Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
8
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема. Җәнлекләр кышкы урманда

Бурычлар:

1) балаларның кыргый хайваннар турында күзаллауларын формалаштыру; табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту;

2) бәйләнешле сөйләм үстерү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү;

3) хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү.

Җиһазлар: урман макеты (макетта тиен агач куышында, аю өнендә, төлке куак астында, куян кар өеме артында, керпе оясында ясалган), кар өеме артыннан төлке, тиен, бүре койрыгы, куян колаклары, поши мөгезләре күренеп торган картинка, “Ак куян” җырының аудиоязмасы (М.Бикбова сүзләре һәм көе).

Эчшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, нинди матур тартма! Аның эчендә нәрсәдер бар. Нәрсә икән? Табышмакка дөрес итеп җавап бирсәгез, нәрсә икәнен белерсез:

Ак мамык кебек

Ялтырый алмаз кебек. (Кар бөртеге)

Тәрбияче. Бик дөрес, балалар, кар бөртеге. (Тәрбияче тартма эченнән кар бөртеге алып күрсәтә). Балалар, күрәсезме, нинди матур кар бөртеге! Хәзер игътибарлы булыгыз. Кар бөртеге кемнең җилкәсенә куна, шул кыш турында нинди дә булса сүз әйтә. (Суык, кар, боз, буран, шугалак, чаңгы, чана, тимераяк, тау һ.б.). Булдырдыгыз, балалар, кыш турында бик матур сүзләр беләсез икән. Хәзер без сезнең белән кышкы урманга сәяхәткә барабыз. Күзләрегезне йомыгыз! (Музыка яңгырый, тәрбияче кышкы урман макеты күрсәтә). Балалар, без кая килеп чыктык? (Урманга). Дөрес, балалар, без сезнең белән кышкы урманда. (Активлаштыру). Нинди матур кышкы урман! Бөтен җир йомшак ак кар белән капланган. Урманда тып-тыныч. Әйдәгез, урман тынычлыгын тыңлап карыйк әле. Тып-тыныч кына тыңлагыз. Берәр нинди тавыш килмиме? (Балаларның җаваплары). Тирән итеп урманның саф һавасын сулагыз. Салкын урман һавасын тоярга тырышыгыз. Урман һавасы бик файдалы, ул борыннарны ярып керә. Бик яхшы! Балалар, урманда нинди хайваннар яши? (Куян, бүре, аю, төлке, тиен, керпе, поши). Бер сүз белән бу хайваннарны ничек дип атыйлар? (Кыргый хайваннар). (Активлаштыру). Балалар, ә икенче төрле хайваннарны тагын нәрсә дип атыйлар? (Җәнлекләр). (Активлаштыру). Дөрес, кыргый хайваннарны кыргый җәнлекләр дияргә дә була. (Активлаштыру). Балалар, сез санап киткән кыргый хайваннарның барсын да кышын урманда күреп буламы? (Юк). Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Аю белән керпе кыш көне йоклыйлар). Балалар, карагыз әле монда, бу нинди маҗара?

(Тәрбияче картинка күрсәтә. Картинкада кар өеме артыннан төлке, тиен, бүре койрыгы, куян колаклары, поши мөгезләре күренә).

Барлык кыргый җәнлекләр дә нәрсәдәндер курыкканннар һәм качканнар: кайсысының колагы, кайсысының койрыгы гына чыгып калган. Әйдәгез, яшеренгән җәнлекләрне койрыклары, колаклары буенча танып карагыз. Балалар, бу нәрсә койрыгы? (Төлкенеке). Ә бу нәрсә колаклары? (Куянныкы). Бусы нәрсә койрыгы? (Тиеннеке) Ә менә бу нәрсә? (Мөгезләр күрсәтә). (Мөгезләр). (Активлаштыру). Нәрсә мөгезләре икән ул? (Пошиныкы). Дөрес, поши мөгезләре. (Активлаштыру). Ә бу койрык нәрсәнеке? (Бүренеке). Балалар, сез ничек уйлыйсыз, урман җәнлекләр өчен нәрсә икән ул? Урман – җәнлекләрнең өйләре дип әйтергә буламы? (Була). Әйе, урман җәнлеккә өй кебек. Урман җәнлекләрне яшәтә, ашата, саклый. (Активлвштыру). Балалар, урман җәнлекләрнең өе булса да, һәрбер җәнлек урманда үзенең өен ясый. Кайсы җәнлек кайда яши икән, карыйк әле.

Урман макетына якын киләләр. Макетта тиен агач куышында, аю өнендә, төлке куак астында, куян кар өеме артында, керпе оясында (өнендә) ясалган). (Балалар кайсы җәнлекнең кайда булуын әйтеп чыгалар).

Тәрбияче. Балалар, һәрбер җәнлек үзенчә хәрәкәтләнә. Төлке ничек хәрәкәтләнә? (Йөгерә). (Активлаштыру). Әйдәгез куян булып сикереп күрсәтегез. Хәзер аю кебек алпан-тилпән йөреп алыгыз. Балалар, нәрсәдер кыштырдый. (Кыштырдаган тавыш ишетелә). Ишетеләме? Нәрсә икән ул? Нәрсә бу? (Тиенгә күрсәтә). (Тиен). Әйе, тиен икән. Балалар, тиеннең туны нинди төстә? (Соры). (Балаларны активлаштыру). Ә җәй көне ул нинди төстә иде? (Җирән, кызыл, сары). (Активлаштыру). Ни өчен соң тиеннең йоны төсен үзгәрткән? (Балаларның җаваплары). Дөрес, балалар, тиен көз көне җирән төстәге йонын коя, аның урына яңа – соры төстәге куе йон чыга. Йонының төсе үзгәргәч, агачлар арасыннан аны бик күреп булмый. Ул шулай итеп дошманнарыннан саклана. Куе һәм җылы йон аны кышкы салкыннарда туңдырмый. Тиен үзенең агачтагы куышына керә дә, йонлач койрыгы белән ябына һәм аңа бернинди салкыннар да куркыныч түгел. Агач куышында тиен көз көне җыеп куйган гөмбәләр, чикләвекләр бар. Ул шулар белән туклана. Балалар, тагын бер җәнлек бар монда. Табышмак әйтәм, тыңлагыз:

Өстенә ул энәле күлмәк кия,

Шулай да аны әнисе “йомшаккаем” дип сөя.

Тәрбияче. Нәрсә ул, балалар? (Керпе). Керпене йокысыннан уяттык бугай, фыр-фыр килә. Керпе көз ахырында йомгак булып йомарлана да, үләннәр, яфраклар белән түшәлгән җылы оясында йокыга тала. Ул кыш буе йоклый. Көз көне, йокыга талганчы, ул туйганчы ашый. Тиресе астында май катламы барлыкка килә. Шуңа күрә ул ач түгел. Яз көне, көннәр җылынгач, керпе йокыдан уяна. Әйдәгез, бармакларны хәрәкәтләндереп уйнап алыйк, урманны сәламлик!

Урман.

Саумы, тылсымлы урман!

Сиңа сокланып торам!

Ике кулны күтәреп, учларны үзләренә каратып бармакларны турайталар.

Тәрбияче.. Балалар, кыш көне тагын кайсы җәнлек йокыга тала? (Аю). Дөрес, балалар. Аю кайда йоклый? (Өнендә). Әйе, аю өнендә бик каты йокыга тала, аны уятырга ярамый. Аю кыш көненә үзенә азык әзерлиме? (Юк). Аю ашамыйча ничек яши икән соң? (Балаларның җаваплары). Әйе, аю көздән күп итеп ашый һәм эчә, шулай итеп тиресе астына май катламы җыя. Аюның төп эше – каты йокыга талу һәм яз килгәнен көтү. Балалар, куак астында нечкә билле, көлтә койрыклы бер җәнлек утыра. Ул нәрсә? (Төлке). Төлкенең йоны җирән төстә. Аның төсе кышын да, җәен дә үзгәрми. Төлкегә башка җәнлекләрдән качарга, сакланырга кирәкми, чөнки ул – ерткыч. (Активлаштыру). Кыш көне төлкегә дә яңа калын йон үсә. Шул йон аны салкыннан саклый. Төлке кайда яши? (Оясында, өнендә). Әйе, төлке җирне казып оя ясый. Шунда ял итә, йоклый. Аннары ауга чыга. Төлке кайсы җәнлекне аулый? (Куянны). Дөрес, балалар. Менә кар өеме артында куян тора. Куян кышка ничек әзерләнә соң? (Соры тунын сала, ак тун кия). Ни өчен ул соры тунын ак тунга алмаштыра? (Төлке, башка ерткыч хайваннар күрмәсен өчен). Дөрес, куян шулай итеп ерткычлардан саклана. Ул кар өеме артына кача, күзләрен йомып, колакларын кысып, тыныч кына утыра. Шулай утырганда ул ак кар йомарламына охшап кала. Нәрсәгә охшый? (Ак кар йомарламына охшый). Балалар, сез ничек уйлыйсыз, куяннар кышын азык әзерлиме? (Юк). Дөрес, балалар. Куяннар кышын агач ботакларын, агач кайрыларын кимерәләр, кар астыннан тамырчыклар эзлиләр. Әйдәгез, “Ак куян” җырын тыңлыйк һәм бергәләп биеп алыйк. (М.Бикбова сүзләре һәм көе “Ак куян җыры”).

Балалар җыр сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Сез бүген нәрсә белдегез? (Балаларның җаваплары). Мин сезнең барыгызга да матур көн телим!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]