- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Тема. Яз килә, яз!
Бурычлар:
1) балаларның яз, аның айлары, билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту, эшчәнлектә кулланган сүзләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру, табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнеш турындагы күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү;
2) балаларның игътибарын, хәтерен, кызыксынуын, фикерләвен, хәрәкәтен, кабул итүләрен үстерү;
3) балаларда табигатькә карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Җиһазлар: “Ел фасыллары” фильмы яки А3 форматында кыш, яз, җәй, көз, “Яз көне җәнлекләр” картиналары, А5 форматында 10 иртә яз, 10 яз уртасы, 10 яз ахыры сурәтләнгән карточкалар, умырзая, тузганак чәчәге, үги ана чәчәге, энҗе чәчәк рәсемнәре, һәр бала санынча буялмаган күбәләк рәсемнәре.
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез бер-беребезгә карап, елмаеп сәламләшик. (Балалар бер-берсенә карап елмаялар, башларын ияләр).
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара? (Яз). Булдырдыгыз! Балалар, ә сез бу табышмакның яз турында икәнен каян белдегез? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Анда язның нинди билгеләре турында әйтелә? (Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде, көннәр озая, төннәр кыскара). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Ә хәзер елның кайсы вакыты? (Яз). Балалар, менә бу рәсемнәргә карагыз.
Тәрбияче балаларга “Ел фасыллары” фильмын яки картинасын карарга тәкъдим итә.
Тәрбияче. Балалар, картинада язның нинди билгеләрен күрәсез? (Кар эри, тамчылар тама, гөрләвекләр ага). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Әйе яз килде. Балалар, сез беләсезме, иртә яз, яз уртасы, яз ахыры була. Бергәләп кабатлыйк: иртә яз, яз уртасы, яз ахыры (Балаларны активлаштыру). Балалар, без сезнең белән рәсемнәр карарбыз, ә сез сайлап алган рәсемегезнең язның кайсы чорына туры килгәнен әйтергә тырышырсыз.
Тәрбияче А5 форматында 10 иртә яз, 10 яз уртасы, 10 яз ахыры сурәтләнгән карточкалар тәкъдим итә. Балалар өстәл янына килеп, шул карточкаларны алалар һәм үз фикерләрен аңлаталар.
Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Әйе иртә язда әле карлар эри генә башлый, гөрләвекләр ага, җылы яктан кошлар кайта башлый. Яз уртасында кар эреп бетә, җылы яктан кошлар кайтып бетә, кешеләр урамнарны чистартырга чыгалар, агачлар утырталар. Бергәләп урамнарны җыештыру, агачлар утырту өмә дип атала. Бергәләп кабатлыйк: өмә. (Балаларны активлаштыру). Яз ахырында агачлар яфрак яра башлый, җир өсте яшел чирәм белән каплана. Балалар, кошлар җылы яктан кайчан кайта? (Яз башында). Балалар, ә җылы яктан нинди кошлар кайта? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Әйе, яз көне җылы яктан торналар, күкеләр, карлыгачлар, сыерчыклар, кара каргалар, тургайлар кайталар. Балалар, кошлар җылы яктан кайткач, яз уртасына кадәр оялар коралар, ә яз ахырында балалар чыгаралар. Бергәләп кабатлыйк: оя коралар, бала чыгаралар. (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә яз көне җәнлекләр нишли икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). (Тәрбияче “Яз көне җәнлекләр” картинасы күрсәтә). Әйе, яз көне җәнлекләр тормышында да үзгәрешләр була. Нинди үзгәрешләр икән? (Яз көне куяннар ак туннарын салып, соры туннарын кияләр. Барлык җәнлекләр кышкы йоннарын коеп, яңаларын кияләр. Җәнлекләрнең балалары туа. Аюлар, керпеләр кышкы йокыдан уяналар). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар! Балалар, яз көне матур чәчәкләр үсә. Нинди чәчәкләр икәнен сез үзегез белергә тиеш. Без хәзер “Бу нинди чәчәк?” дигән уен уйнарбыз.
Өстәлдә А5 форматында төрле язгы чәчәкләр ясалган карточкалар ята, алар капланган. Балалар бер-бер артлы өстәл янына киләләр, бер рәсемне алалар, чәчәкнең исемен атыйлар, 2-3 җөмлә белән чәчәк турында сөйлиләр.
Тәрбияче. Алия, кил, бер рәсемне ал әле. Анда нинди чәчәк ясалган?
Алия. Бу умырзая чәчәге. Ул иртә язда кар астыннан чыга. Умырзая урманда үсә.
Тәрбияче. Булдырдың Алия! Самат, син дә бер рәсемне ал.
Самат. Бу тузганак чәчәге. Ул яз ахырында чәчәк ата. Тузганак чәчәге сары төстә.
Тәрбияче. Булдырдың, Самат! (Шул рәвешле тәрбияче балалардан сорый, кайбер чәчәкләрнең атамасын аңлатырга мөмкин). Балалар, чәчәкләрне сакларга кирәк, аларны өзәргә ярамый, өзмичә генә сокланырга кирәк. Балалар, әйдәгез, без дә чәчәкләр булып уйныйк.
Бездә беренче чәчәкләр
Таҗларын чыгарганнар. (Балалар кулларын алга таба җәяләр).
Аз гына җил иссә дә, (Балалар кулларын өскә күтәреп җил исү хәрәкәте ясыйлар).
Башларын аска игәннәр. (Балалар башларын аска ияләр).
Бездә беренче чәчәкләр
Башларын чайкый-чайкый, (Балалар ике якка башларын чайкыйлар).
Йокыга да талганнар, (Балалар кулларын берякка куеп йокыны имитациялиләр). Булдырдыгыз, балалар! Балалар, сез хәтерлисезме, безгә Яз килгән иде? (Балаларның җавабы). Ул сезгә менә мондый матур күбәләк рәсемнәре калдырган иде. Әйдәгез Язга рәхмәт әйтик. (Балаларны активлаштыру). Ләкин бу күбәләкләр барысы да ак төстә. Матур булсын өчен аларны төрле төсләргә буярга кирәк. (Балалар күбәләк рәсемнәрен буйыйлар). Булдырдыгыз, балалар! Күбәләкләрегез бик матур килеп чыккан. Без сезнең белән бүген ел фасыллары, яз айлары, яз билгеләре турында сөйләштек. Саф һавага чыккач, бу билгеләрне күзәтербез.
