- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
Бурычлар:
1) балаларның көзге үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту, сюжетлы картина персонажларын игътибар белән карау, эчтәлек буенча сорауларга җавап бирү, иҗадилык элементларын күрсәтү осталыгын формалаштыру, песи һәи аның балалары исемнәрен сөйләмдә куллану, җәнлекләр гамәлен билгеләүче сүзләр хисабына сүзлек запасын киңәйтү һәм активлаштыру;
2) балаларның игътибарын, кабул итүләрен, хәтерен, сенсор сәләтләрен, уен кагыйдәләрен үтәү теләген үстерү;
3) песиләргә карата сакчыл мөнәсәбәт, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Җиһазлар: “Песи балалары белән” дигән сюжетлы картина, туп.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Балалар, урамда елның кайсы вакыты? (Көз). (Балаларны активлаштыру). (Күмәк кабатлаулар). Көз турында нәрсә беләсез? (Яфраклар саргая, яңгырлар ява, кошлар җылы якка китәләр, бакчада җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә). Урамда салкын. Ә менә песигә һәм аның балаларына өйдә бик җылы. Нинди песигә дисезме, хәзер белерсез. Балалар, килегез монда. Мин сезгә бер картина күрсәтәм. Бу картинаның исеме “Песи балалары белән” дип атала. Башта без картинаны карарбыз, аннан соң картина буенча хикәя төзербез. Картинада нәрсә сурәтләнгән? (Песи һәм аның балалары). (Балаларны активлаштыру).. Песи нинди? (Зур, матур, йомшак, йонлач). (Балаларны активлаштыру). Песи балалары нинди? (Кечкенә, шук, йонлач). (Балаларны активлаштыру). Песи нәрсә эшли? (Ул ята, ял итә). (Балаларны активлаштыру). Песигә нинди исем бирергә була? (Тамчы, Йомшаккай). Бу песи баласы нәрсә эшли? (Тәрбияче йомгак белән уйный торган песи баласына күрсәтә). (Йомгак белән уйный). (Балаларны активлаштыру). Бу песи баласына нинди исем бирергә була? (Йонлач, Шук, Пескәй, Мырау).(Активлаштыру). Ә бу песи баласы нәрсә эшли? (Тәрбияче сөт эчүче песигә күрсәтә). (Сөт эчә). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, балалар, бу песи сөт эчә. Телен чыгара да, сөтне теленә тидерә. Ул сөтне ялап эчә. (Балаларны активлаштыру). Бу песи баласына нинди исем бирик? (Йонлач, Шук, Пескәй). (Балаларны активлаштыру). Өченче песи баласы нишли? (Тәрбияче әнисе янында ятучы песигә күрсәтә). (Әнисе янында ята, ял итә). (Балаларны активлаштыру). Әйдәгез аңа исем уйлыйк. (Йонлач, Шук, Пескәй, Каракай). Балалар, картинада сурәтләнгән песиләрне ничек атарга була? (Песи гаиләсе). (Балаларны активлаштыру). Ничек уйлыйсыз, әти песи кайда икән? (Ауга киткән, башка бүлмәгә чыгып киткән). (Балаларны активлаштыру).. Уйлагыз әле, кәрҗинне бүлмәгә кем алып килде икән? (Әби, әни, өй хуҗасы). (Балаларны активлаштыру). Әйе, өй хуҗасы песине, песи балаларын бик ярата, алар турында кайгырта.
Түгәрәккә басыгыз әле. Хәзер уйнап алабыз. Мин сезгә туп ыргытам, песи нәрсә эшли белә? дип сорыйм. Тупны тоткан бала, сорауга җавап бирә. Мәсәлән, тырный (уйный, сикерә, чаба, сөт эчә, йоклый, ашый һ.б.). Бер ишеткән сүзне кабатламаска кирәк. (Уен берничә тапкыр кабатлана).
Хәзер картина буенча хикәя сөйләргә өйрәнәбез. Өйгә кайткач, әниегезгә песи һәм аның балалары турында сөйләрсез. Аңа бик күңелле булыр. Мин сезгә булышырмын. Картинада ...(песи балалары белән) сурәтләнгән. Ана песи зур ...(матур, йонлач, йомшак). Аның янында өч... (песи баласы). Алар кечкенә... (шук, йонлач, уйнарга яраталар). Бер песинең исеме...(Йонлач). Ул... (йомгак белән уйный). Икенче песинең исеме...(Мырау). Ул ...(сөт эчә). Өченче песинең исеме... (Шук). Шук ашап туйган һәм ...(әнисе янына яткан). Әти песи...(ауга киткән). Өй хуҗасы кәрҗингә йомгаклар салган. Песи балалары... (йомгак белән уйнарга яраталар). Бу картина миңа ошады, чөнки песи балалары...(матур, йомшак, җылы, шаян, шук).
Без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нәрсәләр турында хикәя төзедек? Песи һәм аның балалары сезгә ошадымы? Кемгә нинди песи баласы ошады? Сез бүген булдырдыгыз. Сез дә миңа бик ошадыгыз. Сорауларга матур итеп җавап бирдегез, картина буенча хикәя төзәргә өйрәндегез.
