- •Туган телдә сөйләшәбез
- •Аңлатма язуы
- •Туган телгә өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлеше буенча белем бирү эшчәнлеген оештыру төрләре
- •Танып белү өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Без балалар бакчасында
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең китаплар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең яраткан апабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Басуга бару
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Куян күчтәнәчләре
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Көзге яфраклар. Күгәрчен.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Әти, әни һәм мин
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Мин һәм кешеләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Мин үзем өчен иң кадерле кеше
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Минем данлыклы шәһәрем
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Минем Туган илем - рәсәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кар кызы, кар бөртеге бездә кунакта.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел уенчыклары.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яңа ел килә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Киемнең үткәне һәм бүгенгесе.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Хуш киләсең, карлы Кыш!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: миләш һәм балан җиләкләре.
- •Эчтәлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кар бабай
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җәнлекләр кышкы урманда
- •Эчшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Без - солдатлар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Безнең армия
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Бакчабызның балта остасы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Музыка җитәкчесендә кунакта
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Әнием турында сөйлим
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: савыт-саба
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Кар бабай язны эзли
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз бүләкләре
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Яз килә, яз!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Татарстан байрагы
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Җиңү бәйрәме
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. 9 майны каршылап...
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Чәчәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: үрдәк бәбкәсе бак-бакны тасвирлау
- •Эшчәнлек барышы
- •Сөйләм үстерү (коммуникация) өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Безнең уенчыклар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. “песи балалары белән” дигән сюжетлы картина карау һәм хикәя төзү.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема: Гаилә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным Тема. Синең куркынычсызлыгың синең кулларда
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема. Кыш бабай турында хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Әкияти җәнлекләрнең кышкы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема: Чыршыкай- купшыкай
- •Эшчәнлек барышы.
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Ап-ак тунлы кыш
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Кыргый хайваннар
- •Эчтәлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. Хәрби һөнәрләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Очучылар
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Иң яхшы әти (Йомгаклау чарасы)
- •Кичә барышы.
- •3 Нче ярыш.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Әниләр бәйрәме!
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “эт көчекләре белән” дигән картина буенча хикәя төзү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: Бияләй һәм пЕрчатка
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Аюның язгы маҗаралары
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Урман күлендә
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Транспорт
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема: Бөҗәкләр
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема: Чәчәкле җәй
- •Эшчәнлек барышы.
- •Матур әдәбият белән таныштыру өлкәсе
- •Беренче бүлек. Белем бәйрәме Тема. Әнәс Хәсәновның “балалар бакчасында” хикәясен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Икенче бүлек. Көз Тема. Л.Леронның “яфрак бәйрәме” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Тема. Г. Гомәрнең “аю әппәс” әкиятен уку.
- •Эшчәнлек барышы
- •Өченче бүлек. Мин дөньяның бер кешесе Тема. Б.Рәхмәтнең “Бакчага киләчәк” шигырен уку. Һөнәрләр турында сөйләшү.
- •Эчтәлек барышы.
- •Дүртенче бүлек. Минем шәһәрем, минем Ватаным
- •Эшчәнлек барышы.
- •Бишенче бүлек. Яңа ел бәйрәме Тема: хәйдәрнең “керпе туны” әкиятен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. Ә. Кариның “кыш” шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы
- •Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Хәйдәрнең “керпе туны” әкиятенЕң эчтәлеген сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Җиденче бүлек. Ватанны саклаучылар көне Тема. К. Булатованың “солдатлар” дигән шигырен уку
- •Эшчәнлек барышы.
- •Сигезенче бүлек. Сигезенче март Тема. Д.Хабибуллинаның “Бүләк” шигырен уку.
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тугызынчы бүлек. Халык җәүһәрләре Тема: бeз әкият яратабыз
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унынчы бүлек. Яз Тема. Константин ушинскийның “хайваннар бәхәсе”
- •Эшчәнлек барышы.
- •Унберенче бүлек. Җиңү бәйрәме Тема. Ә. Рәшитнең “кояшлы ил” дигән шигырен яттан өйрәнү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Тема. “тавык, тычкан, көртлек” татар халык әкиятен сөйләү
- •Эшчәнлек барышы.
- •Уникенче бүлек. Җәй Тема. “Күбәләкләр ничек килеп чыккан?” филиппин халык әкиятен уку
- •Эчтәлек барышы.
- •Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үзләштерү дәрәҗәләренә диагностика Диагностика: биремнәр, методикалар
- •1 Нче бирем.
- •2. “Туп турында сөйлә” күнегүе.
- •3. “Уенчык эт турында хикәя уйлап чыгар” күнегүе.
- •5. “Эчтәлеген сөйлә” күнегүе.
Тема. Җәнлекләр кышка әзерләнә
Бурычлар:
1) балаларны җәнлекләрнең кышкы табигатьтә яшәү рәвеше белән таныштыруны дәвам итү;
2) балаларның грамматик яктан дөрес сөйләмен үстерү;
3) балаларда тере табигатькә карата кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлар: Куян уенчыгы.
Эшчәнлек барышы.
Җәй көне урман аланында җәнлекләр җыелган. Ала карга агач башында утыра, куян, тиен, аю сурәтләнгән сюжетлы картина.
Тәрбияче. Балалар, сез бүген балалар бакчасына нинди киемнәр киеп килдегез? (Җылы киемнәр кидек). (Балаларны активлаштыру).
Тәрбияче балаларга бер – берсенең өске киемнәрен карарга тәкъдим итә. Кемнеңдер тун, кемнеңдер пуховик киеп килүе ачыклана.
Тәрбияче. Балалар, кышын урманда яши торган җәнлекләрнең киемнәре бармы икән? (Юк). (Балаларны активлаштыру). Киемнәре дә булмагач, җәнлекләрне нәрсә җылыта? (Аларны тиреләре җылыта). (Балаларны активлаштыру). Дөрес, балалар җәнлекләрнең тиреләре бик җылы. Әйдәгез “тире” сүзен бергәләп кабатлагыз: тире (Балаларны активлаштыру). Бик яхшы! Тиредән туннар тегәләр. Аларны кешеләр кыш көне киеп йөриләр. Тиредән тегелгән туннар җылы була. Җәнлекләр үзләренең туннарын кайчан да булса салалармы икән? (Юк). (Балаларны активлаштыру). Хәзер мин сезгә кызу җәй көнендә урманда булган бер вакыйга сөйлим. Җәнлекләр җәй көнендә урман аланына җыелганнар да, көн кызуыннан зарлана башлаганнар. Моны агач ботагында утырган ала карга ишетеп алган да, көләргә тотынган: “Җәнлекләр,кызу булмасын өчен сезгә туннарыгызны салырга кирәк”. Җәнлекләр аптырашта калганнар. Бәлки чыннан да җылы туннарны салыргадыр? Беренчеләрдән булып Тиен сүз башлаган. Ул: “Мин тунымны салмыйм, туным мине энәләре кадый торган чыршы ботакларыннан саклый”, - ди. “Ә минем туным кура җиләклектә чебен–черкиләрдән саклый”, - дип ышанычлы итеп әйтеп куйган Аю. Куян да сүзсез калмаган: “Минем соры туным җир өстеннән күренми, шуңа күрә аучы да мине күрми кала”, – ди. Шулай итеп бер генә җәнлек тә тунын салырга теләмәгән. Чөнки җәнлекләрнең туннары аларны дошманнардан саклый һәм яшерә.
Менә җәй үтеп киткән, җәй артыннан көз дә үтеп киткән һәм салкын кыш килгән. Чебен–черкиләр дә очмый башлаган, җир өсте ак кар белән капланган. Шулай булса да, җәнлекләр туннарын салырга теләмиләр. Балалар, ни өчен җәнлекләр туннарын кыш көне дә салырга теләмиләр? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Җәнлекләр кышын да, җәен дә бер төрле тун “киеп” йөриләрме? Әллә аларның туннары үзгәрәме? (Балаларның җаваплары). Кыш көне Аю йокыга тала. Аңа тун ни өчен кирәк икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Көне буе чабып йөри торган бүрегә тун нәрсәгә кирәк икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). “Җәен соры, кышын ак”, – дип кайсы җәнлек турында әйтәләр? (Куян). (Балаларны активлаштыру). Куян ни өчен кышын соры тунын “салып”, ак тунын “кия” икән? (Индивидуаль һәм күмәк җаваплар). (Балаларны активлаштыру). Балалар, тикшереп карыйк әле, барлык җәнлекләр дә туннарын кигәннәрме икән?
“Кайсы җәнлекнең туны нинди?” уены үткәрелә.
Тәрбияче. Җәнлекләргә туннары бик кирәк. Җәй көне алар матур иде, ә кыш көне алар тагын да ..... (матурырак, җылырак). (Балаларны активлаштыру). Балалар, карагыз әле, монда бер җәнлек килгән. Ул сезнең янга керергә тели. (Тәрбияче уенчык куян алып керә). Бу нәрсә? (Куян). (Балаларны активлаштыру). Дөрес балалар, бу куян. (Балалар куян белән исәнләшәләр). Балалар, куян кайда яши? (Урманда). (Балаларны активлаштыру). Әйе, куян кыргый җәнлек. Ул урманда яши. Сезнең янга килү, аның өчен бик кызык. Ул сезнең белән уйнарга тели.
Ап-ак куян утыра, (Балалар чүгәләп утыралар).
Колакларын селкетә. ( Куян колакларын ясап, кулларын башка куялар һәм селкетәләр).
Менә шулай, менә шулай,
Колакларын селкетә,
Аңа тик тору кыен,
Җылыта ул тәпиен.(Кулларын сыйпыйлар, уалар).
Һап, һап, һап.(Кулларын чәбәклиләр).
Җылыта ул тәпиен,
Куян тик торса туңа.
Сикергәли ул шуңа. (Сикерәләр).
Һап, һап, һап.(Кулларын чәбәклиләр). Булдырдыгыз, балалар! Сез бүген бик актив булдыгыз.
