- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
Бурычлар:
1) балаларда предметларны тасвирлау, вак моториканы камилләштерү, исем, сыйфат кулланып гади җөмләләр төзергә өйрәтү, предметлар атамасы, аларның өлешләрен атау, нинди материалдан ясалуы турында сөйләү хисабына сөйләмнәрен активлаштыру, “ш” авазын ныгыту;
2) балаларның кызыксынучанлыгын, игътибарын, хәтерен, фикерләвен үстерү;
3) балаларда уенчыкларга карата сакчыл караш, үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлар: видеоплеер, “Лунтик” мультфильмы видеоязмасы, Лунтик уенчыгы, “серле янчык”, уенчык машина, йомшак куян уенчыгы, курчак, төркемдә уенчык почмагында агачтан, балчыктан ясалган уенчыклар, һәр бала санынча квадрат формасында киселгән кәгазьләр.
Эшчәнлек барышы.
Өстәлдә “серле янчык” тора. Тәрбияче балалар белән (Лунтик: “Мин тудым”- дигән өлешкә кадәр) “Лунтик” мультфильмы видеоязмасын карыйлар. Тәрбияче видеоязманы сүндерә һәм балаларга Лунтик уенчыгын күрсәтә.
Тәрбияче. Исәнме, Лунтик! (Балаларны активлаштыру).
Лунтик. Исәнмесез, балалар! Мин сезнең балалар бакчасын күрергә килдем. Сез монда ниләр эшлисез соң? (Уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез, саф һавада йөрибез, шөгыльләнәбез, әкиятләр укыйбыз, китаплар карыйбыз). Монда бик рәхәт икән. (Лунтик өстәлдәге “серле янчыкны” күреп ала). Ә бу нинди матур әйбер? (“Серле янчык”). (Балаларны активлаштыру). Монда могҗизалар бармы әллә? Ә аның эчен карарга ярыймы? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар).
Тәрбияче. Әлбәттә, Лунтик, син бит кунак. Балалар, аңа рөхсәт итәбезме? ((Балаларны активлаштыру).
Лунтик. “Серле янчыкта” нәрсә бар икән? Ай, монда ниндидер дүрт тәгәрмәчле, кузовлы, кабиналы предмет бар. Нәрсә икән ул?
Тәрбияче. Балалар, Лунтикка ярдәм итегез әле, нәрсә икән ул? (Машина).
Лунтик. Ә нәрсә соң ул – машина?. Безнең Айда машиналар юк.
Тәрбияче. Балалар, кайсыгыз машина турында сөйли? Кәрим, кил, машина турында сөйлә.
Кәрим. Бу машина. Бу йөк машинасы. Аның тәгәрмәчләре, кузовы, кабинасы бар. Кабинасында руле, урындыгы, тизлек рычаглары бар. Машина белән йөк ташып уйнарга була.
Лунтик. Бигрәк матур итеп сөйләдең, мин барысын да аңладым.
Тәрбияче. Ә хәзер Лунтик, мин машина сүзен әйтәм һәм бер авазга басым ясыйм. Балалар, сез тыңлагыз һәм нинди аваз икәнен әйтерсез. Маш-шина. Балалар, сез нинди аваз ишеттегез? (Ш авазы). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес. Хәзер “ш” авазын кызлар гына әйтә. (Ш). Булдырдыгыз! Хәзер “ш” авазын малайлар гына әйтә. (Ш). Булдырдыгыз!
Лунтик Сез бик матур итеп әйтәсез, мин алай булдыра алмыйм.
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез Лунтикны “ш” авазы белән дөрес суларга өйрәтәбез. Сулыш гимнастикасы ясыйбыз: сулыш алганда кулларны як-яктан өскә күтәрәбез, сулышны чыгарганда кулларны аска төшерәбез һәм “ш” авазын чыгарабыз. (Күнегү берничә тапкыр кабатлана). Булдырдыгыз! Лунтик, син дә дөрес иттең.
Лунтик.. Әйдәгез, тагын “серле янчык” эчен карыйк, тагын нинди уенчык бар икән?
Тәрбияче. Балалар, кайсыгыз Лунтикка ярдәм итә? Марат, кил, син ярдәм ит.
Марат. (Бала кулын янчыкка тыгып уенчыкны капшый). Башы бар, ике күзе, күзе зур, авызы бар. Колагы озын. Койрыгы кечкенә. Тәпиләре дә кечкенә.
Тәрбияче. Балалар, нәрсә икән соң ул? (Куян). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар! Марат бик дөрес, матур итеп куянның билгеләрен әйтте. (Тәрбияче куянны янчыктан ала).
Лунтик. Бигрәк матур уенчык, минем беркайчан да куян күргәнем юк иде.
Тәрбияче. Балалар, кайсыгыз куян турында сөйли? Азалия, кил әле, куян турында сөйлә.
Азалия. Бу уенчык куян. Ул йомшак. Аның башы, ике күзе бар , күзләре зур, кыек карыйлар, авызы бар - кызыл. Колагы озын. Койрыгы кечкенә. Тәпиләре дә кечкенә. Куян бик куркак.
Лунтик. Куян турында бигрәк матур итеп сөйләдең, мин барысын да аңладым.
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез куллар белән куян ясап күрсәтик. (Балалар куллары белән куян ясап күрсәтәләр). Балалар, Лунтик, безне куян уйнарга чакыра.
Ап-ак куян утыра, (Балалар чүгәләп утыралар).
Колакларын селкетә. ( Куян колакларын ясап, кулларын башка куялар һәм селкетәләр).
Менә шулай, менә шулай,
Колакларын селкетә,
Аңа тик тору кыен,
Җылыта ул тәпиен.(Кулларын сыйпыйлар, уалар).
Һап, һап, һап.(Кулларын чәбәклиләр).
Җылыта ул тәпиен,
Куян тик торса туңа.(Сикерәләр).
Сикергәли ул шуңа.
Һап, һап, һап.(Кулларын чәбәклиләр). Булдырдыгыз! Балалар, паласка утырыгыз.
Лунтик. Бу янчыкта тагын нәрсәдер бар. Миңа кайсыгыз ярдәм итә?
Рания. Аның башы бар, ике кулы, ике аягы, гәүдәсе бар.
Тәрбияче. Балалар, бу нәрсә? (Курчак). Булдырдыгыз! Рания курчак турында бик дөрес итеп сөйләде. Румия, кил әле, курчак турында сөйлә.
Румия. Бу курчак, аның белән уйныйлар. Курчакның башы, башында чәче, колаклары, матур күзләре, кашы, борыны, авызы бар. Аның гәүдәсе бар, муены, ике кулы, ике аягы бар. Мин курчак белән уйнарга яратам.
Тәрбияче. Булдырдыгың Румия!
Лунтик. Курчак, куян, машина – алар миңа барысы да ошадылар. Сез дә алар турында матур итеп сөйләдегез.
Тәрбияче. Балалар, машинаны, куянны, курчакны без бер сүз белән ничек атыйбыз? (Уенчыклар). (Балаларны активлаштыру). Уенчыкларны сакларга кирәк.
Лунтик. Ә безнең Айда уенчыклар юк.
Тәрбияче. Лунтик, тирә-ягыңа кара әле, безнең төркемдә уенчыклар бик күп һәм алар барысы да төрле материалдан ясалганнар. Балалар, килегез әле, әйдәгез Лунтикка төркемдәге уенчыкларның нинди материалдан эшләнгәнен күрсәтик, аңлатыйк. Без уен уйныйбыз.
Балчыктан ясалган уенчыклар – балчык уенчыклар, (күрсәтә).
Агачтан ясалган уенчыклар – агач уенчыклар, (күрсәтә)
Пластмассадан ясалган уенчыклар – пластмасса уенчыклар, (күрсәтә)
Резинадан ясалган уенчыклар – резина уенчыклар, (күрсәтә).
Лунтик. Ничек кызык, ә кәгазьдән ясалган уенчыклар буламы? (Була, алар кәгазь уенчыклар. Без кәгазьдән уенчыклар ясадык). (Балаларны активлаштыру). Ә мин ясый белмим.
Тәрбияче. Балалар, Лунтикка кәгазьдән уенчыклар ясарга өйрәтәбезме? (Балаларны активлаштыру). Балалар, бу кәгазьләр нинди формада? (Квадрат).
Балалар тәрбияче ярдәмендә квадрат формасындагы кәгазьләрдән оригами ысулы белән уенчык ясыйлар.
Лунтик. Бигрәк матур уенчыклар, ә минем дусларымның беркайчан да кәгазь уенчыклар күргәннәре юк.
Тәрбияче. Балалар, Лунтикның дуслары кәгазь уенчыклар ясарга өйрәнсен өчен, без нәрсә эшли алабыз? (Үзебез ясаган уенчыкларны бүләк итә алабыз). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар!
Тәрбияче балалар ясаган уенчыкларны матур бүләк сумкасына сала һәм Лунтикка бирә.
Тәрбияче. Лунтик, мә бу бүләк синең дусларыңа.
Лунтик. Балалар, миңа Айга кайтырга вакыт. Сез мине бик күп нәрсәләргә өйрәттегез: уенчыклар турында сөйләдегез, уеннар уйнадыгыз, уенчык ясарга өйрәттегез. Рәхмәт сезгә! Мин үземнең дусларыма сезнең хакта сөйләрмен һәм бүләкләрегезне тапшырырмын. Сау булыгыз!
