Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы

Бурычлар:

1) Татарстан байрагының төсләрен ныгыту, агач һәм тукыманың билгеләрен ачыклау, кәгазь белән эшләү алымнарын камилләштерү, Җиңү көне турында мәгълүмат бирү;

2) балаларның сүзлекләрен активлаштыру, игътибарын, хәтерен, кабул итүләрен, флагта төсләрне дөрес урнаштыру осталыгын үстерү;

3) Татарстан байрагына карата горурлык хисләре, Җиңү бәйрәменә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар: Татарстан байрагы (кечерәйтелгән копиясе), һәр балага җитәрлек санда яшел, ак, кызыл кәгазъ кисәкләре, таякчык, клей, салфетка, пумала, клеенка.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, без яши торган планета ничек атала? (Җир). (Активлаштыру). Җир шарында бик күп илләр, республикалар бар. Шулар арасында матур һәм бай ил – безнең илебез. Зәкия Туфайлова туган илебез турында менә нинди шигырь язып калдырган:

Туган ил ул – алтын арышлар,

Туган ил ул – зифа камышлар,

Туган ил ул – иркен болыннар,

Болыннарда нәни колыннар.

Туган ил ул - зәңгәр диңгезләр,

Туган туфрак, үскән нигезләр.

Туган илдә - барыбыз бертуган,

Бик кадерле безгә ул шуңа.

Туган ил ул була бер генә,

Туган илнең кадерен бел генә.

Балалар, безнең республикабыз ничек атала? (Татарстан). (Балаларны активлаштыру). Татарстанда төрле халыклар яши. Һәр халыкның үз теле, җырлары, биюләре, әкиятләре, уеннары бар. Без күп, без төрле, ләкин безнең туган җиребез бер, ул безне берләштерә. Татарстан безне берләштерә. Безнең республикада яшәгән балаларны Татарстан балалары дип атыйлар. Сез Татарстан балалары. (Балаларны активлаштыру). Балалар, нәрсә ул туган ил? (Без туган җир, без яши торган җир). (Балаларны активлаштыру).. Балалар, һәр илнең үз байрагы бар, Татарстанның да байрагы бар. (Тәрбияче өстәлгә Татарстан байрагын куя). Байракта нинди төсләр бар? (Яшел, кызыл, ак). (Балаларны активлаштыру).

Өч төс балкый безнең байракта.

Ак төс – безнең намус төсебез.

Яшел төсе – безнең яшәү төсе.

Кызылында чагыла көчебез.

Ак төс нәрсәне аңлата? (Балаларның җаваплары). Дөрес әйтәсез, ак төс ул чисталык, пакълык. Табигатьтә ак төстә нәрсәләр бар? (Ак каен, ак кар, ак ромашка, ак болытлар, чәчәк атучы алмагачлар, шомыртлар). (Балалар җавап бирә алмасалар, рәсемнәр күрсәтергә була). Байрактагы кызыл төс нәрсәне белдерә? (Иң матур төс). Кызыл төс нәрсәне белдерә? (Бу кояш төсе, ут төсе, көз төсе, ул шатлык, сөенеч төсе ). (Активлаштыру). Балалар, яшел төс нәрсәне белдерә? (Тынычлык төсе, яшәү төсе). Табигатьтә нинди яшел әйберләр бар? (Яшел яфраклар, яшел үлән, яшел чыршы, яшел нарат). (Активлаштыру). Балалар, Татарстан байрагы үз эченә туган табигатьнең барлык төсләрен алган, бу төсләр безнең илнең матурлыгы, байлыгы турында сөйлиләр. Әйтегез әле, безгә, безнең илгә байрак ни өчен кирәк? (Ул безне берләштерә, байракка карап, кешеләрнең кайда яшәгәнен белеп була). (Балаларны активлаштыру). Безнең республиканың байрагы бик матур. Бәйрәмнәр, тантаналы вакыйгалар булганда урамнарны байраклар белән бизиләр. Балалар, тиздән безнең зур илебез Җиңү көнен бәйрәм итәчәк. Җиңү бәйрәменә барлык кеше әзерләнә. Олысы да, кечесе дә мәңгелек ут янына барып, чәчәкләр куялар, байраклар күтәреп демонстрациягә чыгалар. Өлкән кешеләрне, сугыш ветераннарын бәйрәм белән котлыйлар. Сез дә әти-әниләрегез белән бәйрәмгә барырсыз. Бу бәйрәм өчен байраклар ясыйк. Ә аны ясаганчы ял итеп алыйк.

Бер бармак – ялгыз бармак,

Ике бармак пар булмак.

Өч бармакта байтак көч,

Дүрт бармакта күмәк көч,

Биш бармакта тулы көч,

Тулы көч ул – бердәм көч,

Бергә-бергә эшләрбез,

Дуслар булып, иртә-кич.

Һәр юлны әйткәндә, бармаклар очыннан төбенә таба дүрт тапкыр сыпырабыз. Яисә, бармакларны җәеп, учны аска каратып куябыз, һәр юлны әйткәндә, чәнчә бармактан тотынып, бер бармак күтәрелә бара: башта бер бармак, аннан ике бармак күтәрелә, эш шулай дәвам итә. Күнегү ике кулның бармаклары белән дә башкарыла

.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, һәр байракның таягы (тоткасы) һәм тукымасы бар. байракның таягы агачтан ясала. (Активлаштыру). Таяк - нык материал, тотып карагыз әле. (Тәрбияче балаларга байракның таягын тоттыра). (Активлаштыру). Тукыма агачка беркетелә. Булдырдыгыз. Тагын бер тапкыр байракның таягын күрсәтегез әле. Ул ничек атала? Байракның тукымасын күрсәтегез. Хәзер без сезнең белән кечкенә байраклар ясарбыз. Байрак ясау өчен яшел кәгазъ кисәгенә башта ак кәгазъне, аннан соң кызыл төстәге кәгазъне ябыштырабыз. (Тәрбияче эш алымнарын күрсәтә). Менә яшелле, аклы, кызыллы тукыма килеп чыкты. Аны урталай бөгәбез. (Күрсәтә). Бер өлешен клей белән ябыштырырга кирәк. Уртага таякчыкны куярга кирәк. Менә шулай. (Тәрбияче эш алымын күрсәтә). Тукыманың ике өлешен дә кушарга, пөхтә итеп кул белән йөртеп чыгарга. Менә байрак әзер. (Балалар байрак ясыйлар, ярдәм кирәк булган балаларга тәрбияче индивидуаль якын килә). Балалар, сез булдырдыгыз. Нинди матур байраклар ясадыгыз! Бу байраклар белән Җиңү көне бәйрәменә бара аласыз. Сез ясаган байраклар җилдә җилфер-җилфер килерләр. (Балаларны активлаштыру).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]