Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Алтынчы бүлек. Кыш Тема. Кыш билгеләре

Бурычлар:

1) балаларның кыш турында белемнәрен ныгыту;

2) балаларның күрсәтмә образлы фикерләвен үстерү;

3) туган табигатькә мәхәббәт һәм эстетик хисләр тәрбияләү.

Җиһазлар: “Ап-ак чәчәкләр” җырының аудиоязмасы (А.Нибаев сүзләре, Ш.Колбарисов музыкасы).Белмәмеш (курчак); кыш билгеләре сурәтләнгән картина; кыш сурәтләнгән 3 рәсем, җәй сурәтләнгән бер рәсем; хаталар белән ясалган рәсем (каен агачында сары яфраклар бар; чыршы төбендә гөмбә үскән, куак соры төстә; тузганак чәчәк аткан); балалар санынча рәсем ясау өчен зәңгәр фондагы кәгазь битләре, төсле буяулар, пумалалар.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, безгә бүген кунакка Белмәмеш килгән.

Белмәмеш. Исәнмесез, балалар! (Исәнме, Белмәмеш!).

Тәрбияче. Балалар, Белмәмеш ел вакытлары турында бернәрсә дә белми икән. Бик беләсе килә. Балалар, ә сез кайсы ел вакытларын беләсез? (Кыш, яз, җәй, көз). Бик дөрес, балалар! Балалар, сезгә кайсы ел вакыты ныграк ошый? (Балаларның җаваплары). Ни өчен? (Балаларның җаваплары). Балалар, Белмәмешнең бигрәк тә бик матур күңелле бер ел вакыты турында ишетәсе, шуның турында күбрәк белергә тели. икән. Кайсы ел вакыты дип уйлыйсыз? Белмәмеш шушы ел вакыты турында бер табышмак ишеткән, хәзер аны сезгә дә әйтеп карый. Табышмакны игътибар белән тыңлагыз:

Салкын да, карлы да,

Битемне чеметтерә.

Бияләйләрне кимәсәм,

Кулларны өшеттерә.

Тәрбияче. Балалар, Белмәмеш әйткән табышмак кайсы ел вакыты турында? (Кыш турында). Дөрес, балалар, салкын карлы кыш турында. Белмәмешкә кышкы күренешләр турында сөйләп күрсәтәбезме? (Әйе).

Белмәмеш. Рәхмәт сезгә, балалар! Сез һәрвакыт миңа булышырга тырышасыз!

Тәрбияче. Белмәмеш, син утырып тор, игътибар белән тыңла! Без балалар белән дөрес итеп кыш турында сөйләрбез. Балалар, кыш кайсы ел вакытыннан соң килә? (Кыш көздән соң килә). (Активлаштыру). Бик дөрес, салкын кыш алтын көздән соң килә. Әйдәгез, кыш турында сөйләшик әле. (Тәрбияче кыш билгеләре сурәтләнгән картинкалар күрсәтә). Балалар, кыш билгеләре сурәтләнгән картинкаларга карап, кыш билгеләрен искә төшерергә тырышыгыз. Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр барлыкка килә? (Бөтен җир ак кар белән капланган, салкын, кешеләр җылы киемнәр киеп йөриләр, аю өендә кышкы йокыга талган). (Активлаштыру). Булдырдыгыз, балалар!. Салкында кар өстеннән барганда нинди тавыш ишетелә? (Шыгыр-шыгыр). (Күмәк кабатлаулар). Дөрес, балалар, кар шыгыр-шыгыр килә. Кар шыгырдый. (Күмәк кабатлаулар). Балалар, кышкы буран улаганда нинди тавыш барлыкка килә? (У-у-у). (Күмәк кабатлаулар).

Тәрбияче. Балалар, хәзер без сезнең белән уйнап алырбыз. Уен “Кайсы рәсем артык?” дип атала.

Тәрбияче җыелма кесәгә яки фланелеграфка 4 рәсем куя. Аларның өчесендә кыш, берсендә җәй билгеләре сурәтләнгән. Балалар кайсы рәсемнең артык һәм ни өчен артык булуын билгелиләр.

Тәрбияче “Ап-ак чәчәкләр” җырының аудиоязмасын куя.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез “Ап-ак чәчәкләр” исемле җыр тыңлап, ял итеп алыйк.

Ап-ак чәчәкләр шикелле

Кар сибелә кырларга.

Их, шул мамык кар өстендә

Ауный-ауный уйнарга.

Балалар җыр җырлыйлар һәм хәрәкәтләр ясап бииләр.

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә “Рәссамның хатасын төзәт!” уенын тәкъдим итәм. Сезгә хаталары булган кыш рәсеме күрсәтәм.(Тәрбияче кыш сурәтләнгән рәсемгә көз, яз, җәй ел вакытларының берәр билгесен кертә). Балалар, кыш рәсемендә рәссам нинди хаталар җибәргән? (Каен агачының яфраклары сары, чыршы төбендә гөмбә үскән, тузганак чәчәк аткан). Булдырдыгыз, балалар! Биремне бик дөрес итеп үтәдегез. Балалар, кышкы табигать бик матур. Бөтен җир ап-ак кар белән капланган. Кар кояш нурларында җем-җем итеп тора. Һава саф. Сулаганнан сулыйсы килә. Әйдәгез, шушы матур карлы кышның рәсемен ясап карагыз. Хәзер мин сезгә зәңгәр төстәге кәгазьләр бирәм. Сез шул кәгазь битендә кыш рәсеме ясагыз. (Балалар музыка астында кыш рәсеме ясыйлар).

Белмәмеш. Балалар, миңа бүген сезнең белән бик рәхәт булды! Сез кыш турында бик күп беләсез һәм кышны бик яратасыз икән! Кыш турында ясаган рәсемнәрегез матур һәм кызык. Сез миңа бүген бик тә ошадыгыз. Мин әле тагын килермен! Сау булып торыгыз! Хушыгыз!

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]