шоколад, торт һ.б.).
Балалар, без бүген нәрсә белән шөгыльләндек? Нәрсә истә калды?
