- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Тема. Җиңү бәйрәме
Бурычлар:
1) балаларның Җиңү көне турында күзаллауларын формалаштыру, кайбер хәрби һөнәрләр: диңгезчеләр, танкистлар, очучылар, чик сакчылары белән таныштыруны дәвам итү;
2) балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, игътибарын, кызыксынуын, сүзлеген үстерү;
3) хәрбиләр һөнәренә хөрмәт, патриотик, горурлык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар: диңгезчеләр, танкистлар, очучылар, чик сакчылары төшкән рәсемнәр (алар үзләренә хас булган эш гамәлләрен башкаралар), Очкычлар, корабльләр, танклар, пушкалар, ракеталар сурәтләнгән рәсемнәр. Д.Тухмановның “Җиңү көне” (День Победы) җырының аудиоязмасы.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Балалар, карагыз әле безнең бүлмә бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, төрле төстәге флажоклар, плакатлар эленгән. Ни өчен шундый бәйрәмчә һәм тантаналы бүген төркемдә? (Иртәгә зур бәйрәм – Җиңү көне). Булдырдыгыз. (Тәрбияче “Җиңү көне” (День Победы) җырының аудиоязмасын куя, балалар аның бер куплетын тыңлыйлар). Әйе, иртәгә безнең халкыбыз Җиңү көнен билгеләп үтәчәк. Бик озак еллар элек сугыш булган, ул безнең илгә зур кайгылар һәм җимерелүләр алып килгән. Бу сугышта дошманга каршы солдатлар батырларча көрәшкәннәр. Алар арасында очучылар, танкистлар, диңгезчеләр булган. (Тәрбияче рәсемнәр күрсәтә). Сугышта катнашкан кешеләр хөрмәтенә һәйкәлләр куялар. Һәйкәлләр янында һәрвакыт тере чәчәкләр. Бу чәчәкләр белән безнең солдатларны искә алабыз, аларга батырлыклары өчен рәхмәт әйтәбез, алар белән горурланабыз. Хәзер сугышта катнашкан әби-бабайлар инде бик картайган. Җиңү көнендә алар орден-медальләрен кияләр, бәйрәмдә катнашалар. Карагыз әле бу орден-медальләр аларны ничек бизи! (Тәрбияче рәсемнәр күрсәтеп сөйли). Бу әби-бабайлар сугыш ветераннары. (Балаларны активлаштыру). Әгәр дә сезнең подъездда, сезнең гаиләдә сугыш ветераннары булса, аларны бәйрәм белән котларга онытмагыз. “Сезне бәйрәм белән котлыйм”, дип әйтегез. Җиңү көнендә без үлгәннәрне искә алабыз, исәннәргә саулык телибез, алар алдында, аларның батырлыгы алдында баш иябез. (Тәрбияче сөйләмен рәсемнәр белән алып бара).
Безнең армия зур һәм көчле. Россия армиясе үз халкын дошманнардан һәрвакыт саклаган, хәзер дә саклый. Безнең армиядә төрле гаскәрләр хезмәт итә.
Тәрбияче балаларга иллюстрацияләр күрсәтә. Бу рәсемнәрдә төрле хәрби гаскәрләрнең хезмәте сурәтләнгән: диңгезчеләр, танкистлар, очучылар, чик сакчылары.
Тәрбияче. Балалар, бу рәсемнәргә карагыз әле. Солдатлар нәрсә эшлиләр? Ни өчен солдатларга шөгыльләнергә, тренировкаларда булырга кирәк? (Балаларның җаваплары). Илне саклау һәм яклау өчен солдатлар нәрсә эшлиләр? (Балаларның җаваплары). Безнең илнең солдатлары көчле булу өчен, аларга тренировкаларга йөрергә, хәрби хезмәткә өйрәнергә кирәк. Аларны оста итеп атарга, каршылыкларны җиңәргә, сикерергә, үрмәләргә, йөзәргә өйрәтәләр. Солдат булу өчен бүген үк әзерләнергә кирәк. Хәзер без “Сигнальщиклар” дигән күнегү ясарбыз.
Без җирдә басып торабыз (Аяклар азрак аерылган, куллар артта),
Корабльдә йөзәбез (Куллар алга куела һәм тиз генә артка җибәрелә).
Һәрвакыт сигнал бирәбез, шундый приказ безгә бирелгән (Ике кулны да аркага куялар)
Уңга – борыл (Баш уңга борыла, уң кул аркага куела)
Сулга - борыл (Баш сулга борыла, сул кул аркага куела)
Йоклама, сигнал бирергә онытма! (Катып калырга: смирно).
Балалар, сугыш вакытында һәм хәзер дә безнең солдатларга хәрби техника ярдәмгә килә. Хәрби техникага нәрсәләр керә? (Очкычлар, корабльләр, танклар, пушкалар, ракеталар). (Тәрбияче балалар атаган техниканың рәсемнәрен күрсәтә). (Балаларны активлаштыру). Балалар, Җиңү бәйрәме уңаеннан әйдәгез “Россия армиясе” дигән макет төзибез. Бу макетта зәңгәр төс белән нәрсәне билгелик? (Диңгезне билгелик). (Балаларны активлаштыру). Яшел төс белән нәрсәне билгелик? (Коры җирне). Ни өчен коры җирне яшел төс белән билгеләдек? (Җирдә яшел үлән, агачлар, куаклар үсә). (Балаларны активлаштыру). Һаваны нинди төс белән билгеләргә була? (Күк төс белән). Әйе, күк (голубой) төс белән һаваны ясыйк. (Балалар тәрбияче белән бергә биремне үтиләр). Балалар, хәзер хәрби техниканы, хәрбиләрне тиешле урынга куярга кирәк. Очкыч янына...(очучы) килде. Очкычны кая куябыз? (Һавага). (Балаларны активлаштыру). Һавадан парашютта ...(парашютист) төште. Танк янына ...(танкист) басты. Танк белән танкистны кая куябыз? (Җиргә). (Балаларны активлаштыру). Корабль янында...(диңгезчеләр) тора. Корабльне кая куябыз. (Диңгезгә). (Балаларны активлаштыру). Машинага...(солдатлар утыра). Дәүләт чиген ...(чик сакчылары) саклый. Балалар, карагыз әле, нинди матур макет барлыкка килде! Төрле гаскәре булган армия – көчле армия. Ул үз илен диңгездә, коры җирдә, һавада да саклый ала.
