Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда

Бурычлар:

1) балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, тротуар, юлны аркылы чыгу урыны, машина юлы, куркынычсызлык каешы, регулировщик кебек яңа сүзләр һәм сүзтезмәләр хисабына сүзлекләрен киңәйтү; туган як, шәһәр турында, транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту,

2) балаларның кызыксынуын, игътибарын, хәтерен, фикерләвен үстерү;

3) балаларда дустанә мөнәсәбәт, ярдәмләшү хисе тәрбияләү.

Җиһазлар: шәһәр юллары, андагы машиналар, светофор сурәте белән макет, ат белән ишәкнең контурлы рәсемнәре, диаметры 20 сантиметрлы 1 әр кызыл, сары, яшел төсле түгәрәкләр, һәр бала санынча төрле машина сурәте белән эмблемалар, һәр бала санынча А5 форматындагы бер кара һәм бишәр тар ак төстәге тасма кәгазьләр.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Кадерле балалар, барыгызга да матур көн телим!

Тәрбияче шәһәр юллары, андагы машиналар, светофор сурәте белән макет куя. Юл читендә бер-берсенә кара-каршы ат белән ишәкнең контурлы рәсемнәре куелган.

Тәрбияче. Балалар, бүген сез бакчага килгәндә юлда нәрсәләр күрдегез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Юлда машиналар күп идеме? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, юлда машиналар бәреп китмәсен өчен, халәкәтләргә очрамас өчен нишләргә кирәк? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, балалар, юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм аларны үтәргә кирәк. Балалар, бу рәсемгә карагыз әле, сез нәрсәләр күрәсез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, бу юл, анда машиналар күп. Балалар, юлда сез нинди машиналар күрәсез? (Җиңел машина, йөк машинасы, автобус). Тагын нәрсәләр күрәсез? (Трамвай, троллейбус). Балалар, машиналарны, автобусларны, газельләрне, трамвайларны, троллейбусларны башкача бер сүз белән ничек әйтәләр? (Транспорт). (Балаларны активлаштыру). Машиналар, автобуслар нинди? (Зур, кечкенә, кызыл, сары, кара, яшел). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Балалар, юлда йөрергә безгә нәрсә ярдәм итә? Мин табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, нәрсә икәнен әйтә алырсыз.

Җәен, кышын, язын, көзен,

Иртән, кичен, көндезен,

Ача – йома өч күзен,

Телсез әйтәдер сүзен –

Бик тиз аңлыйлар үзен.

Бу нәрсә? (Светофор). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Әйе, балалар, светофор. Светофордагы өч төснең нәрсә аңлатканын искә төшереп үтик әле: кызыл төс янса... (Машиналар туктап тора, җәяүлеләр юл аша чыга (чөнки аларга яшел төс яна). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Сары төс янса... (Машиналар кузгалып китәргә әзерләнә). Яшел төс янгач... (Машиналар кузгалып китә). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Дөрес, балалар, менә хәзер светофорда кызыл төс яна, димәк, безгә әлегә юл ябык. Ә хәзер светофорның ни өчен кирәк булуын искә төшерик: светофор җәяүлегә һәм машиналарга бер-берсенә комачаулаулык тудырмыйча хәрәкәт итү өчен кирәк. (Балаларны активлаштыру). Ул кая куела? (Ул юл чатларына куела). Булдырдыгыз! Светофор булмаганда яисә ул эшләмәсә, аны кем алыштыра? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, хәрәкәтне көйләүче полиция хезмәткәре. Аны регулировщик диләр. Бергәләп кабатлыйк әле: регулировщик. (Балаларны активлаштыру). Балалар, без сезнең белән “Светофор уены” уйнап алыйк.

Тәрбияче яшел төсле түгәрәк күтәрсә, балалар ирекле рәвештә күңелле бию башкаралар; сары төс күтәрсә - бер урында биеп торалар; Кызыл төскә - туктыйлар.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бу машиналар бер якка баралар, ә икенчеләре аларның юлларын кистереп, икенче якка баралар.Светофорның кызыл уты янгач, бер яктагы машиналар туктый, ә икенчеләре кузгала, чөнки аларга яшел ут яна. (Тәрбияче сөйләмен макетта күрсәтә). Мондый юллар кисешкән юллар урам чаты дип атала. Бергәләп кабатлыйк: юллар кисешкән урын, урам чаты. (Балаларны активлаштыру). Балалар, карагыз, безнең макетта бер юл кара, ә икенчесе соры төстә. Кара юл киңлеге буенча нинди? (Киң). (Балаларны активлаштыру). Ә соры юл нинди? (Тар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, киң юллар машиналар, транспорт йөрер өчен кирәк. Ә ул ни өчен шундый киң икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, чөнки машиналар зур һәм алар бик күп. Ә тар юл кешеләр йөрү өчен кирәк. Бу юлдан машиналар йөрми. Бу юл тротуар дип атала. Бергәләп кабатлыйк әле: тротуар. Булдырдыгыз! Балалар, җәяү йөргән кешеләрне җәяүлеләр диләр. Бергәләп кабатлыйк: җәяүле. Әгәр җәяүле кеше машина йөртә икән аны кем диләр? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, ул машина йөртүче, шофер була һәм ул киң, кара юлдан йөри. Без хәзер барыбыз да машина йөртүче булырбыз.

Тәрбияче машина сурәте белән эмблемалар тарата, балаларга куркынычсызлык каешларын эләктергә һәм төркем буйлап йөрергә тәкъдим итә. Балаларга бәрелешү куркынычлыгы барын һәм сак булырга кирәклеген исләренә төшерә.

Тәрбияче. Булдырдыгыз! Балалар, безнең макеттагы ат белән ишәк машина йөртүчеләрме, әллә җәяүлеләрме? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Алар кайда басып торалар: машина йөри торган юлдамы, әллә тротуардамы? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, менә ат белән ишәк очрашырга сүз куешкан булганнар, ләкин алар юлны аркылы чыгарга куркалар, чөнки юлда транспорт күп. Бер якта светофорның кызыл уты яна, икенче якта яшел уты яна. Ат белән ишәк юл аркылы кайчан чыгарга кирәклеген белмиләр. Аларга булышабызмы? (Балаларны активлаштыру). Балалар, карагыз әле, машиналар йөри торган юлны матур ак тасмалар бизи. Бу нәрсәне аңлата икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, бу җәяүлеләргә машина йөри торган киң юлны аркылы чыгу өчен билгеләнгән урын. Светофорның кызыл уты янгач, машиналар туктый һәм җәяүлеләр шул билгеләнгән җирдән юлны аркылы чыгалар. Бу – юл йөрү кагыйдәсе. Бергәләп кабатлыйк: юл йөрү кагыйдәсе. Ат бик кыю, ул юлны аркылы чыгарга әзер, кайсыгыз атка ярдәм итә.

Бер бала макет янына чыга һәм атны җәяүле юлыннан аркылы чыгара, тәрбияче машинаны юлдан йөртә.

Тәрбияче. Булдырдың! Балалар, карагыз әле, ишәк юлны ярамаган урыннан кистереп чыгарга җыена. (Тәрбияче макетта күрсәтә). Ул дөрес эшлиме? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Ишәк, син дөрес эшләмисең. Балалар, юл аркылы дөрес чыгарга кем өйрәтә?

Бер бала макет янына чыга һәм ишәкне җәяүле юлыннан аркылы чыгара, тәрбияче машинаны юлдан йөртә. Ат белән ишәк очрашалар.

Тәрбияче. Булдырдың! Балалар, ат белән ишәк сезгә рәхмәт әйтәләр. Балалар, без бүген нинди юл йөрү кагыйдәләре белдек? Җәяүлеләр йөри торган юл ничек дип атала? Машина юлы нинди? Машина юлын аркылы чыга торган юл нинди төс белән билгеләнгән? (Балаларны активлаштыру).

Тәрбияче балаларга А5 форматындагы кара һәм бишәр тар ак төстәге тасма кәгазьләр тарата.

Тәрбияче. Балалар, менә бу киң машина юлы булыр, ә без җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урынын шушы ак тасмалар белән ясарбыз. Ак тасмаларны бер-бер артлы бераз ара калдырып кара “юлга” ябыштырырбыз. Безнең шәһәребез матур булсын. Юллары тигез куркынычсыз булсын! Булдырдыгыз, балалар!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]