Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли

Бурычлар:

1) балаларның ел фасыллары, кыш, яз билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту, табигать күренешләре һәм алар арасындагы бәйләнеш турындагы күзаллауларын формалаштыру, кояш, кошлар, умырзая чәчәге, җир казый, орлык чәчә кебек сүзләр һәм сүзтезмәләр хисабына сүзлекләрен активлаштыру;

2) балаларның игътибарын, хәтерен, кызыксынуын, фикерләвен, хәрәкәт активлыгын үстерү;

3) балаларда табигатькә карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлар: А4 форматында кояш рәсеме, Җир шарының рәсеме, А3 форматында яз көне кайта торган кошлар сурәтләнгән сюжетлы картина, А3 форматында умырзая чәчәге сурәтләнгән сюжетлы картина.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән ел фасыллары турында сөйләшербез. Сез нинди ел фасыллары беләсез? (Балаларның җаваплары). Балалар, ә сез ел фасыллары турында нинди мәкальләр беләсез? Әйдәгез искә төшерик әле. Җәй эшләсәң, кыш ашарсың. Кышкы кар – көзге икмәк. Көзге бозның көзге калынлыгына да ышан, язгы бозның ястык калынлыгына да ышанма. Кыш көне – арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә. Язгы көн ел туйдыра. Балалар, ә хәзер елның кайсы вакыты? (Яз). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз!

Ишек шакыган тавыш ишетелә..

Тәрбияче. Балалар, кем икән ул? (Тәрбияче барып ишекне карый, Кар бабай керә). Исәнме, Кар бабай, син нишләп йөрисең?

Кар бабай. Мин сезгә ерактан килдем. Мине сезгә минем хуҗам җибәрде. Ә сез минем хуҗамны беләсезме? Мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, хуҗамны белерсез.

Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән.

Бу кайчак? (Кыш). Булдырдыгыз! Дөрес, минем хуҗам – кыш. Ләкин ул хәзер бик боек. Балалар, мин һич кенә дә аңламыйм, ни өчен Кышның кәефе юк икән? (Урамда яз. Бөтен җирдә кар эри. Кояш җылыта. Түбәдән озын боз сөңгеләре күренә). (Балаларны активлаштыру). Әйе шул, ничек кәефе төшмәсен инде Кышның! Ул күпме эш эшләгән: зур кар көртләре ясаган, чыршыларны кар каплаган, җәнлекләрне саклаган. Ул мине сеңлесен эзләргә җибәрде. Мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, Кышның сеңлесен белерсез.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Егълап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакы,т

Я, әйтеп кара? (Яз).

Тәрбияче. Балалар, булдырдыгыз! Әйдәгез Язның кайда икәнен Кояштан сорыйк. (Тәрбияче кояш рәсемен күрсәтә). Кояш, Кояш, син Язны күрмәдеңме? (Тәрбияче кояш булып әйтә). Мин Язны күрдем, карны, бозны эретергә ярдәм иттем. Рәхмәт, Кояш! Кар бабай, безнең балалар кояш белән уйный беләләр. Син дә уйныйсыңмы?

Кояш чык, чык, чык!

Тәти кашык бирермен;

Майлы ботка бирермен!

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда. (Балалар җитәкләшеп түгәрәк буйлап йөриләр).

Гөрләвекләр агалар. (Балалар түгәрәк буйлап йөгерәләр).

Килгән инде каргалар. (Балалар түгәрәк буйлап, кулларын ике якка җәеп “очалар”).

Эри инде кар көртләре. (Балалар акрын гына чүгәлиләр).

Үсеп килә чәчәкләре. (Балалар аяк очларына басып, кулларын өскә күтәреп сузылалар).

Булдырдыгыз, балалар! (Тәрбияче кошлар рәсемен күрсәтә). Балалар, бу рәсемдә нәрсә күрәсез? (Кошлар). (Балаларны активлаштыру). Бәлки кошлардан сорарбыз, алар Язны күрмәделәрме икән? Әйдәгез, бергәләп сорыйк: Кошлар, кошлар, сез Язны күрмәдегезме? (Балаларны активлаштыру).

Кошлар. Күрдек, күрдек. Безне җылы яклардан Яз алып кайтты.

Тәрбияче. Рәхмәт сезгә кошлар! Балалар, Ә Җир-ана безгә нәрсә әйтер икән? (Җир шарының рәсемен күрсәтә).

Җир шары. Мине Яз уятты, яңа тормыш башланды.

Тәрбияче. Рәхмәт Җир – ана! Балалар, кешеләр Язны ничек каршылыйлар, җирне ничек әзерлиләр? (Җирне сөрәләр, казыйлар. Орлыклар утырталар). (Балаларны активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар! Балалар, карагыз әле, нинди матур чәчәкләр. (Тәрбияче умырзая чәчәге сурәтләнгән сюжетлы картина күрсәтә). Бу – умырзая чәчәге. Бергәләп кабатлыйк әле: умырзая чәчәчге. (Балаларны активлаштыру). Ул бик аз яши. Алар бик аз калганнар. Аларны сакларга кирәк.

Кар бабай. Кызык, ә умырзая Язны ничек каршы алды икән?

Тәрбияче. Ул язның килгәнен алдан сизенә һәм кар астыннан нечкә генә булып килеп чыга. Яз кайда икән дисезме? Тирә якка карагыз әле. Менә бит Яз!

Гөрләвек ага,

Кояш елмая,

Торналар үтте

Тезелеп бая.

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк, каз.

Илне яшәртеп,

Шаулап килә яз.

Кар бабай. Балалар, рәхмәт сезгә! Хәзер мин хуҗам янына тыныч күңел белән кайта алам. Хәзер ул үзенең урынын Язга бирә ала. Сау булыгыз!

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Хәзер сез дә яз турында күп нәрсәләр беләсез. Тагын бер тапкыр искә төшерик әле. (Кабатлыйлар).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]