Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема. Безнең армия

Бурычлар:

1) балаларда илне саклаучы сугышчылар турында күзаллау формалаштыру, “Ватанны саклаучылар” төшенчәсен ачыклау. Кайбер хәрби һөнәрләр (диңгезчеләр, танкистлар, очучылар, чик сакчысы) белән таныштыру;

2) балаларның сорауларга тулы фразалар белән җавап бирү осталыгын, игътибарын, кызыксынуын үстерү;

3) хәрбиләр һөнәренә хөрмәт, патриотлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлар: диңгезчеләр, танкистлар, очучылар, чик сакчылары төшкән рәсемнәр (алар үзләренә хас булган эш гамәлләрен башкаралар), һәр гаскәрнең баш киемнәре: пилотка, шлем, бескозырка, зәңгәр һәм яшел фуражкалар; Россия армиясенең макеты.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле безнең бүлмә бәйрәмчә бизәлгән: флажоклар, плакатлар эленгән, әтиләргә багышлап газета чыгарылгын. Ни өчен шундый бәйрәмчә һәм тантаналы бүген төркемдә? (Иртәгә бабайлар, әтиләр бәйрәме, Ватанны саклаучылар бәйрәме). Булдырдыгыз. Әйе, иртәгә бәйрәм. Безнең халкыбыз Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәчәк. Бу безнең илебезне дошманнардан саклаган кешеләр һәм бүгенге көндә Россия армиясендә хезмәт итүче солдатлар бәйрәме. Һәр илнең армиясе бар. Армия үз Ватанын сакларга тиеш. Безнең илнең дә үз армиясе бар. Безнең армия зур һәм көчле.

Тәрбияче балаларга иллюстрацияләр күрсәтә. Бу рәсемнәрдә төрле төр гаскәрләренең хәрби хезмәте сурәтләнгән: диңгезчеләр, танкистлар, очучылар, чик сакчылары.

Тәрбияче. Бу рәсемдә сез кемне күрәсез? Алар нәрсә эшлиләр? Ни өчен солдатларга шөгыльләнергә, тренировкаларда булырга кирәк? (Балаларның җаваплары). Илне саклау һәм яклау өчен солдатлар нәрсә эшлиләр? (Балаларның җаваплары). Солдатлар нинди булырга тиеш? (Көчле, тәвәккәл, сәламәт). Әйе, көчле булу өчен аларга тренировкаларга йөрергә, хәрби хезмәткә өйрәнергә кирәк, алар оста итеп ата белергә, каршылыкларны җиңәргә өйрәнәләр. Солдатлар кыю, көчле булырга өйрәнәләр. Солдат булу өчен бүгеннән үк әзерләнергә кирәк. Хәзер без “Сигнальщиклар” дигән күнегү ясарбыз.

Без җирдә басып торабыз (Аяклар азрак аерылган, куллар артта),

Корабларда йөзәбез (Куллар алга куела һәм тиз генә артка җибәрелә).

Һәрвакыт сигнал бирәбез, шундый приказ безгә бирелгән (Ике кулны да аркага куялар)

Уңга – борыл (Баш уңга борыла, уң кул аркага куела)

Сулга - борыл (Баш сулга борыла, сул кул аркага куела)

Йоклама, сигнал бирергә онытма! (Катып калырга: смирно).

Балалар, һәр гаскәр төренең хәрби киеме бар. Өстәлдә хәрбиләрнең баш киемнәре ята. Әйдәгез, аларның кемнеке икәнен билгелик. Шлем кемгә... (танкистка). Бескозырка кемгә...(диңгезчегә). Пилотка кемгә...(солдатка). Яшел фуражка кемгә... (чик сакчысына) . Зәңгәр фуражка кемгә...(очучыга). Булдырдыгыз. (Тәрбияче балаларга өстәлдә яткан баш киемнәрен кидерә. Дүрт бала Ш.Галиевның “Бусы – хәрби сер” исемле шигырен сөйлиләр).

Еракта-еракта тора, минем абый сакта тора.

Әни эштә чакта тора, әти юлда чакта тора,

Мин уйнаган чакта тора, син йоклаган чакта тора!

Телевизор да карамый, читкә карарга ярамый,

Чиккә генә карап тора, дошман килеп кермәсен ди,

Безнең серне белмәсен ди.

Әниләр эштә булганда, берүзең генә калганда,

Түгел өйне саклап тору, бу бит – илне саклап тору!

Еракта-еракта тора, минем абый сакта тора.

Сакта һәр-һәр чакта тора, әйтмим, кайсы якта тора,

Син үзең дә сорап торма, бусы – хәрби сер!

Балалар, безнең солдатларга ярдәмгә техника килә? Кем әйтә, гаскәрләр нинди техника белән эшлиләр? (Самолетлар, корабльләр, танклар, пушкалар, ракеталар). (Тәрбияче балалар атаган техниканың рәсемнәрен күрсәтә). Бер сүз белән боларны хәрби техника дип атыйлар. (Активлаштыру).

Тәрбияче балалар белән “Россия армиясе” дигән макет төзи. Балалар башта хәрби техниканы билгеләнеше буенча куялар. Макетта зәңгәр төс белән диңгез билгеләнә, яшел төс белән – коры җир, күк (голубой) төс белән – һава. Балалар биремне үтиләр. Аннан соң тәрбияче хәрбиләрнең фигурасын тиешле булган хәрби техника янына куярга куша.

Тәрбияче. Очкыч янына...(очучы) килде. Танк янына ...(танкист) басты. Һавадан парашютта ...(парашютчы) төште. Кораб янында...(диңгезчеләр) тора. Машинага...(солдатлар) утырган. Дәүләт чиген ...(чик сакчылары) саклый. Балалар, карагыз әле, нинди матур макет барлыкка килде. Төрле гаскәре булган армия – көчле армия. Ул үз илен диңгез дә, коры җир дә, һавада да саклый ала.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]