Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә

Бурычлар:

1) балаларда гаилә әгъзасы буларак үзләре турында күзаллаулар формалаштыру; кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен күрсәтү;

2) үз гаилә әгъзалары турында сөйләү осталыгын, кабул итүләрен, игътибарын, хәтерен үстерү; сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү, сүзлекне ныгыту;

3) гаилә әгъзаларына карата хөрмәт, ярату, горурлык хисләре, ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлар: гаилә фотографияләре, төлке, бүре, аю һәм аларның балалары сурәтләнгән картинкалар; 3 рәткә ясалган рәсемнәр: 1) тавык, сарык, сыер; 2) бозау, чеби, бәрән; 3) үгез, әтәч, тәкә; “тылсымлы чәчәк” – чәчәкнең үзәге һәм балалар санынча таҗ яфракчыклары.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез түгәрәккә басабыз һәм бер-беребезгә менә бу матур шарны җибәрәбез. Шар сезнең кулда булганда, сез иркәләү сүзе уйлап, аны шар белән бергә күршегезгә җибәрә аласыз, ә ул бала тагын шулай күршесенә тапшыра һәм шулай түгәрәк буенча уен дәвам итә. Балалар, бер-берегезгә карагыз әле. Менә сез барыгыз да хәзер бергә җыелдыгыз. Бер гаилә кебек. Бер гаиләдә яшәгән кешеләр кебек бергәләп уйныйсыз, саф һавага чыгасыз, ашыйсыз, йоклыйсыз. Балалар, ә өйдә сез кемнәр белән яшисез? (Әти, әни, энем һәм мин. Әти, әни, әби, бабай һәм мин. Әти, әни, апа һәм мин). Бу гаилә дип атала. Бергәләп кабатлагыз әле: гаилә. (Гаилә). (Активлаштыру). Балалар, кеше тормышында гаилә иң кадерле нәрсә. Гаиләдә яшәүче кешеләр бер-берсен яраталар, бер-берсе турында кайгырталар. Әтиегез гаиләдә нинди эшләр башкара? (Балаларның җаваплпры). Әниегез гаиләдә нинди эшләр башкара? (Балаларның җаваплары). Әти-әниләрегез сезне яратамы? (Балаларның җаваплары). Әти-әниләрегезнең яратуын сез ничек тоясыз, әйтеп күрсәтегез әле. (Балаларның җаваплары). Әйе, балалар, күренеп тора, әти-әниләрегез сезне бик яраталар. Алар сезне сәламәт, акыллы, тәртипле, тәрбияле итеп үстерергә телиләр. Сезнең һәрберегез әти-әниләрегез өчен иң кадерле кеше. Алсу да, Марат та, Энҗе дә (һәр баланың исемен әйтеп чыгарга була) әти-әниләре өчен бик кадерле. Үзегезнең гаилә турында сөйләгез әле, гаиләгез белән сез нәрсәләр эшләргә яратасыз? (Балаларның җаваплары). Гаилә фотографияләрен күрсәтегез. Фотографиядә кемнәр сурәтләнгән? (Балаларның җаваплары). Искә төшерегез әле, әти-әниләрегез сезнең турыда ничек кайгырталар? (Балаларның җаваплары). Балалар, хайваннарның да әниләре балалары турында кайгырталар, ә әтиләре булышалар. Әйдәгез искә тошерик әле. Аю балаларын әниләре су коендырырга алып килә, аңа әтиләре дә булыша. (Тәрбияче картинка күрсәтә). Әни бүре үзенең балаларын сөт белән сыйлый, ә әти бүре аларга азык алып кайта. (Тәрбияче картинка күрсәтә). Әни төлке куркыныч янавын сизсә, балаларын теше белән эләктереп башка куркыныч булмаган урынга ташый. (Тәрбияче картинка күрсәтә). Менә, балалар, хайваннар да балаларын ничек карыйлар, саклыйлар, яшәргә өйрәтәләр. Балалар, “Балаларына әти-әниләрен табарга ярдәм итегез!” дигән уен уйныйк әле.

Тәрбияче мольбертка 3 рәткә тавык, ат, сарык, сыер, эт, көчек, бәрән, колын, чеби, бозау, үгез, тәкә, әтәч ясалган рәсем куела.Балалар хайван һәм кошларның балаларын әти-әниләренә туры китереп, сызыклар белән тоташтыралар.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Бик дөрес эшләдегез. Хайваннар һәм аларның балаларын якын беләсез икән. Әйдәгез, “тылсымлы чәчәк” ясыйбыз. Моның өчен менә бу чәчәкләрдән бер таҗ яфрагын алып, әниләр турында ягымлы матур сүз әйтергә кирәк. (Балалар сүзләр әйтәләр, тәрбияче таҗ яфракларын чәчәкнең уртасына куя). “Тылсымлы чәчәк” җыелып бетте. Әйдәгез, үзебезне мактап кул чабабыз. Балалар, без сезнең белән бүген нәрсә турында сөйләштек? (Балаларның җаваплары). Әйе, балалар, гаиләнең кеше тормышында әһәмияте зур. Юкка гына мәкальдә “Әти-әни – чын дустым” дип әйтелмәгәндер. Әйдәгез, бу мәкальне истә калдырырга тырышып, бергәләп кабатлагыз: “Әти-әни – чын дустым”. (Балалар кабатлыйлар). Булдырдыгыз! Гаиләләрегез бәхетле, имин булсын!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]