Добавил:
Upload Опубликованный материал нарушает ваши авторские права? Сообщите нам.
Вуз: Предмет: Файл:
BBK_ispravlenny_ot_21_08_13.doc
Скачиваний:
6
Добавлен:
01.07.2025
Размер:
1.2 Mб
Скачать

Тема: миләш һәм балан җиләкләре.

Бурычлар:

1) балаларның Яңа ел турындагы күзаллауларын киңәйтү, үсемлекләрнең җимешләре, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле белән таныштыру;

2) танып белүгә кызыксыну үстерү, сүзлекне баету һәм активлаштыру;

3) кошларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Җиһазлар: тартмага салынган миләш җиләкләре; һәр бала өчен тәлинкәгә салынган миләш җиләкләре; миләш агачына кунган карабүрекләр ясалган картинка.

Эчтәлек барышы

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез кулга кул тотынып басыгыз да, башта пышылдап, аннары гадәти тавыш белән, аннан соң кычкырып “Хәерле иртә!” теләгез. Балалар, миндә бер тартма бар. Тартманы селкетеп карыйм (селкетә). Нәрсә бар икән соң тартма эчендә. Мин табышмак әйтәм, ә сез җавабын эзләгез:

Җимешем кып-кызыл була,

Бу шатлык минем өчен!

Чөнки кышкы салкында да,

Һич тә үзгәрми төсем. (Миләш)

Бик дөрес, балалар! Тартма эчендә миләш җиләкләре бар. Тартма эчендә нәрсә бар? (Миләш җиләкләре бар). (Активлаштыру).(Тәрбияче тартма эченнән миләш тәлгәше ала). Бу нәрсә? (Миләш тәлгәше).(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Бер ботакта ничә җиләк бар дип уйлыйсыз? (Ботакта җиләкләр күп). Бер ботакта җиләкләр күп булганда ул нәрсә дип атала? (Тәлгәш). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балалар, миндә тагын бер төрле җиләк бар. (Тәрбияче балан тәлгәше күрсәтә). Бу җиләк нәрсә дип атала? (Балан). (Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Балан җиләкләре миләш җиләкләренә охшаганмы? (Әйе). Нәрсә белән охшаган? (Алар түгәрәк, шулай ук тәлгәше бар). Балан җиләкләре миләш җиләкләреннән нәрсә белән аерыла? (Алар ялтырап торалар, сусыл, тотып карауга йомшак, ачык кызыл төстә). (Балаларны активлаштыру). Балан җиләкләрен миләш җиләкләренең апасы дип тә атыйлар . Миләш һәм балан турында бертөрле табышмак та бар:

Яшел күлмәкләрен салганнар,

Кызыл төймәләре калганнар.

Балалар, табышмакта нинди яшел күлмәк турында сүз бара? Ни өчен агачлар яшел күлмәкләрен салганнар? (Балаларның җаваплары). Балалар, яфраклары булмаса да, миләш һәм балан җиләкләре кыш көне дә агачта кып-кызыл булып утыралар. Сез миләш яфракларының нинди икәнен беләсезме? Аларны башка яфраклар арасыннан аера аласызмы? (Әйе). Менә бу яфраклар арасыннан миләш яфрагын күрсәтегез

2-3 бала кипкән яфраклар арасыннан яки картинкадан миләш яфрагын аерып күрсәтәләр.

Тәрбияче.Балалар, табышмакта миләшнең һәм баланның кызыл төймәләре булуы әйтелә. Кызыл төймәләр дип нәрсә турында әйтелә? (Җиләк турында). Әйдәгез, миләш җиләкләрен карыйк. (Балалар өстәл артына утыралар). (Тәрбияче һәр бала каршына тәлинкәгә салынган миләш җиләкләре куя). Балалар, игътибар белән карагыз әле, чынлап та, миләш җиләге төймәгә охшаганмы? Алар тагын нәрсәгә охшаган? (Сәдәфкә, кечкенә шарга, кечкенә тупка, алмага). Сезнең тәлинкәдә ничә җиләк бар? (Тәрбияче аерым балалардан сорый, алар санап әйтәләр). Балалар, бер җиләкне кулыгызга алыгыз. Тотып карагыз, ул нинди: йомшакмы әллә катымы? Кытыршымы әллә шомамы? (Җиләк каты һәм шома) (Активлаштыру). Җиләкне учларыгызда, өстәлдә тәгәрәтеп карагыз. Тәгәриме? (Тәгәри). Ул формасы буенча нәрсәгә охшаган? (Кечкенә шарга). Төсе нинди? Миләш җиләкләре менә бу кызыл флагка (күрсәтә) охшаганмы, әллә менә бу кызыл сары кишергәме (күрсәтә)? (Балаларның җаваплары). Балалар, игътибар итегез әле, миләшнең караңгырак төстәге бер урыны бар. Ул йолдызчыкны хәтерләтә. Әйдәгез лупа аша шул йолдызчыкны карыйк. Санагыз әле, йолдызчыкның ничә нуры бар?

Балалар биремне үтиләр, сорауларга җавап бирәләр.

Тәрбияче.Балалар, җиләкнең эчендә нәрсә бар, сытып карагыз әле! (Салфетка белән җиләкне сыталар). Сыткач нәрсә күрдегез (Эчендә сок, төшләре-орлыклары, җимеш йомшагы бар). (Активлаштыру. Индивидуаль һәм кумәк кабатлаулар).Балалар, миләш җиләкләрен иснәп карагыз әле. Сезгә аның исе ошыймы? (Әйе). Бер җиләкне ашап карагыз. Аның тәме нинди? (Әче, әчкелтем). Балалар, миләш җиләгендә витаминнар күп. Алардан дару ясыйлар. Әче булуы куркыныч түгел. Әле хәзер дә, тышта кыш булып, Яңа ел якынлашса да, миләш агачында миләш җиләкләре янып торалар һәм салкыннан аларның җиләкләре тагын да тәмлерәк була. Миләшнең хуш исле җиләкләрен кайнатып, шифалы витаминлы чәй ясыйлар. Бу чәй сәламәтлекне ныгыта, көч бирә. Әйдәгез, шушы витаминлы чәйне эчеп карагыз әле. (Балалар эчеп карыйлар). Бигрәк тәмле! Миләшләрнең хуш исе килеп тора. Балалар, урманда яшәүче җан ияләренең, бигрәк тә кошларның кайсысы миләш җиләкләре ярата? (Карабүрек исемле кошлар). Әйе, балалар, карабүрекләр. Икенче төрле аларны балан чыпчыгы дип тә йортәләр. (Тәрбияче миләш агачына утырган карабүрекләр сурәтләнгән картинка күрсәтә) Балалар, миләш ботагында нинди кошлар утыра? (Карабүрекләр). Сез аларны ничек таныдыгыз? (Башларында кара бурекләре бар әти кошларның түшләре кызыл була). Алар ни өчен миләшкә кунганнар? (Балаларның җаваплары). Балалар, кайчакта кыш көне салкын көчле җилләр исеп, миләш җиләкләрен коеп бетерә. Карабүрекләр бу вакытта нәрсә ашарлар? Аларга кем ярдәм итәр? (Балаларның җаваплары). Балалар, әйдәгез, Яңа елга карабүрекләргә күчтәнәч әзерлик. Энә белән җеп алып тәмле матур җимлек ясарга була. (Күрсәтә). (Миләш җиләкләрен төймә итеп тезәләр). Менә нинди матур төймә килеп чыкты. Яңа ел алдыннан миләш агачына элеп куярбыз. Балалар, карабүрекләр бу күчтәнәчнең сездән икәнен белсеннәр өчен хат язып җибәрик. Һәрберегезнең хатын диктофонга (магнитофонга) яздырабыз. “Исәнмесез, карабүрекләр! Тышта салкын кыш. Тиздән Яңа ел бәйрәме җитә. Балалар сезне бәйрәм белән котлыйлар. Алар сезгә Яңа ел күчтәнәче әзерләделәр – миләш җиләкләреннән бик тәмле төймәләр ясадылар. Безгә Яңа ел бәйрәменә очып килегез!. Без сезне безнең мәйданчыкта көтеп калабыз”.

Соседние файлы в предмете [НЕСОРТИРОВАННОЕ]