- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
Бурычлар:
1) балаларны Ватанны саклаучылар көне белән таныштыру, очкычның (самолет), вертолетның өлешләрен, формасын аерырга һәм атарга өйрәтүне, исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштыру күнекмәләре формалаштыруны дәвам итү, солдат, очучы, диңгезче, очкыч, вертолет, кораб сүзләре хисабына сүзлекне активлаштыру;
2) балаларның игътибарын, хәтерен, кызыксынуын үстерү;
3) балаларда очучы, диңгезче, хәрбиләр һөнәренә хөрмәт, патриотик хисләр, малайларда көчле, кыю булу теләге тәрбияләү.
Җиһазлар: Гариф Нигъмәтҗанов көенә, Шамил Маннапов сүзләренә язылган “Солдата буган диләр” җырының аудиоязмасы, кызлар тарафыннан малайлар өчен алдан әзерләгән бүләкләр, мольберт, А4 форматында аерым самолет һәм вертолет, кораб рәсемнәре, клей, һәр бала санынча А5 форматындагы кәгазь битләре, кораб ясау өчен төсле кәгазьләр.
Эшчәнлек барышы.
Гариф Нигъмәтҗанов көенә, Шамил Маннапов сүзләренә язылган “Солдатта буган диләр” җырының аудиоязмасының бер өлеше яңгырый
Тәрбияче. Кадерле балалар, барыгызга да матур көн телим! Балалар, бу нинди матур җыр яңгырый? Ни өчен безнең бүлмәбез шундый матур итеп бизәлгән икән? Ничек уйлыйсыз? (Бүген әтиләр бәйрәме). Дөрес, бүген әтиләр бәйрәме. (Активлаштыру). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, 23 нче февраль көнне безнең илебез Ватанны саклаучылар бәйрәмен билгеләп үтә. Бу көнне солдатларны, командирларны, безнең әтиләрне, бабаларыбызны – барлык Ватанны саклаучыларны, армиядә хезмәт итүчеләрне котлыйлар. Ә тагын безнең төркемдәге малайларны – булачак ил сакчыларын да котлыйбыз. (Кыз балаларны активлаштыру). Малайлар, барыгыз да басыгыз әле. Сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сәламәт, кыю, батыр, көчле булып үсегез! Бездән кечкенә генә бүләкләр кабул итеп алыгыз.
Кызлар алдан әзерләгән бүләкләр тапшыралар.
Тәрбияче. Балалар, Ватанны саклаучылар нинди булырга тиеш? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Дөрес, балалар, алар көчле, кыю, гадел, үз сүзендә тора белүче булырга тиеш. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк: көчле, кыю, гадел, үз сүзендә тора белүче. (Балаларны активлаштыру). Малайлар, ә сезнең көчле, кыю, гадел, үз сүзендә тора белүче буласыгыз киләме? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). Булдырдыгыз балалар! Балалар, әйдәгез сезнең белән өйрәнгән “Солдатта булган диләр” җырын җырлыйк.
Солдатта буган диләр.
Музыка: Гариф Нигъмәтҗанов
Сүзләре: Шамил Маннапов
Билен кысып буган, диләр,
Бигрәк уңган, диләр;
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.
Кечеләрне кече итәр,
Олыны зурлар, диләр.
Әллә каян күренеп тора —
Солдатта булган, диләр.
Комбинезон алган, диләр,
Шинелен салган, диләр.
Шинелен салса да солдат,
Гадәте калган, диләр.
Тәрбияче. Балалар, булдырдыгыз! Менә солдатлар нинди була икән! Ә хәзер бер табышмакка җавап табыгыз әле.
Канаты бар – җилпеми,
Эче җылы – җил тими.
Корыч йөрәкле кош ул,
Безнең яраткан дус ул. (Самолет). Дөрес, балалар.
Тәрбияче мольбертка самолет һәм вертолет рәсемнәрен куя.
Тәрбияче. Балалар, бу рәсемнәрдә сез нәрсә күрәсез? (Очкычлар (самолет), вертолет). (Активлаштыру). Балалар, әйдәгез бу рәсемнәрне карыйк әле. Бу очкычның (самолетның) нәрсәсе? (Кабинасы) (Активлаштыру). Очкыч (самолет) кабинасында кем утыра (Очучы утыра). (Активлаштыру). Очкычның (самолетның) кошларныкы кебек нәрсәсе бар? (Канатлары бар). (Активлаштыру). Ә монысы очкычның (самолетның) нәрсәсе? (Койрыгы). (Активлаштыру).. Булдырдыгыз! Ә хәзер бу рәсемне карыйк. Бу нәрсә? (Вертолет). (Активлаштыру). Бу нәрсә? (Кабина) (Активлаштыру). Вертолет кабинасында кем утыра? (Очучы утыра). (Активлаштыру). Вертолетның кошларныкы кебек нәрсәләре бар? (Канатлары бар). (Активлаштыру). Ә монысы вертолетның нинди өлеше? (Койрыгы). Балалар, вертолет белән очкыч (самолет) охшаганнармы? (Балаларның җаваплары). (Активлаштыру). Әйе, алар охшаганнар, ләкин аларның аермасы да бар. Нинди аерма икән? (Балаларның җаваплары). (Активлаштыру). Әйе балалар, очкычтан (самолеттан) аермалы буларак, вертолетның пропеллере бар. Әйдәгез, бергә кабатлыйк: пропеллер. (Балаларны активлаштыру). Балалар, безнең илебезнең һава чикләрен очкычлар (самолетлар) һәм вертолетлар белән саклыйлар. Очкыч (самолет) һәм вертолет йөртүчеләрне ничек атыйлар? (Очучылар). (Активлаштыру). Очучылар сәләмәт, кыю, акыллы булырга тиешләр. Әйдәгез, сез дә очучылар булырсыз, уйнап алабыз. Очучылар! Очкычларга (самолетларга), вертолетларга “утырыгыз”! (Балалар кулларын ике якка сузып “очкыч” булып “очалар”). Булдырдыгыз! Балалар, мин сезгә бер шигырь укыйм.
Тасмалы фуражкасы
Бик килешә үзенә,
Ә якасы охшаган
Матур зәңгәр күзенә.
Кызыл флотчы абый
Бүген бездә ял итә.
Иртәгә хезмәтенә –
Ерак диңгезгә китә. Кем турында икән бу шигырь? (Балаларның җаваплары). Әйе, балалар, монда сүз диңгезче турында бара. Балалар, диңгезчеләр диңгез чикләрен саклыйлар. Бергәләп кабатлыйк: диңгезчеләр диңгез чикләрен саклыйлар. (Балаларны активлаштыру). Диңгезләрдә, океаннарда су өстендә һәм су астында хәрби корабларда диңгезчеләр илебезне саклыйлар. Балалар, әйдәгез без дә сезнең белән кораблар ясыйк. (Тәрбияче кораб рәсеме күрсәтә). Балалар, бу рәсемдә сез нәрсә күрәсез? (Кораб). (Балаларны активлаштыру). Балалар башта корабның көймә өлешен ябыштырабыз, менә ул. Ә монысы җилкәне. Ә иң очына флаг ябыштырырбыз. (Төсле кәгазьләрдән ябыштырып кораблар ясыйлар). Булдырдыгыз балалар! Эшләрегез бигрәк матур булды, без аларны әтиләргә, бабайларга, абыйларга бүләк итәрбез. Балалар, барыгыз да кулга кул тотынып түгәрәккә басыгыз, кулларыгызның җылысын бер-берегезгә бүләк итегез. Бер-берегезгә карап елмаегыз, сәламәтлек теләгез! Булдырдыгыз, балалар! Без бүген солдатлар, очучылар, диңгезчеләр турында күп нәрсә белдек. Мин сездән бик канәгать! Рәхмәт сезгә!
