Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема. Бакчабызның балта остасы

Бурычлар:

1) балаларны олылар хезмәте белән таныштыруны дәвам итү (балта остасы хезмәте), хезмәт кораллары турындагы белемнәрен ныгыту;

2) балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү, хезмәт коралларын классификацияләү осталыгын, игътибарын, олылар хезмәтенә карата кызыксынуын үстерү;

3) өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү

Җиһазлар: балта остасының эш кораллары; төрле һөнәр вәкилләре сурәтләнгән карточкалар (алты: балта остасы, табиб, кибетче, шофер, төзүче, укытучы), аларның эш кораллары сурәтләнгән 24 кечкенә карточка.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, ишетәсезме, кем шаулый анда? Айрат, Әмир, Алсу, сез шауламыйсызмы анда? Кем икән ул? (Тәрбияче уен почмагына бара, тыңлап карый). Балалар, уенчыклар шаулый икән – курчаклар Таһир белән Гүзәл, клоуннар Гали белән Вәли. Алар нәрсәдер бүлә алмыйлар. Уенчыклар, сез нигә шаулыйсыз? (Тәрбияче бер уенчыкны колагына китерә, балаларга мөрәҗәгать итә). Уен почмагында аларга утырырга җиһаз җитми. Ни эшләргә? Безнең уенчыкларга ничек итеп ярдәм итәргә? Балалар бакчасында эшләүче хезмәткәрләр булыша аламы? (Балаларның җаваплары). Хәзер мин сезгә бер шигырь укыйм. Тыңлагыз.

Үстең инде, улым, дип,

Эш өйрәнсең кулың, дип,

Әти чүкеч тоттырды,

Бер кадакка суктырды.

Суктым ике, суктым өч,

Дүртенчегә бетте көч.

Көч беткәнен сизептер,

Бармакка төште чүкеч.

Әти сукса, нык суга,

Кадактан да ут чыга,

Каян килә мондый көч,

Тылсымлыдыр бу чүкеч.

Балалар, сез кемнең кулында чүкеч, кадак күргәнегез бар? (Балаларның җаваплары). Сез дөрес әйтәсез, аларны безнең балта остасы (плотник) Камил абыйның кулында күрергә була. Балалар, ул эшләгәндә аңа нинди предметлар ярдәмгә килә? (Чүкеч, кадак, каргаборын (плоскогупцы), пычкы). (Тәрбияче балаларга эш коралларын күрсәтә). (Активлаштыру). Балалар бакчасында Камил абый нинди эшләр башкара? (Ул җиһазны ремонтлый, өстәлләрне, урындыкларны ныгыта, тумбочкага ишек тоткасын беркетә, стенага картиналар элә, шкафларның ишеген ныгыта). (Активлаштыру). Менә нинди безнең Камил абыебыз! Ул бөтен эшне эшли белә. Саныйк әле, Камил абый нинди? (Тырыш, эш сөючән, оста эшләүче, пөхтә, игътибарлы, үзенең эшен ярата, җиһаз ватылса шунда ук ярдәмгә килә). Дөрес, балалар, Камил абыйның бик матур сыйфатлары бар: ул ягымлы, игътибарлы, авыр чакта ярдәмгә килә, балалар бакчасында эшләүчеләргә булыша. Ул яхшы иптәш, хезмәткәр. Балалар, “Гаилә” уенында безгә кирәкле булган диванны да Камил абый рәтләп бирде. Ул аны пөхтә итеп эшләде. Безнең Камил абый үз эшенең остасы, тырыш кеше. Балалар, бүлмә буйлап йөрик әле, җиһазларга карагыз, группада нәрсәне ремонтларга кирәк икән? (Балаларның җаваплары). Группадагы җиһазны кем ремонтлый? (Балаларның җаваплары). Әйе, безгә Камил абыйны чакырырга кирәк. (Тәрбияче ярдәмчесе балта остасын чакырырга китә).

Без сезнең белән балта остасы булып алырбыз. (Тәрбияче белән бергә балта остасының гамәлләрен күрсәтәләр). Балта остасы такта кисә. (Тәрбияче балалар белән такта кисү гамәлен күрсәтә). Балта остасы кадакларны тактадан тартып ала. (Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар). Балта остасы шөрепләрне стенага беркетә. Балта остасы утын яра һ.б.

Группага балта остасы керә. Балалар аңа төркемдә эшлисе эшләрне күрсәтәләр. Балта остасы балаларга эш кораллары яткан ящикны күрсәтә. Эш кораллары белән кирәкле эшне башкара. Балалар аның эшләгәнен карап торалар.

Тәрбияче. Менә, балалар, Камил абый эшен бетерде. Без аңа рәхмәт әйтик, әтиләр бәйрәме белән котлыйк. (Дүрт бала чыгып, Б.Рәхимованың “Әти бәйрәме көне” дигән шигырен сөйлиләр. Балта остасын озаталар). Хәзер без уйнап алырбыз. Уен “Кемгә нәрсә кирәк?” дип атала. Мольбертка төрле һөнәр кешеләренең сурәтләре куелган. Кемнәр алар? (Балта остасы, табиб, кибетче, укытучы, төзүче, шофер). Сезнең өстәлдә бу һөнәр кешеләренең хезмәт кораллары ята. Аларны игътибар белән карагыз, кемгә нинди хезмәт коралы кирәк булуын күрсәтегез.

Балалар хезмәт коралларын классификациялиләр, тәрбияче эш кораллары янына төрле һөнәр кешеләренең сурәтләрен куя. Мәсәлән, балта остасы: балта, чүкеч, шөреп, кадак, каргаборын; табиб: мамык, градусник, дару, шприц, бинт һ.б..

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]