- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
Бурычлар:
1) балаларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыруны дәвам итү, ягымлы сүзләр куллану хисабына сүзлекләрен активлаштыру;
2) балаларның кызыксынуын, игътибарын, хәтерен үстерү;
3) балаларда дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлар: балалар кычкырган, шаулаган тавыш язылган аудиоязма, А4 форматында иллюстрацияләр: балалар аш өстәле артында матур итеп утыралар, балалар калакны дөрес итеп тотканнар, пөхтә итеп ашыйлар, балалар уечыкны урынына куялар, уенчыкны бер-берсенә бирәләр. Бергә дус уйныйлар.
Эшчәнлек барышы.
Балалар кычкрган, шаулаган тавыш язылган аудиоязма яңгырый. Төркемгә Йомшаккай (уенчык кулланырга мөмкин) килеп керә.
Тәрбияче. Балалар, сез берәр нәрсә аңлыйсызмы? Бу нинди тавыш? Безгә кем килгән? (Йомшаккай). Йомшаккай, син нишләп шулкадәр кычкырып сөйләшәсең?
Йомшаккай. Мин һәрвакыт шулай кычкырып сөйләшәм. Ай, мин кая килеп эләктем соң әле?
Тәрбияче. Балалар, Йомшаккайга ярдәм итик әле, ул кая килде? (Балалар бакчасына). (Балаларны активлаштыру). Безнең янга килеп кергәч, Йомшаккай нәрсә эшләргә онытты? (Балаларны активлаштыру). Дөрес, ул исәнләшергә онытты. Әйдәгез Йомшаккайны исәнләшергә өйрәтик әле. Йомшаккай, безнең балалар исәнләшә белә, алар бакчага килгәч, төркемгә башка кеше керсә, һәрвакыт исәнләшәләр. Балалар, исәнләшеп күрсәтик әле. (Исәнмесез, исәнме, Йомшаккай!). (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Белмәмеш, син дә җавап бир.
Йомшаккай. Исәнмесез!
Тәрбияче. Балалар, Йомшаккай безгә кунакка килгән. Ә кунакны чәй белән сыйлыйлар. Йомшаккай, әйдә утыр, чәй эч.
Йомшаккай өстәл артына утыра, ләкин үз-үзен тота белми: урындыкта селкенә, авызын чапылтата.
Тәрбияче. Балалар, Йомшаккай өстәл артында үз-үзен дөрес тотамы? (Юк). (Балаларны активлаштыру). Өстәл артында үз-үзеңне ничек тотарга кирәк? (Матур итеп, утыралар, ашаганда сөйләшмәскә, авызны чапылтатмаска, ашыкмыйча, ризыкны яхшылап чәйнәргә кирәк). (Балаларны активлаштыру). (Балалар җавап биргәндә тәрбияче иллюстрацияләр күрсәтә). Йомшаккай, балаларның киңәшләрен ишеттеңме, исеңдә калдырдыңмы? Булдырдыгыз! Йомшаккай, әйдә уйнап алабыз.
Йомшаккай ашыга, йөгерә, абынып егыла, елый.
Тәрбияче. Балалар, ни булды? Йомшаккай ник елый? (Ул егылды). Йомшаккай, син ашыктың, шуңа егылдың. Балалар, бу хәл башка кабатланмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк, Йомшаккайга сөйлик әле. (Бүлмәдә син йөгермә, тыныч итеп йөр генә). (Балаларны активлаштыру). Йомшаккай, син исеңдә калдырдыңмы? Кабатла әле. (Йомшаккай кабатлый). Әйдәгез хәзер бергәләп уйныйк инде.
Йомшаккай уенчыкларны ыргыта, балаларның уенчыкларын тартып ала.
Тәрбияче. Балалар, безнең төркемгә ни булган? Уенчыклар таралып ята. Йомшаккай уенчыкларны урынына куя белми икән. Әйдәгез аны уенчыклар белән уйнарга өйрәтик. (Уенчыкны ташлама, һәрвакыт урынына куй. Уенчык белән үзең генә уйнама, иптәшеңә дә бир. Бергә дус уйнарга кирәк). (Балалар җавап биргәндә тәрбияче иллюстрацияләр күрсәтә). Булдырдыгыз балалар! Балалар, Йомшаккай, әйдәгез уенчыкларны бергәләп урынына куйыйк. Йомшаккай, безнең балалар сине балалар бакчасында үз-үзеңне тоту тәртибенә өйрәттеләр, аларга рәхмәт әйт.
Йомшаккай. Балалар, сез бик зурлар, акыллылар, тәртиплеләр икәнсез, үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең барысын да беләсез. Мине дә күп нәрсәгә өйрәттегез: исәнләшергә, өстәл артында үз-үзеңне тотарга, дус уйнарга, рәхмәт әйтергә. Рәхмәт сезгә! Миңа китәргә вакыт, сау булыгыз!
