- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
Бурычлар:
балаларны җәйге табигатьтәге үзгәрешләр, чәчәкләрнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, сорауларга тулы җәенке җөмләләр белән җавап бирү осталыгын ныгыту;
логик, образлы фикерләүләрен, хәтерен, игътибарын, вак моториканы үстерү;
чәчәкләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлар: чәчәкләр (василек-күкчәчәк, ромашка, мәк, ландыш, тузганак) сурәтләнгән предметлы картинкалар; ландыш чәчәге 4 өлешкә киселгән сүрәтләнгән картинка; чәчәк өлешләре (тамыры, сабагы, яфраклары, чәчәкләре).
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Балалар, хәзер елның кайсы вакыты? (Җәй). Дөрес, җәй. Сез җәй турында нәрсәләр беләсез? (Кояш нык кыздыра, кызынырга, су коенырга була, урманда җиләкләр, гөмбәләр өлгерә, чәчәкләр күп була һ.б.). Балалар, бик яхшы! Сез табигатьнең җәй көне ничек үзгәрүен беләсез. Җәй билгеләрен дөрес атадыгыз. Сезнең өстәл өстендә конвертлар бар. Конвертны ачыгыз, эчендәге әйберләрне алыгыз. (Балалар конверт эченнән киселгән картинка өлешләрен алалар). Балалар, бу картинка таралган. Әйдәгез, җыеп карагыз әле. (Балалар дүрт киселгән өлештән ландыш чәчәге сүрәтләнгән картинка җыялар). Балалар, картинкада нәрсә ясалган? (Ландыш чәчәге). (Активлаштыру). Балалар, ландыш чәчәген энҗе чәчәк дип тә атыйлар. (Активлаштыру). Ландыш чәчәге кайда үсә? (Урманда. Ландыш чәчәге урманда үсә).(Активлаштыру). Дөрес, яхшы! Ландыш чәчәге урманда үскәч,ул нинди чәчәк була инде? (Урман чәчәге. Урманда үсә торган чәчәк). (Активлаштыру). Ландыш чәчәгенә игътибар белән карагыз. Ландыш чәчәге нинди? (Ландыш чәчәге кечкенә кыңгыраулар кебек, аның зур яшел сабагы нечкә, чәчәкләре кечкенә ак). (Активлаштыру). Кем ландыш чәчәге турында матур итеп сөйләп бирә ала? (Тәрбияче бер баладан сорый). Бик яхшы, ландыш чәчәге турында матур итеп сөйләдегез. Хәзер картинкаларыгызны өстәл кырына куегыз. Игътибар белән тактага карагыз! (Җыелма кесәгә чәчәкләр сурәтләнгән предметлы картинкалар куелган). Балалар, картинкаларда нинди чәчәкләр сурәтләнгән, исемнәрен атагыз әле. (Балалар чәчәкләрнең исемнәрен атап (күкчәчәк, ромашка, мәк, ландыш, тузганак), бер-бер артлы җавап бирәләр). Балалар, күкчәчәк, ромашка, мәк, ландыш, тузганак бер сүз белән ничек аталалар? (Чәчәкләр). (Активлаштыру). Балалар, исегезгә төшерегез әле, чәчәкләр нинди өлешләрдән торалар, аларның нәрсәләре бар? (Тамыры). Дөрес, тамыры бар. (Тәрбияче җыелма кесәгә тамыр сурәтләнгән картинка куя). Менә ул тамыр. Чәчәкнең тагын нәрсәсе бар? (Сабагы). (Тәрбияче сабак сурәтләнгән картинканы куя). Менә чәчәкнең сабагын да куйдык. Ә тагын нәрсәсе бар? (Яфраклары). (Тәрбияче яфрак ясалган картинка куя). Чәчәкнең яфраклары да булды. Чәчәкнең тагын нәрсәсе бар? (Чәчәге). Бик дөрес, матур чәчәге бар. (Тәрбияче чәчәк ясалган картинка куя). Хәзер, балалар, чәчәкне тасвирлап, аның турында сөйләп карагыз. Мин сезгә күкчәчәкне тасвирлап күрсәтәм. Игътибар белән тыңлагыз. “Күкчәчәк- кечкенә генә зәңгәр чәчәк, аның сабагы нечкә, яфраклары бик матур. Ул басуда (кырда) үсә”. (Алга таба тәрбияче балаларны чакыра, алар һәр чәчәкне тасвирлыйлар). Балалар, ә хәзер уен уйнап алыйк. Сез чәчәкләр булырсыз. Күктә кояш елмая. Матур итеп басыгыз. Бармакларыгызны җәеп, кулларыгызны өскә - кояшка күтәрегез! (Балалар кулларын күтәрәләр). Чәчәкләр кояшка карыйлар, аның җылысын тоялар. (Балалар аяк очларына басып, кояшка таба үреләләр). Кояш йокларга ята, чәчәкләр дә йоклый. (Чүгәлиләр, кулларны аска төшерәләр). (Уен 2-3 тапкыр кабатлана. Музыка куярга да була). Балалар, мин сезгә “Бу чәчәк кайда үсә?” уенын тәкъдим итәм. Мин сезгә чәчәкләр сурәтләнгән картинкалар күрсәтәм, ә сез аларның кайда үсүен әйтерсез. (Тәрбияче мәк (ландыш, күкчәчәк) күрсәтә). Бу нинди чәчәк? (Мәк). Мәк кайда үсә? (Бакчада). Бу нинди чәчәк? (Ландыш). Ландыш кайда үсә? (Урманда). Бу нинди чәчәк? (Күкчәчәк). Ул кайда үсә? (Басуда яки кырда). Бик дөрес, балалар. Бакчада үсә торган чәчәкләрне махсус утырталар, аларны карыйлар, тәрбиялиләр. Алар бакча чәчәкләре дип аталалар. (Активлаштыру). Урманда үсә торган чәчәкләрне беркем дә утыртмый, алар үзләре үсәләр һәм урман чәчәкләре дип аталалар. (Активлаштыру). Басуда (кырда) үсә торган чәчәкләрне дә беркем дә утыртмый, алар үзләре үсәләр һәм басу (кыр) чәчәкләре дип аталалар. (Активлаштыру). Балалар, җирдә чәчәкләр күп булса, җиребез матур, һава саф була. Чәчәкләрне яратыгыз һәм саклагыз! Чәчәкләрне өзмәгез! Урманнар, болыннар һәм бакчалар чәчәкләргә күмелсен! Безне сокландырсын!
