Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау

Бурычлар:

1) уенчыкны эзлекле тасвирлап, кечкенә хикәя төзергә өйрәтүне дәвам итү: педагог сораулары ярдәмендә фикерләрен төзи белү осталыгы формалаштыруны дәвам итү;

2) бәйләнешле сөйләмнәрен, кабул итүләрен, игътибарын үстерү;

3) хикәя төзүгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар: уенчык әнкә үрдәк, уенчык үрдәк бәбкәсе.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, кулга-кул тотышып басыгыз. Әйдәгез, башта пышылдап, аннары гадәти тавыш белән, аннан соң кычкырып “Хәерле иртә!” телибез.

Тәрбияче алдан ук, эшчәнлек башланганчы , уенчык үрдәк бәбкәсен өстәлгә куя. Балалар аны карыйлар. Балалар өстәл артына утыргач, тәрбияче сиздермичә генә үрдәк бәбкәсен алып куя. Ишек шакыйлар, тәрбияче үрдәк уенчыгы алып керә.

Тәрбияче. Балалар, ямьле кояшлы җәй көнендә әни үрдәк үзенең бәбкәсен яшел чирәм ашарга алып чыккан. Үрдәк бәбкәсе югалган. Әни үрдәк бәбкәсен эзләп йөри. Балалар, сез сары йомшак үрдәк бәбкәсен күрмәдегезме? Аның исеме Бак-Бак. Әйдәгез, бергәләп чакырыйк әле: ”Үрдәк бәбкәсе, Бак-Бак, чык монда!” (Күмәк һәм индивидуаль җаваплар). (Бак-Бак куренә дә тагын кача). Сары, йомшак Бак-Бак, чык монда!

Балалар тәрбияче белән бергә кабатлыйлар. Үрдәк бәбкәсе күренә.

Тәрбияче. Әнкә үрдәк, менә Бак-Багың табылды. Кил монда, утырып тор! Балалар, ул үрдәк бәбкәсе нәрсәдер әйтергә тели. Ул сездән: “ Минем күзләрем нәрсәгә охшаган?” – дип сорый. Балалар, үрдәк бәбкәсенең күзләре нәрсәгә охшаган? (Сәдәфләргә, җиләкләргә, кечкенә шарларга, кечкенә тупларга). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар) (Тәрбияче урдәк бәбкәсен өстәл өстендә йөртә). “ Мин бик матур, әйеме?- ди үрдәк бәбкәсе. Әйе, үрдәк бәбкәсе бик матур. Балалар, үрдәк бәбкәсе матурмы? (Балаларның җаваплары). (Тәрбияче үрдәк бәбкәсен тасвирлый). “Үзең зур һәм юан, ә канатларың кечкенә, менә шундый. (Күрсәтә). Әйе-әйе, канатларың бик кечкенә. Балалар, үрдәк бәбкәсенең канатлары нинди? (Бик кечкенә)( Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, хәзер мин сезгә Бак-Бак турында сөйләп күрсәтәм. Игътибар белән тыңлагыз: “Бу үрдәк бәбкәсе Бак-Бак. Ул сары, йомшак. Бак-Бакның күзләре зур кара төймәләр кебек. Үрдәк бәбкәсе көлкеле. Үзе зур һәм юан, ә канатлары кечкенә. Бак-Бак башына түбәтәй кигән һәм эреләнеп кенә бак-бак-бак диеп алпан-тилпән китте.” Балалар, әйдәгез, үрдәк бәбкәсе Бак-Бак кебек алпан-тилпән йөреп күрсәтегез әле.(Балалар үрдәк кебек йөриләр). (Тәрбияче хикәяне тагын бер кат кабатлый) Балалар, сез хәзер үрдәк бәбкәсе Бак-Бак турында сөйләрсез. Кемнең хикәясе бик матур килеп чыга, шуны бүләк көтә.(4-6 баладан сөйләтә, хикәясе матур килеп чыккан балаларны бүләкли). Балалар, сез бүген бик дөрес, матур һәм яхшы итеп үрдәк бәбкәсе Бак-Бак турында сөйләдегез. Без әни үрдәк белән сезне рәхәтләнеп тыңладык. Үрдәк бәбкәсе Бак-Бак, син кабат әниеңә әйтмичә бер җиргә дә китмә! Әниләрне һәрвакыт тыңларга кирәк. Менә безнең балалар әниләреннән сорамыйча бер җиргә дә бармыйлар. Шулаймы, балалар? (Балаларның җаваплары). Балалар, үрдәк үзенең бәбкәсе Бак-Бак белән сезнең белән уйнарга калалар.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]