- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Тема. 9 майны каршылап...
Бурычлар:
1) балаларның Җиңү көне турында күзаллауларын формалаштыруны, хәрби һөнәрләр, аларның баш киемнәре белән таныштыруны дәвам итү, сугышчыларның батырлыгы турында сөйләү, хәрби техника турында белемнәрен киңәйтү;
2) балаларның диалогик сөйләмен, конкрет-образлы фикерләвен, игътибарын, кызыксынуын, конструктив осталыкларын үстерү;
3) хәрби һөнәрләргә, ветераннарга карата хөрмәт, патриотик, горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар: марш аудиоязмасы, Ватан сугышы сурәтләнгән рәсемнәр, Җиңү бәйрәме сурәтләнгән рәсемнәр: мәңгелек ут, һәйкәлләр, сугыш ветераннарын котлау, диңгезчеләр, танкистлар, очучылар, чик сакчылары төшкән рәсемнәр, аларның баш киемнәре, таякчыклар. Самолетлар, корабллар, танклар, пушкалар, ракеталар рәсеме.
Эшчәнлек барышы.
Аудиоязмада марш яңгырый. Балалар урыннарына утыра.
Тәрбияче. Җиңү көне уңаеннан безнең илебезне саклаучылар турында сөйләшик. Бөек Ватан сугышы бик озак барган. Илгә, аның кешеләренә зур кайгылар, җимерүләр алып килгән. Бу сугыш турында нәрсә ишеткәнегез бар? (Балаларның җаваплары). Бүген без тыныч илдә яшибез. Җиңү көнендә сугыш ветераннарын, олы яшьтәге әби – бабайларны бәйрәм белән котлыйбыз, аларга саулык – сәламәтлек телибез. Бөек җиңүне фронттагы солдатлар, авыл-шәһәрдә эшләүче кешеләр яулаган. Бик күпләр сугыш кырында үлеп калганнар. Аларның батырлыгын искә алып, һәйкәлләр куялар. Һәйкәлләр янында һәрвакыт тере чәчәкләр. Бу чәчәкләр сугышта катнашкан, батырлык күрсәткән, гаиләләренә кайта алмаган солдатларга рәхмәт билгесе һәм истәлеге. Сугыш ветераннары елдан - ел азая бара. Алар сез яшәгән йортта, подъездда да яшәргә мөмкин. Аларны күрсәгез, бәйрәм белән котларга онытмагыз. “Бәйрәм белән! Җиңү өчен сезгә рәхмәт”, - дип әйтегез.
Безнең солдатлар диңгездә, коры җирдә, һавада да дошманнар белән сугышканнар. Безнең илнең солдатлары нинди? (Кыю, көчле, курку белмәс, илне яратучан). (Балаларны активлаштыру). Балалар, самолетта, вертолетта очучы сугышчыларны кем дип атыйлар? (очучы, очучылар). (Балаларны активлаштыру). Парашют белән сикерүчеләрне кем дип атыйлар. (Парашютчы). (Балаларны активлаштыру). Танкта хезмәт итүчеләрне кем дип атыйлар? (Танкистлар). (Балаларны активлаштыру). Корабта, су асты көймәләрендә хезмәт итүчеләрне кем диләр? (Диңгезчеләр). (Балаларны активлаштыру). Дәүләт чиген саклаучыларны кем дип атыйлар? (Чик сакчылары). (Балаларны активлаштыру). (Тәрбияче әңгәмәне рәсемнәр күрсәтү белән бергә алып бара). Балалар, һәр гаскәр төренең хәрби киеме бар. Өстәлдә хәрбиләрнең баш киемнәре ята. Әйдәгез аларның кемнеке икәнен билгелик. Шлем кемгә... (танкистка). Бескозырка кемгә...(диңгезчегә). Пилотка кемгә...(солдатка). Яшел фуражка кемгә... (чик сакчысына). Зәңгәр фуражка кемгә...(очучыга). Булдырдыгыз. (Тәрбияче дөрес җавап биргән балаларга өстәлдә яткан баш киемнәрен кидерә).
Хәрбиләргә хәрби техника ярдәмгә килә. Солдатлар, офицерлар төрле хәрби техника белән эшлиләр. Әйдәгез нинди хәрби техника бар икәнен карыйк әле. (Тәрбияче рәсемнәр күрсәтә: танк, самолет, вертолет, ракета, корабль, су асты көймәсе. Балалар техниканы атыйлар һәи кабатлыйлар). Балалар, сезнең өстәлләрдә таякчыклар ята. Шулардан үзегезгә ошаган хәрби техниканы ясагыз. (Балалар биремне үтиләр).
Әйдәгез “Очучылар һәм очкычлар” дигән уенны уйнап алыйк. (Балалар уйныйлар).
