Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба

Бурычлар:

Бурычлар:

1) татар авылы көнкүреше белән таныштыру; хәзерге һәм элекке заманда кулланылган савыт-саба турындагы белемнәрне ныгыту;

2) кабул итүләрен, фикерләүләрен, хәтерләрен сүзлек байлыгын үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;

3) татар халкының көнкүреш предметларына кызыксыну тәрбияләү

Җиһазлар: самавыр, чуен чүлмәк, чәйнек, тимер калаклар,агач кашыклар, варенье.

Эшчәнлек барышы.

Балалар кулга кул тотынып түгәрәккә басалар һәм чиратлап бер-берсенең кулын кысып: “Исәнме,...” (исемен әйтә) !Мин сине күруемә бик шат “- диләр.

Тәрбияче. Балалар, мин бүген авылда яшәүче әби булам (яулык бәйли) һәм сезне авыл өенә кунакка чакырам. Әйдәгез, балалар, рәхим итегез, түрдән узыгыз!

Балалар алдан әзерләп куелган эскәмияләргә утыралар. Өстәлгә савыт-саба: кәстрүл, чуен, самавыр, чәйнек, тимер калак, агач кашык куелган

.Тәрбияче. Карагыз, әле, минем өстәлдә нэрсэ бар? (Самавыр, чуен чүлмәк, чәйнек, калаклар,кашык, кәстрүл). (Активлаштыру). Бик дөрес, балалар. Бу әйберләрнең барысын да бер сүз белән ничек әйтергә була? (Савыт-саба). Савыт-саба нинди? (Чиста, юылган, матур, ялтырый). Әйе, балалар, дөрес әйтәсез, савыт-сабаларымны бик яратам , шуңа күрә мин аларны чистартып, ялтыратып, юып торам. Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, табышмакның җавабын өстәлдән табарсыз: “Ничек кенә тырышсаң да син аны агарта алмассың”. (Чуен чүлмәк). Ни өчен шулай әйтәләр? (Ул кара төстә). Әйе, балалар, мин аны бик озак ышкысам да, чуен агармады. Ул пычрак түгел, үзе кара, шуна күрә аны агартып булмый. Әйдәгез бергәләп кабатлагыз! Агартып булмый. Балалар, чуен чүлмәк нинди материалдан ясалган дип уйлыйсыз? (Чуеннан). Димәк, ул чуен чүлмәк. Чуен чүлмәк. Бергәләп кабатлагыз әле: чуен чүлмәк. (Балаларны активлаштыру). Чүлмәкнең чуен булуы әйбәт. Ни өчен икән? (Аны мичкә куйгач, ул янмый). Дөрес, чуен чүлмәк нык, ватылмый. Балалар, чуеннан ясалган булгач, аның тискәре яклары да бар. Ни өчен? (Чуен чүлмәк авыр, салкын). (Балаларны активлаштыру). Салкынмы, тотып карагыз әле! (Балалар тотып карыйлар). (Тәрбияче узе чуен чүлмәкне күтәреп, аның авыр икәнен курсәтә). Чуен чүлмәкне мичтә тоткач, ул кыза, кулны пешерергә мөмкин. (Активлаштыру). Балалар, чүлмәк пыяладан эшләнсә, ул нинди булыр иде? (Пыяла чүлмәк булыр иде). (Балаларны активлаштыру). Чүлмәк пыяла булса, бик яхшы булыр иде. Ни өчен? (Ул җинел, ул матур). (Балаларны активлаштыру). Пыяла чүлмәктән бөтен әйбер күренеп торыр иде. Бөтен әйбер күренеп торгач ул нинди була инде? (Үтә күренмәле). (Балаларны активлаштыру). Бергәләп кабатлагыз әле: үтә күренмәле. (Активлаштыру). Чүлмәк пыяладан булса, аның тискәре ягы да бар. Ни өчен? (Ул ватылырга мөмкин. Пыяла ватылса, кулны кисәргә мөмкин). Балалар, чүлмәк агачтан эшләнгән булса, ул нинди булыр иде? (Агач чүлмәк). (Балаларны активлаштыру). Агач чүлмәк яхшы була. Ни өчен? (Җылы. Агач чүлмәккә әйбер салганда пешмисең). (Активлаштыру). Агач чүлмәкнең тискәре ягы да булырга мөмкин.Ни өчен? (Ул мичтә янарга мөмкин. Агач чүлмәк чыдам түгел). (Активлаштыру). Шулай да чүлмәкнең чуеннан булуы яхшы. Чуен чүлмәк авыр, кулны да пешерергә мөмкин, ләкин аны мичкә куйгач, анда әйберләр тәмле булып пешә. Балалар чуен чүлмәкне кулны пешермичә мичтән алу өчен ухват кирэк. Нәрсә кирэк? (Ухват). (Активлаштыру). (Тәрбияче балаларга ухват күрсәтә). Балалар, сезнең әниләрегез ашны пешерә торган савыт ничек атала? (Кәстрүл). (Активлаштыру). Бигрәк кызык сүз. Балалар, сезнең өйдә тагын нинди савыт-сабалар бар? (Балаларның җаваплары). Балалар, ничек уйлыйсыз, савыт-сабаны кайда ясыйлар? (Заводта, фабрикада). (Активлаштыру). Савыт-саба нинди материалдан ясала? (Агачтан, тимердән, чуеннан, пыяладан, балчыктан, фарфордан). Савыт-сабаны авыл осталары балчыктан, тимердән, агачтан ясыйлар. Табышмак тыңлагыз һәм җавабын табыгыз: “ Үзем ашамыйм, ләкин башкаларны ашатам”. Бу нәрсә? (Кашык). Карагыз әле, минем өстәлемдә дә кашыклар бар. Алар нәрсәдән ясалган? (Агачтан). Әйе , агач кашыклар. Алар нинди? (Матур, бизәкле...). Кашыкларны халык осталары матур итеп бизәгән. Шуңа күрә алар бизәкле. Нинди? (Бизәкле). (Активлаштыру). Без авылда кашыклар белән ашап кына калмыйбыз, ә уйныйбыз да. Әйдәгез, кашыклар белән уйнап алыйк әле. (Балалар алдан әзерләнгән берәр көй уйныйлар яки мәктәптә хәзерлек төркеменә йөрүче балаларны чакырталар). Балалар, мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм:

Эчендә су да бар, ут та бар,

Ул үзе һәр йортта бар. (Самавыр).

(Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Самавыр ни өчен кирәк? (Самавырдан чәй эчәләр). Ә сез өйдә чәйне нәрсәдән эчәсез? (Чәйнектән). Самавырның нәрсәләре бар?: (Балаларның җаваплары). (Балалар самавырның капкачын, төбен, тоткасын, борынын, аякларын күрсәтәләр. Самавырның ничә тоткасы, капкачы, аяклары, борыны барлыгын әйтәләр). Бик дөрес, балалар, самавырның бер капкачы, бер борыны, ике тоткасы, дүрт аягы бар. Самавыр нәрсәдән ясалган? (Җиздән, тимердән). Самавыр матурмы? (Матур). Әйе, самавыр бик матур. Самавыр көзге кебек ялтырап тора. Ни өчен көзге кебек ялтырап тора дип әйтергә мөмкин? (Балаларның җаваплары) Самавыр суы кайнагач чыжлап утыра. Самавыр “җырлый” дип тә әйтәләр. Менә безнең самвыр да чыжлый – “җырлый” башлады. Мин сезнең барыгызны да чәй эчәргә чакырам. (Кайнатма белән чәй эчәләр).

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]