- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Тема. Яз бүләкләре
Бурычлар:
1) балаларның яз, аның билгеләре турындагы белемнәрен, бер, күп төшенчәсен куллануларын ныгыту, бишкә кадәр санарга өйрәтү, киң, тар, яңгыравык, күңелле, тыныч тавыш, кычкырып сүзләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру, табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнешләрне аңлатуны һәм яз көне башкарыла торган эш турындагы күзаллауларын формалаштыруны дәвам итү, куркынычсызлык кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйтү;
2) балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, ишетү сәләтен, кабул итүләрен үстерү;
3) балаларда табигатькә карата сакчыл караш, кайгыртучанлык, үзара дуслык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар: җылы яктан кайткан кошлар тавышы аудиоязмасы, тәрбияче өчен Яз костюмы, фланелеграф, кара карганың, сыерчыкның, тургайның, торнаның, карлыгачның аерым контурлы рәсемнәре, А4 форматында кояш рәсеме, А3 форматында яз көне ике күлдәвектән барлыкка килә, аннан соң ике ул тар һәм киң гөрләвек булып агуны сурәтләгән сюжетлы картина, “гөрләвек” ясау өчен ике тасма яки ике сикергеч (скакалка), балалар санынча кәгазьдән ясалган көймәләр, су салынган табаклар.
Эшчәнлек барышы.
Балалар уйныйлар, аудиоязмада җылы яктан килгән кошлар тавышы яңгырый. Яз костюмы киеп, төркемгә тәрбияче керә.
Тәрбияче. Балалар, сез нинди тавыш ишетәсез? (Кошлар җырлый). (Балаларны активлаштыру). Ни өчен кошлар шулай матур итеп җырлыйлар икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Дөрес, балалар, яз килде, көннәр җылына, кояш ныграк җылыта, гөрләвекләр ага, кошлар Туган якларына кайталар, шуңа шатланып җырлыйлар, бөтен кеше шатлана. Әйдәгез яз билгеләрен бергәләп кабатлыйк әле: көннәр җылына, кояш ныграк җылыта, гөрләвекләр ага, кошлар Туган якларына кайталар. (Балаларны активлаштыру).
Көннәр аяз, күктән алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы –
Сагынып көткән яз килә.
Кошлар кайта, каңгылдашып
Казлар кычкыра.
Ә кояш көне буена
Гел көлеп тора.
Балалар, мин сезгә бүләк алып килдем. Язның беренче бүләге – кошлар. (Кошлар тавышы аудиоязмасын акрын гына уйнаталар). Балалар, кошлар ничек җырлый: кычкырыпмы, әллә тынычмы? (Тыныч). (Балаларны активлаштыру). (Кошлар тавышы аудиоязмасын кычкыртып уйнаталар). Ә хәзер кошлар ничек җырлый? (Кычкырып). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә кошларның тавышлары тагын нинди? (Матур, яңгыравык, күңелле). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Булдырдыгыз балалар! Балалар, әйдәгез кошларны чакырыйк.
Күктә оча каргалар,
Кычкыралар: “Кар” да “Кар”. (Фланелеграфка кара карганың контурлы рәсеме куела). Балалар, бу нәрсә? (Кара карга, кош). (Балаларны активлаштыру). Әйе, монда ничә кош бар? (Бер). (Балаларны активлаштыру).
Чакырабыз кошларны,
Кошлар, әйдә килегез,
Язны алып килегез! (Фланелеграфка сыерчыкның, тургайның, торнаның, карлыгачның контурлы рәсеме куела). Балалар, бу нинди кошлар? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Әйе, безгә тагын сыерчык, тургай, торна, карлыгач очып килделәр. Балалар, безгә ничә кош очып килде? (Күп). (Балаларны активлаштыру). Әйдәгез кошларны саныйк: бер, ике, өч, дүрт, биш. (Балаларны активлаштыру). Балалар, әйдәгез кошларны карыйк әле, алар нинди өлешләрдән тора икән? Илгиз, кил әле, сыерчыкның нәрсәләре бар, күрсәт.
Илгиз. Кошның башы, томшыгы, күзләре, гәүдәсе, койрыгы, канатлары, аяклары бар. (Тәрбияче берничә баланы чакырып фланелеграфтагы һәр кошның өлешләрен әйттерә).
Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар! Кошларның нинди өлешләрдән торуы исегезгә төштеме? Балалар, кошлар бер-берсенә охшаганмы? (Балаларның җаваплары). Әйе, аларның барысының да башы, томшыгы, күзләре, гәүдәсе, койрыгы, канатлары, аяклары бар. Ә нәрсәләре белән аерылып торалар? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Дөрес, балалар, кара карганың томшыгы зур, ул кап-кара төстә; сыерчык төрле төстәге каурыйлар белән капланган; тургай кечкенә, соры төстә; торнаның томшыгы һәм аяклары озын; карлыгачның койрыгы озын һәм ике чатлы. Балалар, ә кошлар нәрсәләр эшли беләләр? (Очалар, суда коеналар, җим чүплиләр, бала чыгаралар). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, балалар, әйдәгез без дә кошлар кебек очып уйныйк.
“Очты - очты” уены уйнала.
Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар! Яз сезгә тагын бер бүләк алып килде. (Тәрбияче фланелеграфка кояш рәсеме куя). Бу нәрсә? (Кояш). (Балаларны активлаштыру). Балалар, ә кояш нинди? (Түгәрәк, сары, күңелле, елмая). (Балаларны активлаштыру). Ул ни өчен елмая икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Дөрес, чөнки урамда яз. Әйдәгез без дә бер-беребезгә карап елмаешыйк. (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз! Язның сезгә тагын бер бүләге бар. Бу – гөрләвек. Бергәләп кабатлыйк: гөрләвек. (Балаларны активлаштыру). Башта күлдәвекләр барлыкка килә, аннан соң ул гөрләвек булып ага. (Тәрбияче яз көне күлдәвекләр барлыкка килә, аннан соң ул гөрләвек булып агуны сурәтләгән сюжетлы картина күрсәтә). Балалар, безнең дә бүлмәдә “гөрләвек” бар икән. (Ике тасма яки сикергеч (скакалка) куеп “гөрләвек” .ясала). Әйдәгез, бу “гөрләвек” аша сикереп чыгабыз, яхшылап сикерегез, аякларыгыз чыланмасын. Булдырдыгыз, беркемнең дә аягы чыланмады. Аяклар чыланса нәрсә була? (Авырыйбыз). (Балаларны активлаштыру). Әйе, ә чирләмәс, авырмас өчен без массаж ясыйбыз. Тамагыбыз авыртмасын, яхшылап сыпырыйк әле. (Биш тапкыр муеннарын сыпыралар). Төчкермәскә, йөткермәскә борыннарны уабыз. (Биш тапкыр имән бармаклар белән борынны сыпыралар). Маңгайны да онытмыйк, яхшылап аны ышкыйк. (Биш тапкыр уч төбе белән маңгайларын ышкыйлар). Колаклар да калмасын, аларны да сыпырыйк. (Биш тапкыр имән һәм урта бармаклар белән колак яфракларын ышкыйлар). Без чирдән курыкмыйбыз, рәхәтләнеп уйныйбыз. Булдырдыгыз балалар! Балалар, рәсемгә карыйк әле, монда ничә гөрләвек бар? (Күп, ике). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Балалар, бу гөрләвек тармы, әллә киңме? (Киң). (Балаларны активлаштыру). Ә монысы нинди? (Тар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, яз көне гөрләвектә көймәләр йөздереп уйныйлар, ләкин уйнаганда сак булырга кирәк, аякларны чылатмаска, батмаска , бер-берең белән төртешмәскә кирәк. Ул көймәләрне нәрсәдән ясыйлар? (Кәгазьдән, агачтан). (Балаларны активлаштыру). Балалар, без дә хәзер көймәләр йөздерербез.
Тәрбияче алдан ук кәгазьдән ясалган көймәләр тарата. Су салынган табакта көймәләрне йөздерәләр.
Тәрбияче.
Җилләр, җилләр,
Еракларга, зур елгага корабларны җибәр!
Балалар, Яз безгә нинди бүләкләр җибәрде? (Кошлар, кояш, гөрләвекләр). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар! (Балалар уйнауларын дәвам итәләр).
