Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема. Әнием турында сөйлим

Бурычлар:

1) бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итү; әниләр турында тасвирлама төзү осталыгын формалаштыру;

2) кабул итүне, хәтерне, игътибарны, сүзлекне үстерү, сәнгатьлек чараларын куллануда күнектерү;

3) әниләргә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар: әниләр һәм әбиләр ясалган картинкалар, әниләрнең фотографияләре; чәчәк ясау өчен һәр балага җитәрлек таҗ яфракчыклары, чәчәкнең үзәге, “Әниләр бәйрәме” (Г. Гомәр сүзләре, М.Бикбова көе) җырының аудиоязмасы.

Эшчәнлек барышы.

Балалар кулга кул тотынып түгәрәккә басалар. Чиратлап бер-берсенең кулын кысалар һәм: “Исәнме, ...(исемен әйтә)! Мин сине күрүемә бик шат!” – диләр.

Тәрбияче. Балалар, күрәсезме, безгә бер зур конверт калдырып киткәннәр. (Балалар карыйлар). Конверт эчендә нәрсә бар икән? (Конвертны ачалар). (Картинкалар). (Тәрбияче картинкаларны җыелма кесәгә куя). Картинкаларда кемнәр сурәтләнгән? (Әниләр һәм әбиләр). Сез үзегезнең әниегезне яратасызмы? (Балаларның җаваплары). Ә әбиегезне яратасызмы? (Яратабыз). Сез әниегезгә ягымлы итеп ничек эндәшәсез? (Әнием, әнкәй). Ә әбиегезгә ягымлы итеп ничек эндәшәсез? (Әбием, әбкәй). Балалар, ни өчен без бүген әниләр, әбиләр турында сөйләшәбез икән? (Тиздән 8 нче март- әниләр бәйрәме җитә). (Активлаштыру). 8 март бәйрәме турында сез нәрсә беләсез? (8 нче март – хатын-кызлар бәйрәме. 8 нче март – әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр бәйрәме). (Активлаштыру).8 нче март бәйрәме елның кайсы вакытында үткәрелә? (Яз көне). Әйе, 8 нче март – язның беренче бәйрәме. Сез бәйрәмгә ничек әзерләнәсез? (Бүләкләр әзерлибез, шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәбез). (Активлаштыру). Гадәттә, 8 нче мартка чәчәкләр бүләк итәләр. Бүген без дә сезнең белән әниләргә чәчәк бүләк итәрбез. Хәзер һәрберегез бер таҗ яфракчыгы алсын. (Алалар). Әниегез турында җылы матур сүзләр әйтегез, мин ул сүзләрне таҗ яфрагына язып куям. Аннары таҗ яфракчыкларын тоташтырырбыз да тылсымлы сүзләрдән тылсымлы чәчәк килеп чыгар. (Тәрбияче чәчәккә сүзләр яза, чәчәкне җыялар). Менә нинди чәчәк килеп чыкты. Без аны элеп куябыз. Әниләрегез килгәч, карарлар. Тылсымлы чәчәктәге тылсымлы сүзләрне укып шатланырлар. Сез ничек уйлыйсыз, әни өчен иң якын кеше кем икән? Әниләрнең һәрвакытта да кәефе яхшы булсын, алар гел елмаеп торсыннар, бер дә борчылмасыннар өчен нәрсә эшләргә кирәк? Әни кеше үзен начар хис иткәндә яки арыганда аңа кем булыша ала? (Балаларның җаваплары). Бик дөрес, балалар! Сез үзегез матурлык тудырасыз. Шуның белән әниләрегезгә тагын да яшьрәк, бәхетлерәк булырга ярдәм итә аласыз. Моның өчен әниләргә игътибарлырак булырга, аларны тыңларга, булдыра алганча ярдәм итәргә һәм ешрак назлау, иркәләү сүзләре әйтергә кирәк. Балалар, сездә әниләрегезнең фотографияләре бар. Сез үз әниегезнең фотографиясен табып, аның турында сөйләп күрсәтерсез. Сезнең әниегезнең кем булуы, кайда эшләве, нинди тәмле әйберләр яратуы безгә барыбызга да бик кызык. Әниегез турында сөйләгәч, аның фотографиясен стендка куярбыз. Һәрбер кеше сезнең әниләрегезгә карап соклансын әле! (Тәрбияче балаларны әниләре турында бергәләп сөйләргә җәлеп итә). Алсу, әйдә синең әниең турында сөйлик: “Минем әниемнең исеме ...(Гөлназ) Аның күзләре ...(зәңгәр), чәчләре кыска һ.б.”.

Балаларга сөйләү өчен план да тәкъдим итәргә була. Ул сөйләшү барышында бирелә: “Әниегезнең күзләре нинди төстә? Аның чәчләре нинди? Ул кайда эшли? Нәрсә пешерергә ярата? Буш вакытында нәрсә белән шөгыльләнә?”

Тәрбияче. Хәзер бергәләп әниләр турында җыр тыңларбыз. Сез дә кушылып җырлагыз. Биергә дә була. (Тәрбияче “Әниләр бәйрәме” җырының (Т. Бикбова сүзләре һәм көе) аудиоязмасын куя). Балалар, сез бүген нәрсәгә өйрәндегез? Нәрсә белдегез? Кем турында хикәя төзедегез? Нәрсә исегездә калды?(Балаларның җаваплары). Булдырдыгыз! Мин сезнең өчен бик шат. Хәерле көн телим!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]